Бәрәңге һәм кабак белән тавык канаты
Шундый тәмле булып пешә. Әллә кабак белән булганга, бәрәңге дә искиткеч тәмле булган иде.
Тавык канатын маринадлау өчен: 2 аш калагы майонез, 1 аш калагы томат пастасы, ярты чәй калагы имбир порошогы, бик аз гына угычтан уылган имбир, 1 чәй калагы аджика, аз гына шикәр комы яки бал, тоз, 2-3 аш калагы сыек май.
Бәрәңге белән кабакны "кавказские травы" тәмләткече, тоз һәм сыек май белән болгаттым. Кабакны кабыгы белән пешердем.