Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүләк бирми, димәк, яратмый?

Өр-яңа чәшке тун кигән коллегасының курьердан чәчәкләр алганына күрде дә, Нәсимәнең ике битенә тиң ут капты. Кызыллык бит алмаларыннан муенына, колак яфракларына кадәр күчте.

news_top_970_100

— Сәлам! — дигән булды ул, Гөлнарага үзенең кызыгып каравын сиздермәскә тырышып

— Сәлам! — дип, җавап кайтарды Гөлнара шат тавыш белән. Яңа тунын җилбәгәй җибәргән ханымнан килгән затлы хушбуй исе Нәсимәнең күңелен тагын да ныграк кытыклады.

— Синең берәр бәйрәмме әллә? — диде ул Гөлнараның кочагындагы ал розаларга ишарәләп.

— Юк ла, ирем җибәргән. Шундый ул минем… — Гөлнара, кыланчыкланып, борынын чәчәкләргә яшерде. — Менә, яңа тун бүләк итте!

Холл уртасында матур тунының итәкләрен дулкынландырып бөтерелгән хезмәттәшенә карап, Нәсимәнең күзләренә яшь килде.

— Туның бар иде ич инде.

— Әй, анысы иске инде, монысы яңа.

— Иске?! Узган ел гына бүләк иткән иде түгелме?

— Ой, мин онытканмын да инде, — дип кеткелдәп көлеп куйды Гөлнара. Нәсимә бәхетле ханымны арттарак калдырып, адымын кызулатты.

Үз өстәленә утырып, компьютерының төймәсенә басты да, экран кабынганчы дип, унынчы каттан иртәнге шәһәргә төбәлде.

Кияүгә чыкканнан соң, бүләк мәсьәләсе аның иң авырткан җиренә әйләнде. Нәсимә әти-әнисенең бердәнбер кызы иде. Кечкенәдән аларның игътибарына коенып үсте ул. Аннан бернәрсәне дә кызганмадылар.

Ренат белән танышканда икесе дә яшь, тәҗрибәсез студентлар иде әле. Студент егетнең кыйммәтле бүләкләр алырлык, яраткан кызына кочак тутырып чәчәк ташырлык акчасы юклыгын Нәсимә аңлый иде, билгеле. Шуңа да Ренатның айга бер тапкыр кыенсынып кына бер роза бүләк итүенә аптырамады ул. Ярата иде ул Ренатны. Аңа ул чагында егетнең чәчәкләре түгел, үзенең янәшәдә булуы кирәк иде.

Паспортка штамп куйдырганнан соң, яшьләр Нәсимәнең әти-әнисе алып биргән фатирда яши башлады. Менә шунда чын тормышның нинди булуын күрде ул. Кызның күзләре бер мизгелдә ачылды.

Башта ул Ренатның үзенә бүләкләр алуын көтте. Аннары үзе сорый башлады. Ахырдан бу сорау таләп итүгә әйләнде.

— Нәсимә, бүләк ала белмим мин… — ди иде Ренат, хатынының басымына чыдый алмыйча. — Сиңа нәрсә ошаганын да белмим. Розамы, хризантемамы, минем өчен барысы да бер аларның? Бер атна да тормый бит алар, акчаны гына җилгә очыру… Үзеңә нәрсә кирәген үзең беләсең, тот та ал инде…

Аның бу сүзләренә Нәсимә шулкадәр үртәлә.

— Әйе, хәзер киоскка кереп, үземә үзем чәчәк алып йөрисе генә калды! Чәчәкне аны ир-ат бүләк итәргә тиеш. — ди ул ярсып. — Миңа кайсы ошаганын белми, имеш! Беләсең!

— Хәтерләмим, Нәсимә… Бик кирәкме соң ул чәчәк?

— Кирәк! — Нәсимә иренә яшен ташыннан да гайрәтлерәк караш ташлап, залга чыгып диванга каплана. Мондый сөйләшүләр әнә гел шулай күз яшьләре белән төгәлләнә аларның. Ала белми аның ире бүләкләр.

Шулай яшәделәр. Нәсимә иреннән бүләк көтте. Ә Ренат аның бу теләген вак-төяккә санады. Бер-береңне яратып яшәгәндә, бүләк шулкадәр мөһим микәнни? Юк, аңлый алмый ул моны.

— Нәсимә! Ишетмисең, сәлам, дим баядан бирле…

Иртәнге йокысыннан уянып килгән шәһәргә төбәлеп, үз уйларына чумган Нәсимә дертләп китте. Хезмәттәше Асия икән.

— Сәлам! Уйга бирелеп киткәнмен…

— Нәрсә уйлыйсың? — инде ничә еллар бер бүлмәдә утырып эшләгән ике ханым күптән дусларга әверелгәннәр иде.

— Гөлнараны күрдем. Ире тагын яңа тун бүләк иткән, — диде Нәсимә, авыр сулап.

— Ну ярар, мактансын шунда. Исең киткән! — дип куйды Асия илтифатсыз гына.

— Иремә ачуым килә. Гөлнараны яңа туннан күргәч, ишек төбендә чак елап җибәрмәдем. Ренатның миңа күптән бүләк биргәне юк… Әллә ничә ел инде.

— Ник, өйләнешкәнче биргәндер бит?

— Юк, ул вакытта да бирми иде. Кайчак берәр роза күтәреп килә иде шунда.

— Бәлки аларның гаиләсендә бүләк бирешү гадәте булмагандыр. Күреп үсмәгәч, хәзер генә өйрәнә алмый инде.

— Ә минем бүләкләр аласым килә. Гөлнарадан кай җирем ким? — Нәсимә өстәлендәге калын гына папканы кулына алып, ачу белән кире ыргытты.

— Үзенә әйткәнең булдымы соң? — дип кызыксынды Асия.

— Булмаган кая. Әйтеп тә карадым, сорап та, ачуланып та…

— Кешенең гадәтен үзгәртә алмыйсың инде, Нәсимә. Аның каравы, ул бит сине ярата. Эшеңнән каршы ала, шалтыратып тора. Бүләккә караганда, болары мөһимрәк түгелмени?

— Ярата?! — Нәсимәнең тагын үпкә хисенең кабара баруын тойды. — Яратса, ул минем дә күңелемне күрергә теләр иде, сюрпризлар ясар иде… Гөлнарага биргән шикелле чәчәкләр әнә. Алка, йөзек… аларын әйтмим дә инде. Эх… — Нәсимә, күзләренә тулган яшьләрен күрсәтмәс өчен, карашын кабат тәрәзәгә борды. Күз алдына тун итәкләрен дулкынландырып, керт-керт атлаган бәхетле Гөлнара килде.

— Әй Нәсимә. Син бит кешенең тормышында чынлап ни барын белмисең. Әллә Гөлнараны бик бәхетле дип уйлыйсыңмы? Ул тунны бит ире үзенең гаебен юар өчен бирә аңа. Чит хатыннар белән йөри бит ул. Димәк, тагын тотылган, менә гафу үтенә инде шулай итеп. Минеке менә бөтен акчасын җыен тузга язмаганга туздыра. Әллә ниткән бижутерияләр ала. Миңа кирәкме ул? Андыйны бөтенләй такмыйм да, кирәксенмим дә. Әйтсәң, үпкәли. Ул акчаны җыеп барып, юньлерәк әйбер алырга диген син.

Компьютерның зәңгәр экранына текәлеп, Нәсимә уйга калды. Асия дөрес әйтә бит, дип пышылдады аңа күңеле. Ник бу кадәр үртәлә соң әле ул ире бүләк бирми дип. Үзенә Гөлнараныкы шикелле тормыш теләмәс иде ул. Ренатның акчаны юкка-барга туздыруына кул чабып, риза булып тормас иде.

Нәсимәнең уйларын телефон шалтыравы бүлде.

— Килеп җиттеңме? — дип кызыксынды ире элемтәнең теге очыннан.

— Җиттем, — дип, теләр-теләмәс кенә җавап кайтарды аңа Нәсимә.

— Кара әле, анда бүген кич буран ди, эштән соң көт, үзем килеп алам. Ишеттеңме?

— Ишеттем, — диде Нәсимә, күңеле тынычланып килсә дә, тавышында үпкә чалымнары бар иде әле аның.

— Ишетсәң, яхшы. Әйдә, сау булып тор, кочаклыйм, үбәм, яратам, — диде Ренат. Аның телефонның теге очында «пәп» иткән тавышыннан Нәсимә елмаеп куйды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100