Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәхеткә юл - 2 өлеш

Әнисә бәхетеннән күкнең җиденче катында иде. Ул Инсаф белән очраштырганы өчен Аллаһка туктаусыз шөкерана кылды.

news_top_970_100

1 өлеш не сылтамадан укырга мөмкин.

Ярты елдан соң Әнисә бер ир-ат белән танышты. Инсаф аларның районына күптән түгел генә күченеп кайткан иде, үз бизнесы бар. Ир-ат кайгыдан бетеренгән яшь хатынны аңлады һәм Әнисәгә фатир алырга ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

«Әмма бу мөмкин түгел бит», — дип аптырады Әнисә, үзенә терәк булырдай кеше барлыкка килүенә ышанмыйча.

«Мөмкин, — дип серле елмайды Инсаф. — Мин бит күчемсез милек белән шөгыльләнәм. Берәр авылда арзанга гына өй алырга була. Ремонт белән ярдәм итәрмен, ярты елда аннан курчак өе ясарбыз, язылышырбыз. Ә аннан соң инде улыңны кайтару өчен судка да мөрәҗәгать итәргә була».

Әнисә бәхетеннән күкнең җиденче катында иде. Ул Инсаф белән очраштырганы өчен Аллаһка туктаусыз шөкерана кылды. Әнисәнең проблемаларын үз җилкәсенә алганга һәм шушы катлаулы хәлдән чыгу юлын тапканга Инсафка әйтеп бетергесез рәхмәтле иде. Ул Инсаф дип яши башлады, шушы мизгелдән башлап тормышы бары тик яхшыга гына үзгәрәчәк дип ышанды.

Озакламый Инсаф, вәгъдә иткәнчә, бер авылда шактый гына таушалган өй алды. Өй ташландык хәлдә булса да, Әнисә бик бәхетле иде, яшь хатын бала-чага кебек яңа өенә сөенде.

Ә берничә көн узуга элекке ире улы Әмирне үзе китерде. Яңа хатын алып кайтуын, яңа тормыш башлавын коры гына әйтте һәм ул яңа тормышта улы өчен урын юк икән… Янәсе аның яңа хатыны балалар яратмый һәм Әмиргә барыбер әнисе белән яхшырак булачак. Документлар һәм опека белән ярдәм итәргә дә сүз бирде.

Әнисә бәхетеннән очып диярлек йөрде. Акылына килеп, улын ниһаять әнисенә кире кайтарганы өчен Айбулатка рәхмәт укыды. Ә язын Инсаф, Әнисә һәм Әмир авылга күченеп кайтты.

Инсаф шәһәрдә эшләде, бары тик соң гына өйгә кайта, еш кына бер-ике атнага командировкаларга йөри. Әнисә аны гаиләгә аз игътибар бирә дип беркайчан да битәрләмәде. Ул үзенең бәхетенә сөенеп йөри һәм аларның барысы да яхшы булачак дип ышана иде.

Менә хәзер дә Инсаф кайтып туктады, сигнал бирде. Өйдән Әнисә һәм Әмир йөгереп чыкты.

«Ниһаять, кайттың! Нибары тугыз көн булмадың, ләкин бер ел узган кебек», — дип сөенде хатын.

«Нишлисең инде, җаным, эш бит, бернишләп булмый», — дип елмайды Инсаф.

Шул вакытта аларның өе янына затлы иномарка килеп туктады, машинадан купшы гына хатын-кыз чыкты. Инсаф шундук тын калды, кызарып чыкты, җиләкләре салынып төште, әйтерсең җиргә сеңеп бетәргә җыенган.

«Шулай дип уйлаган идем аны! — дип кычкырды таныш булмаган хатын. — Читтә башка хатын-кыз белән типтереп ятасың икән, күрәм балаң да бар… Ә син, өстерәлчек, беләсеңме соң аның өч баласы һәм хатыны барлыгын?» — дип Әнисәгә сөзеп карады.

«Дилия, матурым, бу минем бала түгел. Ә Әнисә минем дус егетнең хатыны, үзе өйдә булмаганда мин аңа ярдәм итәм», — дип тотлыга-тотлыга сөйләде Инсаф.

Бу мизгелдә Әнисәнең аяк астында җир убылды. Ул үзенең әкияте тәмамлануын һәм кабат кырыс, вәхши чынбарлык башланганын аңлады. Аны кабат саттылар, җиргә салып таптадылар, изделәр…

Инсаф шундук машинасына утырды да, хатыны артыннан китте. Әнисә өйгә керде, аяклары мамык кебек иде. Улын йокларга яткырды һәм Инсаф онытып калдырган азык-төлек пакетын алды, аннан коньяк шешәсен чыгарды.

Аның беркайчан да каты алкоголь эчкәне юк иде. Әмма хәзер ул бер тәмен дә тоймыйча шушы яндыргыч эчемлекне йотты. Моңа карап кына аңа җиңел булмады, әмма әрнүе каядыр юкка чыкты, күңелендә бушлык барлыкка килде…

Өеннән чыккач, Әнисә чайкала-чайкала күршеләренә таба китте. Алар еш салгалыйлар иде. Аларда һәрвакыт күңелле, ишегалдында ук музыка акыра, шат көлү тавышлары ишетелә…

Әнисә өенә ике көннән соң гына кайтты. Ул әле генә айныды, өендә улы барлыгын исенә төшерде һәм Әмир янына чапты.

Берникадәр вакыт узгач, Әнисә кайгысын эчкә йотып яшәргә өйрәнде. Монда аңа яраткан улы ярдәм итте, бары тик аның өчен генә үзен кулда тотарга һәм яшәргә тырышты.

Тора-бара Әнисә кәеф-сафа корырга яратучы күршеләре белән дуслашып китте, еш кына аларга кунакка керә башлады. Ә Әмир әнисен көтте. Ул вакытта инде бала әнисенә берничә көнгә өйдән китеп торырга кирәклеген аңлый иде. Соңыннан әнисе кайтачак һәм кабат шат, шаян булачак иде.

Берсендә көтмәгән Инсаф килеп керде. Ул вакытта Әнисә күршеләрендә кунакта иде. Әмир әнисенең тагын эчәргә киткәнен һәм тиз генә кайтмаячагын әйткәч, Инсаф агарынып китте.

Шундук күршеләргә кереп китте, Әнисәне өйгә алып чыкты. Өйгә чыккач яраткан хатын-кызы алдында тезләнде.

«Кадерлем, булдыра алсаң, кичер мине. Мин синнән һәм Әмирдән башка яши алмыйм. Кичә Дилия белән ныклап сөйләштем һәм гомердә беренче тапкыр кыю адымга барырга булдым. Мин аның белән аерылышам, эшне һәм бизнесны югалтудан курыкмыйм, төкерәм мин аларга. Мин һәрвакыт синең белән булырга телим, башкасы миңа мөһим түгел», — диде.

«Синең балаларың бар бит», — диде Әнисә тонган күзләре белән иргә карап.

«Алар Дилиянең балалары. Аның кадәр ертлач, әрсез кеше дөньяда башка юктыр. Башымны әйләндереп, үзенә өйләндереп куюын үзем дә аңламый калдым», — диде Инсаф.

«Яхшы. Мин сине гафу итәм. Әйдә шул хөрмәткә эчеп алыйк», — диде хатын телен көчкә әйләндереп.

Ризалашты Инсаф, әмма алга таба да болай дәвам итсә Әнисәгә махсус белгеч ярдәме кирәк булачагын уйлап куйды. Хатынның аракы нык кына дуслашып киткәне көн кебек ачык иде.

Икенче көнне Әнисә өйдәге әллә нинди тавышка уянып китте. Күзен ачуга ук чатнап авырткан башына ябышты. Ә кулыннан авыр кисәү агачы төшеп китте. Ни сәбәпледер өйгә әллә никадәр кеше җыелган, форма кигән кешеләр әрле-бирле йөренә. Нәрсә соң бу?

«Нәрсә булды? Инсаф кайда?» — дип көчкә пышылдады Әнисә куркып бүлмә почмагына поскан улына карап.

«Нигә шулкадәр вәхшиләрчә кыландың инде бу ир-ат белән?», — дип кырыс кына сорады форма кигән ир-ат.

«И, Әнисә, бер дигән ирнең башына җиткәнсең бит», — диде куркып калган күрше хатыны.

«Бу әйбер сезнекеме?», — дип сорады полицейский кызыл тапка батып беткән матур, затлы кисәү агачына төртеп күрсәтеп.

«Юк. Каян килсен миңа мондый әйбер. Минем өйдә гомердә дә мондый кыйммәтле, затлы әйбернең булганы юк», — диде Әнисә. Әле бу вакытта хатын тормышының асты-өскә килгәнен тамчы да аңламый иде.

Судта мәрхүм Инсафның элекке хатыны Дилиянең каһкаһәле көлеп торганын күреп, Әнисә барысын да аңлады. Күрәсең, ул төнлә аларның өенә кергән һәм ирен үтергән… Әмма Әнисәне гаепле итеп калдырды. Хатын судьяларга гаепле булмавын аңлатырга тырышты, үзенә төрмәгә утырырга ярамавын, улы көткәнен әйтте. Әмма бәхетсез хатынның сүзләрен беркем дә ишетмәде.

Барысы да коры фактларга нигезләнеп эшләде, беркем дә бу хәлнең төбенә төшәргә, чын үтерүчене табарга җыенмады. Ә Дилия иң яхшы адвокатны яллап, Әнисәгә иң зур срокны бирдерүгә иреште.

Еллар үтте, Әнисә төрмәдән чыкты. Их яхшы елларын шушында әрәм итте хатын. Чыккач, аптырап, югалып калды. Алга таба кая барырга, нәрсә эшләргә…

Нишләсен, кабат әти-әнисе йортына кайтты Әнисә. Апасы аны коры гына каршы алды, әти-әнисенең вафат булуын, ә Әнисәнең бу өйдә өлеше булмавын әйтте һәм ишекне япты. Бу аның Әнисә белән башка аралашырга теләмәвен аңлата иде.

Ә Әнисә теге авылга китте. Инде зур үскән улын табу теләге бар иде, әмма хатын аны эзләргә батырчылык итмәде. Улының күзләренә карарга ояла иде ул.

Ул кабат шулы иске йортта яши башлады. Кайтканнан бирле гел бер төш кереп йөдәтә аны. Әнисә ап-ак кар түшәлгән кыр уртасында япа-ялгызы басып тора. Бер җирдә дә, эз дә, юл да күренми. Буран себерә, салкын сөякләренә кадәр үтә. Хатын кая барырга белми интегә...

Берсендә шушы авыр төштән саташып уянып китте, йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып тибә. Бераз тынычлангач, тәрәзә янына барып басты. Аның өен авыл читендәге иң соңгы йорт иде, тирә-ягында басу, бушлык. Шул ап-ак чиксезлеккә карап торды хатын һәм еракта ниндидер кеше фигурасы күрде. Әлеге кеше тиз-тиз атлап аның өенә таба килә иде.

Әнисә йөгереп диярлек ишегалдына чыкты, теге кеше белән күз карашлары кисеште. Ах, бу газиз коңгырт күзләр! Ул аларны бер мизгелгә дә онытып тормады бит. Ул бу күзләрне һәр көн төшләрендә күрде. Һәм менә, зур үскән, егет булган, йөзендә мәрхәмәтле елмаю балкыган улы аның каршында басып тора.

«Исәнме, әни!» — диде Әмир һәм әкрен генә әнисе янына якынлашты.

«Улым, балам, кичер мине, — дип пышылдады Әнисә калтыранган иреннәре белән һәм улын кысып-кысып кочаклады. Ул бу егетнең үзенең улы булуына, ә үзенең ниһаять өенә кайтуына әле дә ышанып бетми иде.

«Әни, мин сине бернәрсә өчен дә гафу итәргә тиеш түгел, синең гаебең юк. Сине күпләр рәнҗетте, әмма хәзер мин беркемгә дә сине кыерсытырга рөхсәт итмәм. Әни, безнең барысы да яхшы булачак», — дип зур ышаныч белән әйтте Әмир һәм әнисен кочаклап алды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100