Бәхеткә юл - 1 өлеш
Кар бөртекләре тәрәзә пыяласына килеп бәрелә дә, эреп, күз яше кебек агып төшә. 8 яшьләр чамасындагы малай хастаханә палатасында тәрәзә төбенә утырып, кар бөртекләренең моңсу биюен күзәтә.
Башы.
Малайның үзенә дә бик моңсу һәм аның елыйсы килә. Коңгырт күзләре һәм битендәге мәхәббәт чокырлары әнисеннән, ә чәчләре һәм почык борыны әтисеннән иде малайның. Тиктормас, тынгысыз, әмма акыллы бу нәни пациентны хастаханә персоналы шундук яратты.
Шәфкать туташлары аны жәлләде, ашаттылар. Ә әнисе әле өч көн эчендә бер мәртәбә дә килеп карамады. Әмма нәни Әмир аның киләчәгенә ышана иде.
Әнисе еш эчә, гел каядыр югалып тора һәм бу берничә көнгә сузыла иде. Соңыннан кабат кайта, назлы, мәрхәмәтле әнигә әйләнә, конфетлар һәм тагын башка тәмле әйберләр сатып ала.
Ә Әмирне хастаханәгә ниндидер чит апалар алып килде. Дәвалыйбыз һәм кире өеңә кайтарып җибәрәбез дип вәгъдә иттеләр. Әмма Әмир өенә илтәчәк юлның катлаулы һәм озын буласын белми иде әле ул вакытта…
...Әмирнең әнисе Әнисә күп балалы гаиләдә туып үсте. Әти-әнисенә биш баланы аякка бастыру җиңел булмады. Ул уртанчы бала иде. Аннан кала олы абыйлары, апасы һәм ике энесе бар иде.
Әнисә эшчән һәм мәрхәмәтле бала булып үсте. Яшүсмер чорына кергәндә хатын-кыз эшләргә тиешле бөтен эш кулыннан килә иде инде. Ашарга пешерергә дә оста, бакча эшен дә яратып эшли, керен дә юа, өйдәге тавык чүпләп тә бетермәслек эшләрне күңелен биреп эшли иде. Зур гаилә булгач, беркем дә эшсез тормый, һәммәсенә эш табыла.
«Кем бәхетенә үсәдер бу Әнисә. Кулыннан килмәгән эше юк, кемнедер бәхетле итәчәк инде», — дип сөйли иде аның турында күршеләре.
Кияүгә чыгуны да озакка сузмады Әнисә. 17 яше тулуга чын мәхәббәтен тапты ул. Егете үзеннән зуррак иде. 25 яшьлек Айбулат кызның әле генә мәктәп бетерүенә дә, артык яшь булуына да карап тормады, булачак хатынының ярлы гаиләдән булуы да борчымады аны. Кызны өенә алып кайтты да әти-әнисенә: «Менә сезгә килен, ә миңа хатын», — дип кенә әйтте.
Никах укыттылар, зурдан купмый гына туй мәҗлесе уздырдылар. Хәер, кияүнең әти-әнисе мондый туганлыкка бик каршы иде. Киленнәренең бирнәсез, югары белемсез булуы эчләрен пошырды. Айбулатның әтисе дә, әнисе дә яхшы вазифада эшли иде, тормышлары җитеш, районда хөрмәт казанган кешеләр. Ә киленнәре белемсез. Кешеләр алдында оят…
Ничек кенә тырышмасын, Әнисә бу бай, затлы гаиләдә үз кеше була алмады. Аның уңган хуҗабикә булуын, бөтен эшне дә эшли белүен күрүче дә булмады. Бу гаиләдә яшьләр плитә каршында торып ияләшмәгән иде шул.
Әбиләре — әле шактый нык, сәламәт булган Зәйтүнә апа ашарга әзерли, юа-җыештыра иде. Ә Әнисә кухняга аңа ярдәм итәргә кергәч, аңа кырын караш кына ташлый, ә кичен кызына Әнисәдән зарлана иде.
Шулай да берсендә Әнисә тыелып кала алмады. Зәйтүнә әби базарга киткәч, түзмәде, гаиләдәгеләрне үзенең бик яратып пешерә торган «фирменный» печеньесы белән сыйларга уйлады. Бу печеньены ул үзләрендә бик еш пешерә һәм аны барысы да бик яратып ашый иде. Әмма килененең бу адымы кайнанага бер дә ошамады.
«Кухняда бер генә хуҗабикә булырга тиеш», — дип җикеренде, Әнисәгә әллә нинди шакшы сүзләр әйтеп бетерде ул. Теге печеньеның кая юкка чыкканын Әнисә сорамады, әмма аны өстәлгә куеп тормадылар. Күрәсең, җирәнгәннәрдер дә чүп чиләгенә ыргытканнардыр.
Озакламый Әнисә балага узды. Әмир туды. Ә Әнисәнең тормышы тагын да катлауланды. Зәйтүнә әби һәм кайнанасы аны гел тиргәп тордылар. Әле баланы дөрес төрми, әле дөрес ашатмый…
Өстәвенә, ире дә эштән соңарып, салгалап кайтырга ияләнеп китте. Әнисе барысында да киленен гаепләде. Ә улын үз бүлмәсенә чакырып алып, озаклап аңа нотык укый иде.
Әнисәне жәлләгән бердәнбер кеше — кайнатасы иде. Кайвакыт аны яклый, әмма әби һәм кайнана һәрвакыт җиңә иде. Аннан соң ул да эндәшми башлады. Ә Әнисә тын да чыгармады, иртәме-соңмы барысы да үзгәрер һәм бу гаиләдә аны кабул итәрләр дип көтеп яшәде.
Еллар үтә торды, әмма берни дә үзгәрмәде. Әнисә улы хакына түзде, өметләнде. Әмма сабырлыкның да чиге була, Айбулатның аңа кул күтәрүе соңгы тамчы булды. Сугарга сәбәп тә юк иде, күрәсең, шапырынырга, үзен күрсәтергә теләве булгандыр… Тән авырту берни түгел шул, бу гаиләдә аны хөрмәт итмәүләренә, хәтта яраткан кешесенең дә аның яклы булмавы, аңламавы җанын әрнетте яшь хатынның.
Улына бер яшь тулган гына иде. Өйдә кеше булмаганда, әкрен генә әйберләрен җыйды да баласын алып чыгып китте Әнисә. Әти-әнисе янына кайтты. Ире йортында аны беркайчан да үз итмәячәкләрен аңлаган иде ул.
Әнисе кызы белән оныгын шомланып кына каршы алды. Күрәсең, кызының иреннән аерылып кайткач, тормышында барысы да кирегә китәчәген шул вакытта ук аңлагандыр.
«Улымны үзем аякка бастырырмын. Мин башка болай яши алмыйм», — дип үзенә бик ышанып әйтте ул туган йортына кайткач.
Айбулат шул ук көнне кич шалтыратты. Сорап тормады, ә кире кайтуны таләп итте, янады. Әнисә берни дәшмичә трубканы куйды һәм башка беркайчан еламаска һәм үзен мыскыл итәргә, таптарга рөхсәт итмәскә үз-үзенә сүз бирде.
Ә берничә көннән соң алар өенә комиссия килде. Алар баланың тормыш шартларын тикшерде. Ул вакытта гаиләдә әти-әнисе, ике кечкенә энесе һәм баласы белән Әнисә дә яши иде.
Комиссия кешеләре төсе уңып беткән обойларга, читләре күгәрек белән тулган түшәмгә бик җирәнеп карады. Тозлы кыяр һәм кичә пешергән бәрәңге генә булган ярым-буш суыткычны карадылар… Коммуналь хезмәтләр өчен җыелган саллы гына бурыч алар өчен соңгы тамчы булды.
«Бу шартлар бала өчен туры килми. Малайны монда калдыру мөмкин түгел», — диде комиссия җитәкчесе һәм яшь ананың күз яшьләренә, баласын алып китмәүләрен ялваруына игътибар да итеп тормады.
Бераздан суд булды. Ире ягыннан «туганнары» шаһит тапкан. Ул Әнисәне аракы эчә, баланы карамый дип сөйләде.
Суд озак уйлап тормады, карар чыгарды: Әнисәнең күп балалы гаиләсендә кечкенә бала өчен шартлар юк, шуңа күрә бала әтисе белән кала… Суд залыннан чыккач, канәгать йөзле кайнанасы Әнисәгә чәнечкеле карашын ташлады да: «Йә, бернәрсәсез калдыңмы инде? Безгә килеп йөрисе булма! Сиңа беркем дә баланы кире бирмәячәк! , — дип агуын чәчте.
Бу шулай булды да. Әнисә гаделлек урнаштырырга, улы белән очрашырга рөхсәт итүләрен сорап карады. Әмма ире гаиләсенең акчасы һәм элемтәләре яшь, ярлы ананың күз яшьләренә караганда көчлерәк иде шул.
Берничә ай туктаусыз елады, газап чикте Әнисә. Ә соңыннан үз-үзен кулга алды, заводка ике сменага эшкә урнашты, төннәрен подъезд идәннәрен юды. Ул бик тә акча эшләргә, яшәгән йортын рәткә китерергә, суыткычны ризык белән тутырырга һәм улын кире үзенә алырга теләде.
Дәвамы бар.