Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бүгенгедәй хәтерлим - ВИЧ вирусы ачыклангач, мине ике яктан култыклап, психологка алып керделәр"

“Йөкле булуым турында белгәч, мин балама йогар дип курыктым да, тизрәк табибларга бардым”, – дип сөйли башлады үз тарихын ВИЧ йоктырган ханым. 

news_top_970_100
"Бүгенгедәй хәтерлим - ВИЧ вирусы ачыклангач, мине ике яктан култыклап, психологка алып керделәр"

Казанда яшәүче ВИЧ диагнозлы 35 яшьлек әни кеше белән танышырга туры килде. Аның улына бүген 2,9 яшь. Авырга узганчы ук ВИЧ йоктырган. Әйе, башта бик авыр булган, иң газизе – әнисе читләшүен дә тойган, гаугалар да чыгып торган. Ул баласына зыян килмәсен дип, карынында йөрткәндә үк, табиблар кушканның барысын да үти, даруларны вакытында эчә. Диләрәнең (исемен үзгәрттек) авырып китүе тарихы гыйбрәт, киңәшләре шундый хәлгә юлыкканнар өчен файдага булсын иде.

– “Сездә ВИЧ” дигән нәтиҗәгә сез әзер идегезме? Әллә сезнең өчен бөтенләй көтелмәгән хәл булдымы?

– Беренче тапкыр анализ биреп, нәтиҗәләрен белергә баргач, В 20 авыруы (ВИЧ нәтиҗәсендә килеп чыккан авыру) расланды. Иремнең нинди кеше икәнен белгәнгә күрә, үземне әзерләгән идем инде. Миндә зур психологик проблема булмады.

Әмма ВИЧ ачыклангангач, бүгенгедәй хәтерлим - ике яктан култыклап, психологка алып керделәр. 

Ирем миннән 2-3 елга иртәрәк авырый башлаган. Йөкле булуым турында белгәч, мин, беренче чиратта, балама йогар дип курыктым. Тизрәк хастаханәгә бардым. Табиблар юаттылар, “препаратлар эчсәгез, балага тимәячәк” диделәр. Шуңа күрә йөкле вакытта бер дару, бер процедураны да төшереп калдырмыйча үтәп барырга кирәк.

– Табибка килеп, авыруыгыз турында әйткәч, мөнәсәбәте үзгәрмәдеме соң?

Учетка баскач, статусым турында әйткәч, акушер тыныч кабул итте, гаҗәпләнмәде. Шәфкать туташы гына “анализ биргәндә, бу хакта әйтергә тиешсез” дип берничә тапкыр төрттереп караган иде. Ләкин, миңа калса, баштан ук үзеңне ничек күрсәтсәң, шулай була. Нигә әле мин кан биргәндә үз статусым турында әйтергә тиеш ди, анда болай да барысы да стериль булырга тиеш бит. Мин дә үз хокукларымны белүемне әйттем.

– Балага йогу куркынычы ни дәрәҗәдә зур иде соң?

Әгәр баланы үзем тапсам, балага йогу куркынычы булгандыр, бәлки. Миндә кесарев кисеме иде, андый вакытта балага йоктыру куркынычы күпкә ким. Барысы да уңышлы узды.

Бала һәр өч ай саен күзәтүдә иде. Анализлар биреп тордык, антитәнчекләрне тикшерделәр. Алар ай саен кими барды. 1 яшь тә 8 айда безне, антитәнчекләр юкка чыкты дип, учеттан төшерделәр. Бала сәламәт диделәр. Ә үзебез һәр дүрт ай саен консультациягә киләбез, дарулар эчәбез, тикшеренәбез.

– Диләрә, улыгыз үскәч, дөресен сөйләргә җыенасызмы?

Әйтергә кирәктер инде, тормышта шундый хәлләр булуын, кайберәүләр уйлаганча, әкияттә генә түгеллеген бала белсен, шуңа күрә, мөгаен, үскәч, сөйләрбез. Һичьюгы 16 яше тулганчы исән-сау булырбыз дип ышанам.

– Диагнозыгыз турында белгәч, әниегез ничек кабул итте?

Бу бик авыр сорау. Әнием бик авыр кичерде. Аның беркайчан шундый куркыныч чирләр белән күзгә-күз очрашканы булмагач, шок хәлендә йөрде. Еш кына тавыш чыкты, миңа атака башланды кебек, читләште. “Савыт-сабага, сөлгегә кагылма” диде, мин аның өчен ят кешегә әйләндем. Аннары төрле чыганаклардан, Интернет аркылы да ВИЧ белән бары тик кан һәм җенси юл аша гына йогышланып булганын аңлагач, ул тынычланды.

– Димәк, ВИЧлы кешеләрнең туганнарына да психологик ярдәм кирәк?

– Әйе, туганнарга психологик ярдәм кирәк дип саныйм. Әгәр шундый хәлгә калып, иң якын туганнарың аңламавын чамаласаң, СПИД үзәккә алып килергә кирәк. Монда психолог аңлатачак, сөйләячәк. Безнең тормышта бернинди чикләүләр юк бит, без башкалар кебек үк яшибез. Бердәнбер нәрсә шул: мин киселсәм, кан тамса, ялгыш кагыла күрмәсеннәр дип, тиз генә җыештырып, юып алам.

Минемчә, вакыт узу белән, туганнарга да бернинди психологик ярдәм кирәк булмаячак. Алар ияләнәчәк, күнегәчәк. Бездә дә шулай булды бит, әни башта курыкты, кире какты, хәзер шөкер, барысы да әйбәт. Әни минем саклануымны, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәвемне, үз әйберләремә генә кагылуымны белә. Бритва гына куркыныч нәрсә инде, шуннан кала өйдә минем өчен тыелган бүтән нәрсә юктыр.

Бөтен якын туганнарыма дөресен сөйләдем, бу аларны саклар өчен кирәк иде. Әнидән, апамнан, иремнең бертуганнары, әти-әниләреннән кала, чирем турында беркем белми.

– “Тормышым чәлпәрәмә килде, әни дә була алмаячакмын” дип уйлаучы пессимистларга нинди киңәш бирер идең?

– Кызларга курыкмасыннар диясем килә. Мин артык хафаланмадым. Иң мөһиме вирус “нагрузка”сы (чирнең азгынлык дәрәҗәсен, күтәрелешен шулай билгелиләр – ТИ искәрмәсе) нуль булсын дип, даруларны тиешле вакытта эчәргә кирәк. Шул вакытта гына 100 процент очракта сәламәт бала туа ала. Ләкин минем йөкле вакытта да препаратлар эчмичә ике сәламәт бала тапкан танышларым бар. Бу бәлки могҗизадыр, искәрмә очрак кынадыр, белмим.

– Диләрә, тагын бәби алып кайту уе бармы?

Бүтән бала теләмибез. Сәбәпләре күп. Беренчедән, мин “балага йогар” дип борчылырга, ул кичерешләр аша кабат узарга теләмим. Һәр өч ай саен, анттитәнчекләре кимесен иде, дип теләп-ялварып, өзгәләнеп йөрү бик авыр. Балага ялгыш йокса, балачактан тормышы бозылды дигән сүз. Ярый да без олылар, яшерә алабыз, ә аңа авыр булачак. 

Икенчедән, ирем ышанычлы түгел. Бүген ул бертөрле, иртәгә икенче төрле. Әгәр ышанычлы булса, әле уйлап карарга булыр иде. Хәзер тормыш кыйбат, бер баланы булса да күтәрергә иде...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100