Бүген Элвин Грей белән Инзиләнең туе була
Никахны яшьләр Казанда уздырган иде, туй мәҗлесен исә Уфада бәйрәм итәчәкләр.
Бүген популяр җырчы, Башкортстан башлыгы ярдәмчесе Радик Юльякшин (Элвин Грей) өйләнә.
Радик узган ел сөйгәне Инзилә белән никах укыткан иде. Ниһаять, яшьләр мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә булган. Бу хәбәрне «Интертат»ка җырчының администраторы Семен раслады.
«Әйе, чыннан да бүген Элвин Грей үзенең туен бәйрәм итә. Туй мәҗлесе Уфада Конгресс-холлда узачак», — диде ул.
Яшьләр туй турында социаль челтәрләрдә хәбәр итмәде. «Бу аларның шәхси теләге иде. Бу Элвин белән Инзиләнең шәхси бәйрәме. Аны афишалаудан мәгънә юк», — диде Семен.