Бөек Ватан сугышы ветераны Мифтах Нуретдинов: «Сугышта татарлар бердәм булды»
Чаллыда яшәүче Мифтах Нуретдинов - илебезгә Җиңү алып килгән ветераннарыбызның берсе. Ул татарларның сугыш вакытында бердәм булуы һәм маршал Георгий Жуков белән очрашуы хакында сөйләде.
Мифтах Нуретдинов Башкортстанның Туймазы районы Зирекле авылында туып-үсә. Фронтка 1943 елда чакырыла.
«Сугышка киткәндә миңа 17 яшь иде. Уфаның 28 уку полкында хезмәт иткәндә Мәскәүдән комиссия килеп төште. 250 егеттән 43 кешене сайлап, эшелонга төяп алып киттеләр. Белоруссиянең Могилев шәһәре тирәсенә барып җиткәнче, кая барганыбызны белмәдек. Килсәк, бөтен җирдә самолетлар оча, парашютчылар сикерә. Шунда гына һава-десант гаскәрләренә эләккәнемне аңладым. Буем метр ярым гына булса да, авылда үскән нык тәнле, көр егет идем шул. Ләкин парашюттан сикерергә туры килмәде. Немецларның чигенүе сәбәпле, пехотачылар буларак хезмәт иттек», — дип сөйләде Мифтах абый.
Мифтах Нуретдинов Румыния, Чехословакия, Венгрия, Австрияне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Җиңүне Альп тауларында каршы ала.
«Сугышка керергә курыкмадым. Илебезне азат итү — бары тик шул гына безнең өчен мөһим иде. Башкасы турында уйламадык. Кечкенәдән Ватаны сакларга, аңа тугрылыклы булырга, илең өчен җаныңны да кызганмаска кирәк дип тәрбияләделәр безне», — ди ветеран.
Бөек Ватан сугышы ветераны дивизияләрендә татар егетләренең бик күп булуын, аларның бер-берсе өчен ут йотып торуын сөйләде.
«Сугыш чорында татар халкы бердәм булды. Ярдәмләшеп, бер-беребезне кайгыртып тордык. Командирларыбыз да татарлар иде. Үзебезчә җырлар җырлап, рухыбызны күтәрә идек», — ди ул.
Мифтах ага тагын бер кызыклы очракны искә алды. «Минем авылдагы күршем генерал-майорның элемтәчесе иде. Берсендә аның белән төнлә задание үтәргә барганда күрештек. Ул мине әлеге дә баягы татарча сөйләшүемнән, тавышымнан танып алды. Кочаклашып күрештек тә, ике-өч минуттан аерылыштык. Мин үз юлым, ул үз юлы белән хәрби бурычыбызны үтәргә киттек», — дип сөйли ветеран.
Мифтах Нуретдиновка маршал Георгий Жуков белән очрашырга да туры килгән. «Ул безне сугыштан соң Одессада каршы алды. Казармаларга кереп, бөтен офицерларны куып чыгарды. Бары тик гади солдатлар белән генә аралашты, зарларыбыз, гозерләребезне тыңлады. Безнең белән бергә утырып солдат боткасы да ашады, хәтта», — дип искә ала ул.
Мифтах Нуретдинов сугыштан соң өч ай Житомир танк училищесында укый, аннары Германиядә хезмәт итә. Туган якларына 1950 елның ноябрендә генә кайта. 1973 елда «КАМАЗ» төзелешенә килә. Тормыш иптәше Роза ханым белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.
"Әниебез белән бик матур, үрнәк гаилә булып яшәделәр. Кызганыч, әниебез 2014 елда гүр иясе булды. Ул да Җиңү көнен бик нык ярата иде. Әни дә тыл ветераны. Ул сугыш бетүе турындагы сөенечне беренче булып бөтен Азнакай райнына хәбәр салган кеше. Һәрвакыт шул турыда дулкынланып искә ала иде», — дип сөйләде Мифтах Нуретдиновның кызы Лена Нуретдинова.
Бөек Ватан сугышы ветераны, 94 яшь булуга карамастан, үзенә 2010 елда бүләк ителгән сары «ОКА» машинасында бакчага йөри. «Барлык автосервисларда аңа бушлай хезмәт күрсәләр. Бөтен җирдә яшел ут яна бабайга», — ди Мифтах абыйның туганнан-туган оныгы Рамил Нуретдинов.
Бабайның оныгы һәр елны 9 май көнне ветеранны тәбрикләргә Уфа шәһәреннән кайта икән. «Бабаебыз белән чын күңелдән горурланабыз. Бүгенге тыныч тормышыбыз, аяз күгебез өчен зур рәхмәт аңа», — ди ул.