Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына — яңа һәйкәл

Россия буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы бәйрәм ителә. Коронавирус таралу сәбәпле, чаралар гадәттәгечә массакүләм рәвештә уза алмаса да, күңелләргә бәйрәм рухын онлайн форматта күчерергә тырыштылар. Төп тантаналар турыдан-туры транслянцияләнде.

news_top_970_100
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына — яңа һәйкәл
ТР Президенты матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, республика халкын бәйрәм белән котлады.

«Кызганыч, быел коронавирус эпидемиясе таралган шартларда Җиңү Парадын һәм барлык бәйрәм чараларын уздыруны кичектерү турында карар кабул ителде. 9 Майны гаиләләребез, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән, кадерле ветераннарга ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдереп, лаеклы төстә уздырырбыз дип уйлыйм. Уртак тырышлык белән әлеге мәкерле сырхауны җиңгәннән соң Җиңү Парадында, Үлемсез полк сафларында, тантаналы концертларда һәм салютлар вакытында, һичшиксез, очрашырбыз дип ышанам», — дигән сүзләр бар рәсми котлауда.  

«Бу һәйкәл Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшкән барлык татарстанлылар өчен»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин катнашында Җиңү паркында Җиңүче Сугышчыга һәйкәл ачылды. 9,5 метр биеклектәге, татар егете Гази Заһитов образында коелган бронза һәйкәлне Мәскәүдән Никита Мазаев җитәкчелегендәге скульпторлар командасы ясаган. 

Рәсми затлар һәйкәл янына якынлашканда, Рөстәм Асаев «Гази Заһитов исемен онытмыйк» дигән сүзләр кергән, Җиңү көненә багышланган җырны башкара иде.

«Без бүген совет солдатына һәйкәл ачабыз», — дип сәламләде Президент. Яңа һәйкәлнең образы буларак, 1945 елның 30 апрелендә Рейхстаг түбәсенә Кызыл Байракны кадаган татар улы Гази Заһитов сайланганын искәртте. «Бу һәйкәл Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшкән барлык татарстанлылар өчен. Сугышка киткән 700 мең кешенең һәр икенчесе Ватан өчен көрәштә һәлак булган. Алар турында хәтер йөрәкләрдә мәңге сакланачак!» — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент барлык фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә озын гомер, сәламәтлек теләде. «Җиңүчеләргә карата тирән ихтирам уртак. Өлкәннәр өчен Җиңү көне изге бәйрәм, яшьләр күңеленә дә ул шулай кереп калыр дип ышанам. Сугыш уты бүтән безнең җирләргә беркайчан килмәсен, ә Җиңү байрагы гел шулай җилфердәп торсын!» — дип теләде республика җитәкчесе.

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, «Татарстан ветераннары берлеге» Республика иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе, тыл хезмәтчәне Әхәт Юлашев, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков тантанада онлайн форматта катнашты. «Без, сугыш ветераннары, шуның белән бәхетле, немец фашист гаскәрләрен тар-мар итә алдык», — диде Борис Кузнецов. Үзенең 16 яшьтән немецлар белән күзгә-күз очрашканын әйтте. 

Тантанада совет сугышчылары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Рәсми затлар яңа һәйкәлгә чәчәкләр салды. Ахырдан күмәк рәвештә «День Победы» җыры башкарылды.

  • Гази Казыйхан улы Заһитов Башкортстанның Мишкә районы Яңакош авылында туып үсә. 1941 елда сугышка китә. Гаскәр белән Берлинга кадәр җитә. 1945 елның 27 апрелендә Рейхстагны яулап алу өчен төзелгән төркемнәргә керә. 30 апрельдә, 22 сәгать 40 минутта ул Рейхстаг өстендәге һәйкәлгә Кызыл байрак элүчеләр арасында була.

Рәсми затлар, шулай ук, Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә мемориалына чәчәкләр салды.

  • Мемориал комплекс 2016 елның 30 июнендә ачылган. Сугышта һәлак булганнарның исемен мәңгеләштерү һәм алар турында мәгълүмат җиткерү өчен булдырылган. Бирегә килгән һәркем дежур операторлар ярдәме белән һәлак булган туганының язмышы турында белә ала. Мәрмәрдән эшләнгән элмә такталарда Татарстанның 236 Советлар Союзы Герое һәм Дан ордены Тулы Кавалер исемнәре мәңгеләштерелгән.


Татарстан җитәкчелеге шулай ук Тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә, Аналарга һәм тол хатыннарга багышланган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Җиңү паркында рәсми затлар Бөек Ватан сугышы елларында чыккан һәм кулланылган хәрби техниканы карап чыктылар. Турыдан-туры трансляцияне алып баручылар хәрби машиналарның тарихы турында сөйләделәр.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Ветераннарыбызның рухлары нык»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан парламенты депутатлары Архангел зиратында Азат итүче Солдат һәйкәленә, шулай ук сугыш чорында Казан госпитальләрендә вафат булган чит ил сугышчыларының истәлек билгесенә чәчәкләр салды.

Фәрит Мөхәммәтшин «Җиңү Чәчәкләре» акциясенә кушылган ветеран Александра Ивановна Казакова исеменнән дә чәчәкләр куеп калдырган.

Александра Ивановна 1нче Украина фронтында сугышкан, өлкән күзәтүче булган, Берлинга кадәр барып җиткән. Бүген инде аңа Азат итүче Солдат һәйкәле алдында баш ияргә зиратка килеп йөрү авыр. Әмма аның традициягә хыянәт итәсе килмәгән һәм Фәрит Мөхәммәтшин аның гозерен үтәгән.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, ветераннар өлкән яшьтә булуларына карамастан, рухи көчләре нык. Бу хакта ул Казанның Горький исемендәге Мәдәният һәм ял паркындагы Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң сөйләгән.

«Без „Бердәм Россия“ партиясе белән 16 проект оештырдык: ветераннарга матди ярдәм күрсәттек, дарулар, азык-төлек җыелмалары тараттык. Шушы очрашулардан чыгып, мондый фикергә килдем: ветераннарыбызның рухлары нык. Сугышта җиңдек, коронавирусны да җиңәбез, борчылмагыз дип, мине юаталар», — дигән Фәрит Мөхәммәтшин.

Парк янында парламент башлыгын «Җиңү көне» җыры белән «ГАЗ-21» авторетроклубы» республика иҗтимагый оешмасы әгъзалары каршы алган.

«Ветераннарыбыз алдында бераз уңайсыз. Берсүзсез, Җиңү көне — зур бәйрәм, ләкин быел аның үз форматы бар. Онлайн гына, халык белән якыннан аралашмыйча уздырабыз. Шулай да, илебез Президенты, республика җитәкчелеге, авыл һәм шәһәр халкы искә алып, чәчәкләр салып, һәрберсе үз өлешен кертергә тырыша», — дип билгеләп узды ул.

«Татмедиа» җитәкчелеге монументка чәчәкләр салды

Җиңүнең 75 еллыгы көнендә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Бөек Ватан сугышы фронтларында Ватанны саклаган журналистлар һәм полиграфистлар истәлегенә куелган монументка чәчәкләр салды.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, Татарстан журналистлар союзы, газета-журнал һәм телекомпания җитәкчеләре фашизмга каршы көрәштә үз гомерләрен биргәннәрне бер минут тынлык белән искә алды һәм монументка кызыл канәферләр салды.

«Татмедиа» бинасы янында урнашкан журналистлар һәйкәленә Җиңү көне уңаеннан чәчәкләр салу инде күркәм традициягә әверелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бөек Ватан сугышында Татарстаннан 118 язучы һәм журналист катнашкан, аларның 30дан артыгы яу кырында ятып калган.

  • 1941– 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Ватанны саклаган журналистлар һәм полиграфистлар истәлегенә һәйкәл 2010 елның маенда Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Идел-Пресс» нәшрияты инициативасы буенча рекордлы кыска вакыт эчендә куелган иде.


Бәйрәм хөрмәтенә — һавада авиатехника

Казанда Җиңү паркы өстеннән 9 Май - Җиңү бәйрәме хөрмәтенә Россия, Татарстан флаглары, Җиңү Байрагы белән Ми-8 вертолетлары очып узды. Трансляцияне алып баручылар һавада Казан вертолет заводы, Росгвардия идарәсе һәм Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кушма очучылар отрядының Ми-8 легендар машиналары очканын әйттеләр.

Мәскәүдәге авиапарадтан килгән «Аккош» Ту-160 бомбардировщик-ракетоносецы Казансу елгасы акваториясе өстеннән очып узды. Элегрәк хәрби машина Казан авиация заводында модернизация узган.

«Үлемсез полк» акциясе

«Үлемсез полк» акциясе дә социаль челтәрләрдә узды. «Үлемсез полк» Татарстан» онлайн-марафонына быел музыкаль коллективлар, яшь шагыйрьләр һәм кадерле кунак буларак Советлар Союзы герое Михаил Девятаевның нәсел дәвамчысы Александр Девятаев чакырулы. 

«Үлемсез полк» акциясе тарихы белән «Россиянең Үлемсез полкы» Гомумроссия хәрәкәтенең үзәк штабы әгъзасы, региональ бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Халиков таныштырды. Акциянең йөреш буларак вакытлыча гына чигерелүен искәртеп, ул Җиңү парады булган вакытта аның да оештырылу мөмкинлегенә ышаныч белдерде.

Акциянең алдагы еллардагы масштабын чагылдырган видеоязмалар тәкъдим ителде.

Соңгы 2-3 атна эчендә 26 мең Татарстан кешесе социаль челтәрләргә #ҮЛЕМСЕЗПОЛКОНЛАЙН хештегы белән фотолар һәм истәлекләр урнаштырган.

«Хәзерге технологияләр күпме кешенең онлайн катнашуын санап чыгарга мөмкинлек бирә. Кешеләр фотолар гына урнаштырып калмыйча, Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннары турында истәлекләр белән уртаклаша», — диде Тимур Халиков.


«Җиңү көне» җыры — Идел буеның барлык халыклары телләрендә

Бүген Идел буе федераль округында «Безнең Җиңү Көне» масштаблы акциясендә Давид Тухманов һәм Владимир Хоритоновның танылган «Җиңү көне» җыры Идел буеның барлык халыклары телләрендә башкарылды.

Җырны бу акция өчен милли телләргә махсус тәрҗемә иткәннәр. Ул рус, мукшы, эрзя, мари, башкорт, удмурт, чуваш һәм татар телләрендә яңгырады. Төрле жанрда һәм стильдә башкару да легендар композициягә үзенчәлекле яңгыраш бирде, миллионлаган кеше өчен аны тагын да якынрак итте.

СССРның халык артисты Леонид Сметанниковның проектта катнашуы җыр марафонының казанышы булды. 1975 елда Совет телевидениесендә, әле буыннар гимны булып танылмаган, беркемгә билгеле булмаган җыр нәкъ менә аның башкаруында яңгырый.

Ике атна диярлек дәвам иткән эстафетада Идел буе федераль округындагы 14 субъекттагы барлык музыкаль коллективлар башкаруында әлеге легендар җырны миллионлаган кеше күрде. Чыгышларның язмасы барлык төбәк телеканалларында күрсәтелде һәм #песнипобедыПФО #нашденьпобеды хештеглары белән социаль челтәрләрдә урнаштырылды. Җыр марафоны Мордовия Республикасында башланды, эстафетаны Оренбург рус халык хоры төгәлләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100