«Бәби көтәсез ахрысы» - инстачылар Элвин Грейның хатынын бала көтүе белән котлый
Яшь гаиләнең фанатлары булачак балаларга инде исемнәр дә уйлап тапкан.
Элвин Грей хатыны Инзилә белән Занзибарда ширбәт аен үткәрә. Инзилә үзенең Инстаграм сәхифәсенә купальниктан төшкән фотосын куйган, инстачылар аны бәби көтү белән котлый.
«Бәби көтәсез ахрысы, котлыйм!» — дип язган бер инстачы ханым.
«Тизрәк кечкенә Инзиләләр һәм Радиклар булсын иде», — дип тә язганнар. Балаларга инде исем дә уйлап тапканнар: «Рамилә һәм Измир булачак», — диләр инстачылар.
«Балалар булмаганда рәхәтләнеп ял итеп калыгыз», — дигән теләген җиткергән бер инстачы ханым.
Данир Сабиров исә кызның купальниктан төшкән фотосы астына «Әуффф» дип кенә язып калдырган.
Купальниктан төшкән икенче фото астында да: «Йөкле бугай, бөтен фотоларда эчен яшерә яки ерактан фотога төшә, ябык купальник кына киеп йөри», — дип язган бер инстачы.