Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Азык базасы кимидер»: челтәрле бизнестагы Азат Фазлыев финанс пирамидаларына зарлана

«Бушлай сыр капкында гына! Шул хакта онытмагыз», — дип кисәткән Азат инстадусларын.

news_top_970_100
«Азык базасы кимидер»: челтәрле бизнестагы Азат Фазлыев финанс пирамидаларына зарлана
Салават Камалетдинов

Азат Фазлыев үзенең инстаграм дусларын финанс пирамидалары тозагына эләгеп, алданудан саклап калмакчы. Ул инстаграмда аларның эшләү схемаларын аңлатып, акчаларыннан коры калган кешеләр турында язып, пост урнаштырган.

Азатның әлеге постын шунда ук «Иптәшләр» телеграм каналы «эләктереп» алган. Алар бу турында каһкаһә белән яза.

«Татар эстрадасының иң актив челтәрле бизнесмены Азат Фазлыев финанс пирамидалары һәм мошенникларның берничә меңлек агулы порошокларының (челтәрле бизнесының) абруена зыян салуы турында язган. Азатның азык базасы кими башлагандыр — гөберле бака белән кара елан бер-берсенә ысылдаша», — дигәннәр. 

Ә хәзер Азат Фазлыевның әлеге постына күз салыйк:

«Дуслар, сак булыгыз. Кая карама финанс пирамидалары. Чакыралар, зур акчалар вәгъдә итәләр, кешене адаштыралар.

Бик кызганыч, хәтта диндәге таныш-белешләрем дә, кайбер хезмәттәшләрем дә, әлеге хәләл булмаган акча эшләү юлында. Әле бит аны чәчәкләп, «инвестицияләр» дип атыйлар. Бар ул, инвистицияләр, дөнья биржасында сәүдә итәсең. Әмма бу бөтенләй башка әйбер! Анда артык миллионнарың булса, керергә була. Беркем дә сезгә анда зур керем вәгъдә итми! Дөнья биржасы инстаграмда да юк, социаль челтәрләр аша сине анда чакырмыйлар. Артык акчаң бар икән, сат та ал «Газпром» яисә Microsoft акцияләрен. Менә шул була инвестиция. Әмма кредитка алынган, фатир яки машина саткан акчага түгел! Хыял дәрьясында йөзмәгез, зинһар.

Гади халыкны жәл. Алар ышанып, бурычка акча алып, шунда чумалар… Тиз арада ул компанияләр ябыла, ә халык алган кредитларын түләүне дәвам итә… Күпме күз яшьләре. Әле бер ай элек танылган бер пирамида ябылды. Ябылуның беренче билгеләре башлангач (сайтлары башта эшләми, аннан юкка чыга), ватсап чатында кызу әңгәмә башланган икән. «Мин 10 миллион сумны кредитка алып, шунда салдым. Әгәр дә ул ябыла икән — мин асылынам», — дип яза икән бер хатын. Аллам сакласын!

Дуслар! Сезне нинди дә булса компаниягә керергә чакыралар, әмма керер алдыннан акча түләргә кирәк икәнен әйтәләр икән — бу пирамида. Сак булыгыз, алданмагыз», — дигән Азат Фазлыев. «Шундый компанияләр аркасында без эшли торган компаниянең репутациясенә дә зыян килә», — дип тә өстәгән.

Әлеге пост инстачылар арасында зур бәхәс уяткан. Күбесе Азатның нәрсә турында язганын да аңламаган. Үзенең «пирамидасы»на керергә чакыра дип гаепләгән. Һәр инстачыга Азат тәмләп, озаклап җавап язган. Финанс пирамидасы белән челтәрле бизнес арасындагы аерма турында аңлату эшләре алып барган.

Пост астында мондый эчтәлектәге комментарийлар күрергә мөмкин: 

«Пирамида булмагач, ник кеше чакырасыз соң сез, рәхәтләнеп үзегез эшләгез»

Азат: «Кем эшләми диде? Аллаһка шөкер, нәтиҗәләребез бик үп. Гап-гади авыл егет-кызлары, акча кертмичә эшләп, хезмәт хакы алалар»;  

«Сезнең бизнес та пирамида. Өстә утыручылар миллионнар ала, ә иң түбәндәгеләр бер мең эшләү өчен дә 20-25 меңлек товар сатып алырга мәҗбүр»;

Азат: «Кем әйтте сезгә бу турыда? Сез безнең компаниягә ничә яшь икәнен беләсезме?»;

«Кеше исәбеннән акча эшләү, статус алу, кеше чакырган һәм компанияне рекламалаган өчен бонуслар алу — бу пирамида түгелме? Сез үзегезнең челтәрле бизнесны пирамидага санамыйсызмы?»;

Азат: «Сез безнең маркетинг планны беләсез. Әгәр үзем продукция сатмасам, эшләмәсәм, мин хезмәт хакы алмаячакмын. Кешеләр безнес компаниягә продукция сатып, акча эшләргә килә. Безгә кергәндә бернинди акча да кертергә кирәк түгел. Челтәрле бизнес белән финанс пирамидаларын бутамагыз, зинһар»;

«Финанс пирамидаларына кергәндә кеше үзенең рискларын аңлый дип уйлыйм. Алар җиңел генә керем алу ниятеннән, үзләре хәләл эшләп тапкан акчаларын кертә. Ләкин аларны акчаларын югалту мөмкинлеге булу турында кисәтәләр. Шуңа күрә бу шул ук челтәрле бизнес. Ләкин ул компанияләрдә продукция урынына валюта әйләнә. Аларда да сездәге кебек кеше китергән өчен процентлар алучы менеджерлар утыра»;

«Сезнең бизнес та шул пирамиданың бер төре. Файдасы булмаган продуктны кешегә тәкъдим итәсез. Ә алар арзан түгел. Кеше ышанып ала, ә ышанычы акланмый»;

«Бетенесе сезгә килер дип көтәсезме әллә? Рак китереп чыгаручы продукция сатучы компания. Составларын укыгыз бераз. Кешеләрне нишләтәсез порошок эчертеп»;

«Азат, мин дә сезнең компаниягә кермәкче идем. Миннән, эшләп китәр өчен, 500 сум акча сорадылар», — дип, тагын әллә ниләр язганнар. Бу пост астында 200дән артык комментарий тезелгән. Аларның кайберләренә Алсу Фазлыева да җавап язган.

«Берәуне дә беркем дә мәҗбүриләп беркая кертә алмый. Һәркемнең үз башы бар бит. Рискларны уйлап эш итәргә кирәк», — дигән инстачыга Алсу:

«Соң, кешегә шуны аңлатабыз да бит. Кешеләр күзләрен ачсын, белсеннәр, ак белән караны аерсыннар. Алар үзләрен инвесторлар дип яза. Кичә гади генә бер эшче иде, бүген инвестор булган. Иртәгә ярык тагарак янында утырырга мөмкин. Үзе инвестор — ләкин кесә тишек һәм анда җилләр уйный», — дигән ул

Фирдүс Тямаевның биючесе Альберт Әхмәтовның Азатның өйрәтеп утыруларына ачуы килгәнгә охшый. «Һәр кеше үзе белә, инвестицияләргә керергәме юкмы икәнен. Кеше анда рәхәт тормыштан керми. Бөтенесенең кредит ябасы, матур итеп яшисе килә. Минем дуслар арасында күп кеше шулай фатир, йорт сатып алды», — дип язган ул.

«Килешәм, кешенең матур яшисе килә. Ләкин мондый юл белән түгел бит», — дигән Азат. «Нинди юл соң ул, Азат», — дип тагын каршы төшкән Альберт.

Азат белән килешүчеләр дә бар. Финанс пирамидасы кереп, акчаларыннан колак каккан кешеләр дә үз тәҗрибәләре белән уртаклашкан.

«Безнең кияү банктан 300 мең сум кредит алып, бер финанс компаниясенә илтеп бирде. Имеш, 1 млн сум акчаны кабат бирәләр. Имеш, күп кеше шулай баеган. Хәзер бөкересен чыгарып, кредит түли»;

«Безнен дә булды ул финанс пирамидасы белән күңелсез тәҗрибәбез. Әле бер генә тапкыр да түгел. Без дә эшләмичә, җиңел генә акча алып ятмакчы идек. Кредит алдык. Ярый әле банк 50 мең генә бирде. Ә күпме танышларым миллионлаган кредитлар алып, шунда салдылар. Без салган акчаның 20 процентын да кайтара алмадык», — дип язалар. 

 Комментарийларның күп өлеше Азатның үз менеджерларыннан килгән. 

«Кешенен наданлыгына аптырарсың. Сез бит даруханәгә кереп, дару, кибеткә кереп, азык-төлек аласыз. Алар да шул ук пирамида инде. Гөмбә кебек үсеп кенә торалар. Кеше аларга керми тормый бит. Ник баетасыз ул кибетләрне. 

«Әле ярый сезнең компания килеп чыкты юлыма. Пандемия вакытында, ирем эшсез калды. Ачтан үлмәскә, айлык чыгымнарны капларга челтәрле бизнес булышты. Хәләл малга бернәрсә дә җитми инде», — дигәннәр. 

«Челтәрле бизнес — ул пирамида! Ә сез беләсезме, Ислам дине дә пирамида! Икесендә дә кеше чакырсаң, яхшы була. Челтәрледә кешегә мөмкинлек биреп, яхшы продуктлар белән кулланырга өйрәткән өчен компания акча түли, ә Исламда кешене намазга чакырып, дингә өйрәткән өчен савап була! Килешәсезме?» — дип тә язганнар хәтта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100