Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азов диңгезенә төшеп һәлак булган очучы турында әтисе Самат: «Мин Аллаһка бик рәхмәтле»

news_top_970_100
Азов диңгезенә төшеп һәлак булган очучы турында әтисе Самат: «Мин Аллаһка бик рәхмәтле»
Тимур гаиләдә бердәнбер бала булган

Россия Кораллы Көчләре штурм эскадрильясының 27 яшьлек командиры Тимур Хисмәтуллин белән Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә хушлаштылар. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Тимур Хисмәтуллин 17 июльдә Ейсктан ерак түгел, Азов диңгезе өстендә өйрәнү очышы вакытында һәлак булды. Аның самолетының ике двигателе дә берьюлы сафтан чыга. Самолет шәһәр өстенә төшмәсен өчен, ул очкычны читкәрәк алып китеп, катапульта ясаган. Аның аяклары сынды, һәм ул батып үлде.

Фаҗига Тимур Краснодар краена килеп, 3 атна узгач булды. Аны «срочный» хезмәт узган җиреннән – Забайкалье краеннан командировка җибәргән булганнар.

Фото: © «ЮВТ 24» телеканалы

«Аның бөтен тормыш юлы Ватанга хезмәт итү, хәрби бурычны үтәү белән бәйле булды. Ул бу бурычны намус белән үтәде, һәм без аңа тугрылыгы, батырлыгы, куркусыз булуы өчен рәхмәтле. Тимур һәм аның хезмәттәшләре аркасында, без тыныч күк йөзенә арый алабыз. Ул Әлмәтнең үсеп килүче буынына үрнәк булачак», – диде Әлмәтнең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Каюмов.

Тимурның кайгыдан бетерешкән әтисе күп сөйләмәде, ул һәрвакыт безнең йөрәкләрдә булачак, диде.

«Ул кыска, әмма лаеклы гомер юлы узды. Чын ир-ат булып китте. Мин Аллаһка аның өчен бик рәхмәтле. Ул һәрвакыт безнең йөрәкләрдә булачак, мәңгелек дан сиңа, Тимур», – диде әтисе.

Фото: © ЮВТ 24 телеканалы

Владимир Путин указы нигезендә, Тимур Хисмәтуллин, үлеменнән соң, батырлык һәм фидакарьлек өчен Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бүләкне аның хатынына һәм әти-әнисенә тапшырдылар.

Тимур 2014 елда Әлмәтнең 17нче мәктәбен тәмамлаган. Мәктәпнең социаль челтәрдәге битендә аның истәлегенә пост урнаштырганнар.

Герой белән хушлашуда мәктәп директоры Эльза Смирнова да бар иде, ул хисләрен һәм күз яшьләрен тыеп тора алмады.

«Ул килсә, без озак – өчәр, дүртәр сәгать сөйләшеп утыра идек. Кайбер кешеләргә, чыгарылыш укучыларына яратулы һәм җылы мөнәсәбәттә буласың. Тимур шундыйлардан иде. Без аны чыдамлыгы һәм холкы өчен, гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлау теләге өчен яратабыз һәм яратачакбыз. Тимур самолетта очарга хыялланды, ул моңа бик озак барды, аның барысы да барып чыккач, без бик сөендек», – диде Эльза Смирнова.

Гражданнар панихидасыннан соң, Рождества Христова храмында отпевание узды. Тимур Хисмәтуллинны шәһәрдәге бер зиратта Геройлар аллеясендә җирләделәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100