Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатыны тол калды...»: Су-25 очкычында һәлак булган Тимур Хисмәтуллины Әлмәттә җирлиләр

news_top_970_100
«Хатыны тол калды...»: Су-25 очкычында һәлак булган Тимур Хисмәтуллины Әлмәттә җирлиләр

17 июльдә Краснодар краеның Ейск шәһәрендә Су-25 штурмовигы һәлакәткә очрап, диңгезгә килеп төште. Очкыч күнекмәләр ясаган булган. Һәлакәт сәбәбе – двигателе туктау. Пилот катапульта ясый, әмма биеклек аз булу сәбәпле, исән-имин котыла алмый – аякларын сындыра, парашют бауларында чуала һәм бата. Аны коткырырга тырышып карыйлар, тик ул һәлак була.

Пилот – Әлмәттән 27 яшьлек Хисмәтуллин Тимур Самат улы.

Фаҗигане пляжда ял итүчеләр күрә, ә самолет һәлакәте видеога эләгә. Видеодан аңлашылганча, ял итүчеләр, никтер, моның фаҗига икәнен һәм очучыны тизрәк коткарырга кирәк икәнлеген дә аңламый. Шул сәбәпле, кайбер блогерлар ял итүчеләрне кискен тәнкыйтькә тотты.

Тимур Әлмәттә туган. Ул 17нче мәктәптә белем алган һәм аны 2014 елда тәмамлаган.

«Интертат» Тимур Хисмәтуллинның якыннары белән элемтәгә чыкты. Тимурны иртәгә Әлмәттә җирлиләр, шул сәбәпле, әнисе Анна Хисмәтуллина сөйләшә алмавын әйтте, кыска комментарий белән генә чикләнде. Ул Тимурның хатыны тол калганын әйтте.

«Минем улым – офицер, авиация эскадрильясының өлкән очучысы, гвардия өлкән лейтенанты», – диде ул.

Тимурның хатыны Диана Хисмәтуллина да әлегә берни сөйли алмавын әйтте.

17нче мәктәпнең директоры Эльза Смирнова һәм тәрбия эше буенча урынбасары Гөлнара Гордюнина Тимурның уку йортында гел көтелгән кадерле кунак булуын әйттеләр.

«Тренировка очышы вакытында безнең мәктәпнең иң батыр, иң нык, иң игелекле һәм ачык йөзле чыгарылыш укучыларының берсе – Тимур Хисмәтуллин һәлак булды. Тимур мәңгегә безнең горурлыгыбыз һәм күп кенә егетләр өчен үрнәк булып калачак!

Тимур мәктәптә еш һәм гел көтелгән кунак иде. Елмаючан, игелекле һәм мәктәп укытучыларына, хезмәткәрләренә бик игътибарлы иде. Күп еллар дәвамында 9 Май парадында катнашучы мәктәп балаларының сак төркеме командиры булды. Спортны ярата иде һәм барлык мәктәп эшләрендә актив катнаша иде. Кайгырабыз! Хәтерлибез!» – дип сөйләде алар.

Социаль челтәрләрдә Тимур Хисмәтуллин турында язалар:

«Аңа карыйм да, тамакка төер тыгыла – шулкадәр аз гына яшәп калган...»;

«Бер ишегалдында үстек, бергә урамнарда йөрдек, кыю егет иде»;

«Коткарырга кирәк иде, видео төшерергә түгел. Ярда бит көймәләр, катерлар булган»;

«Кайчан бетәр икән инде бу? Әниләрнең чәчләре агара, хатыннар елый, балалар ятим кала...»;

«Нинди матур егет. Бик кызганыч»;
«Яткан җирең оҗмах булсын, балакаем».

Тимур Хисмәтуллинны соңгы юлга озату 22 июль көне сәгать 10.00да Әлмәтнең Яшьләр үзәгенең актлар залында узачак. Панихида – Яшьләр үзәге янындагы чиркәүдә. Тимур Хисмәтуллинны Дан Аллеясында җирлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100