Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азнакайда Элвин Грей концертын өзүдә гаеплəнүче ачыкланды

Азнакайда Элвин Грей концертын өзүдә гаеплəнүче ачыкланды

news_top_970_100
Азнакайда Элвин Грей концертын өзүдә гаеплəнүче ачыкланды
Элвин Грейның Азнакай мәдәният йортында узган концертыннан 500 кешене эвакуацияләгәннәр дип язган идек.

Билгесез номердан бинада шартлаткыч матдə барлыгы, тиздəн шартлау булачагы турында янау сүзлəре килеп ирешə. "Без шунда ук Эчке Эшлəр Министрлыгына мөрəҗəгать иттек, барлык мəгълүматны җиткердек. Идарə органнары тиз арада эшкə кереште: өч минут эчендə экипаж килеп җитте, бинадагы барлык халык та эвакуациялəнде, гаепле кешене тоттылар. Министрлык мəгълүматлары буенча, билгесез номерның хуҗасы психологик диспансерда исəптə торган кеше булып чыкты.

Тикшерү эшлəре булачак. Хокук бозучының опекуннары административ җавап тотачак.

Эчке Эшлəр идарəсе хезмəткəрлəренең əлеге ситуацияне тиз арада хəл иткəннəре өчен рəхмəтебезне белдерəбез. Килеп чыккан уңайсызлыклар өчен тамашачылардан гафу сорыйбыз", - дип сөйлəде "Элвин Грей" лейблының башкаручы директоры Семён Прошко.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100