Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Барысы да паникада!" Элвин Грейның Азнакайдагы концертыннан 500 кешене эвакуацияләгәннәр

"Барысы да паникада!" Элвин Грейның Азнакайдагы концертыннан 500 кешене эвакуацияләгәннәр

news_top_970_100
"Барысы да паникада!" Элвин Грейның Азнакайдагы концертыннан 500 кешене эвакуацияләгәннәр
Элвин Грейның Азнакай мәдәният йортында узган концертыннан 500 кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта "Татар-информ"га концерттагы кешеләр хәбәр итте.

Концерт башлангач, 20.30 сәгатьтә мәдәният йортында бомба бар дип шалтыратканнар. Экстрен хезмәтләр килеп, кешеләрне урамга эвакуацияләгән. Бинаны кинологлар тикшергән. Концертка килүчеләрне кайтарып җибәргәннәр.

"Безнең барыбызны да өстәмә ишектән эвакуацияләделәр. Этләр кертеп җибәрделәр. Дөрес мәгълүматмы-юкмы, белмибез. 

Беренче тапкыр шундый хәл. Концертны туктаттылар да бөтен зал урамга йөгереп чыкты. 

Барысы да паникада, барысы да машиналарга утырып кайттылар. Барысы да әйбәт булыр дип өметләнәм. Менә шулай да була икән", - ди Радик Юльякшин үзе.

Ул концерт залын тикшергән полицейскийларны да төшереп алган.








Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100