Азнакайда Марсель Галиев музее ачылды: «Музей дигәч тә, борынгы экспонатлар түгел»
Мәдәни күзәтүчебез Рузилә Мөхәммәтова язучылар делегациясе белән Азнакайда Марсель Галиевның музее-иҗат лабораториясе ачылу тантанасында булып кайтты. Хәбәрчебез репортажын тәкъдим итәбез.

Азнакайда әдәби мирасханә – Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевның иҗат лабораториясе-музее ачылды. Музей Азнакайның 1 нче мәктәбендә оештырылган, чөнки заманында биредә югары классларда (1960-1964 елларда) язучы үзе укыган.
- Татарстан мәктәпләрендә язучыларның әдәби музейлары оештырылуы табигый хәлгә әверелеп бара. Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылы мәктәбендә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин музее эшли. Казанның 155 нче гимназиясендә Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттах музее ачылды. Кама Тамагы район үзәгендә дә, Мәрәтхуҗа авылында да Туфан Миңнуллин музее эшли. Казанның «Адымнар» полилингваль мәктәбендә Аяз Гыйләҗев музее бар. Бу – тулы исемлек түгел, әлбәттә.
Белмим, язучының әдәби музее аның катнашы булмаган мәктәптә ачылуы ни дәрәҗәдә дөрестер, ә менә язучы үзе укыган яки, мәсәлән, укыткан мәктәптә ачылса, бу – бик матур күренеш, әлбәттә.
Музей ачылу тантанасына Казаннан зур делегация булып килдек. Марсель Галиев белән бергә Казаннан халык язучылары Рабит Батулла, Нәбирә Гыйматдинова, халык шагыйре Газинур Морат, күренекле язучылар Вахит Имамов, Мансур Гыйләҗев, Шәмсия Җиһангирова, Рәдиф Сәгъди кайткан иде. Язучылар делегациясен Берлекнең иҗат эшләре буенча урынбасары Дания Нәгыйм җитәкләде. Азнакайга шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин һәм аның белән шагыйрь Данис Хәйруллин, Лилия Гыйбадуллина, Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр һәм аның белән шагыйрәләр Резеда Хәертдинова, Нәфисә Сабирҗанова килде.
Әлеге чарага «Казан утлары» журналы десанты – баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, проза бүлеге мөхәррире Рафис Корбан һәм яшь шагыйрә, журнал хезмәткәре Алинә Хәбибуллина да килеп төште.
Азнакай өчен Марсель Галиевның иҗат лабораториясе-музее ачылуы бер тантана белән генә чикләнмичә, «Азнакайда татар әдәбияты көннәре» дип аталган тыгыз программалы зур чарага әверелде. Азнакайда татар әдәбияты көннәре кысаларында Марсель Галиевның иҗат лабораториясе-музее ачылдымы, әллә музей ачылу тантанасы Азнакайда татар әдәбияты көннәре булып киңәйдеме – мөһим түгел. Иң мөһиме – музей ачылды.
ххх
Мәктәп кунакларны кызыклы композиция белән каршы алды. Марсель Галиевның балачак һәм үсмерчак фоторәсемнәре мәктәп укучылары тарафыннан җанландырылган иде, дөресрәге, балалар шушы фотоны кабатлап катып калганнар. И ошады безгә бу идея, әлеге композицияне тегеләй дә, болай да төшердек. Аннары, ялына-ялына, Марсель абыйның үзен дә утыртып төшердек. Безне әлеге композицияләрдән көчкә аерып алып, залга кертеп утырттылар. Залда әлеге музей ачылу тантанасының кереш өлеше булган кичә көтә иде.
«Кунак итәргә яратабыз – күрсәтерлек эшләребез күп...»
Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин: «Бүген үзебезнең хөрмәтле язучыбыз Марсель Баян улына музей ачабыз. Без аңа бик зур рәхмәтле – ул хөрмәтле якташыбыз, шәһәребезнең һәм районыбызның мактаулы гражданины. Ул Сабантуйларында, Чатыр тау җыенында һәрвакыт кайта – бик зур рәхмәт! Без сезнең белән горурланабыз. Бирегә республиканың иң зур язучылары килгән. Сез безнең кунакларыбыз – безне һәм Марсель Баян улын хөрмәт итеп килүегез өчен рәхмәт! Әнәс Исхаков (1992-2005 елларда Азнакай районы һәм шәһәре администрациясе башлыгы) вакытында да язучылар гел килә иде. Соңгы арада килүегез сирәгәйгән иде, килегез! Кунак итәргә яратабыз – күрсәтерлек эшләребез күп...»
Язучылар делегациясен Азнакай районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев озатып йөрде. Мөгаен, музей күрке булачак «Олпат шагыйрь» дигән сүзләр чигелгән бәрхет түбәтәйне дә шагыйрьгә ул тапшырды.
«Элемтәләр өзелмәсен иде. Халык язучылар белән очрашуга сусаган»
Азнакай районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев: «Хөрмәтле язучыларыбыз, хөрмәтле кунакларыбыз, кадерле ветераннарыбыз! Бүген бездә зур бәйрәм. Бу – шигырь бәйрәме генә дә, кемнеңдер юбилее гына да түгел, бәлки, бу – тарихи бәйрәмдер. Бүген районыбызның шәрәфле шәхесе Марсель Галиевның тарихи бәйрәме. Ул укыган мәктәптә аның иҗатына багышланган ядкәрханә – музей ачыла. Бу – Азнакай өчен тарихи вакыйга.
Азнакай – талантлы район. Бу хакта озак еллар җитәкчебез булган Әнәс Исхаков та әйтә иде. Минтимер Шәймиевның да: «Азнакай – ул Азнакай инде», – дигән сүзләре бар. Без Азнакаебыз белән горурланабыз.
Язучыларыбызга чын күңелемнән рәхмәт әйтәсебез килә. Марсель Галиевны һәм Азнакайны хөрмәт итеп, шушы җиргә аяк бастыгыз. Элемтәләр өзелмәсен иде. Халык язучылар белән очрашуга сусаган. Элек кырыгар язучы килә, өчәр-дүртәр көнгә килә, Азнакай гөрләп тора иде. Бәлки, үзебезнең дә вакыт җитмидер. Шуларны кабатлыйсы килә, күңелебез шуны сорый. Шушы кыска гомеребездә илаһи дөньяга кереп чумып яшәргә дә яшәргә иде!»
Азнакай – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың иҗат эшләре буенча урынбасары Дания Нәгыймнең беренче зур командировкасы. Алты Тукай премиясе лауреаты булган делегацияне җитәкләп алып чыгып кит әле – бер дә уен эш түгел. Көйлисен көйләп, сөйлисен сөйләп, чөйлисен чөйләп, дигәндәй…
«Бүген ачылачак музейдан кеше өзелмәсен иде»
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Дания Нәгыйм: «Азнакай халкы искиткеч, ул талантлы кешеләргә бай. Аның берсе – Марсель Галиев. Ике көн дәвамында без рәхәтләнеп кунак булдык, очрашуларда күңелебезгә илһам алып йөрибез. Оештыручыларга рәхмәт! Бүген Азнакай җиренә язучыларның «иң-иң»нәре килде.
Язучыны дөнья күләмендә танырга, ләкин туган ягында олыламаска мөмкиннәр. Сез Марсель Галиевны олылыйсыз – бу аның өчен иң зур бүләктер.
Марсель Галиев – ул барыбызга да Чатыр тауны таныткан кеше. Аның әсәрләрен укыган кеше буларак, минем дә, башка китап яратучыларның да Чатыр тауга менеп карыйсы килә.
Марсель абый сүзен аз-азлап кына әйтеп сөйләшә, ул исәнләшеп кенә узса да, башың күккә тия, аның дәшми торуында да олы мәгънә ята. Ул – татар сүзен зур дәрәҗәгә күтәргән кеше. Аның китаплары барыбызның да өстәлендә ятарга тиеш. Безгә аларны өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Аның сүзләре белән татар телебезне саклап кала алачакбыз. Бүген ачылачак музейдан кеше өзелмәсен иде. Марсель абыебызны зурлап яшик!»
Азнакайның 1 нче мәктәбендә Марсель Галиев музее-иҗат лабораториясе ачылу тантанасында чыгыш ясыйсы килгән кешеләрнең хисабы-чуты юк иде. Биредә кайбер чыгышларны гына тәкъдим итәм.
Нәбирә Гыйматдинова: «Беләсезме икән – мин «Азат хатын» («Сөембикә») журналының баш мөхәррире булган, «Ак калфак» оешмасын оештырган Роза Туфитуллова турында китап язган идем. Ул югары классларны Азнакайда укый. Кем белән бер сыйныфта дисез? Марсель Галиев белән бер сыйныфта укый. Роза – Аксубай кызы, мишәр. Бик актив дип, моны мәктәпнең комсомол секретаре итеп сайлап куялар. Бу сыйныфта нинди генә чара узса да, бөтенесе тыңлый, бер Марсель генә буйсынмый. Розаның мишәрчә сөйләгәненнән дә гел Марсель көлә. Роза апа әйтә: «Марсельне буйсындыра алмадым», – ди. Ул дәрестә Бөек Ватан сугышы чорындагы «Молодая гвардия» катнашучыларының сурәтен ясап утырган. Роза апа аны талантлы рәссам булыр дип уйлаган, язучы булыр дип, күз алдына да китермәгән. Монда килер алдыннан Роза апа белән сөйләштем. Ул бик күп сәламнәрен әйтеп җибәрде. Ул бүгенге көндә сине рәссам буларак түгел, татарның бөек язучы буларак тануын әйтте. Азнакайдан гына шундый кешеләр чыга ала».
Шәмсия Җиһангирова: «Марсель үзенең кунакларын бик сайлап кына җыя. Шушы кунаклар арасында булуым – бик зур дәрәҗә. Марсель белән 1969 елда бер группада укый башлаган идек. Без мәктәпне тәмамлаган, Марсель тормыш мәктәбе үтеп килгән. Ул безнең белән укып бетермичә, югарырак үрмәләде – Мәскәүгә Югары әдәби курсларга китеп барды. Университетта укыганда бик кәттә киенә иде...»
Газинур Морат: «Марсель Галиев – татар сынлы сүзенең алтын тәхетендә утыра торган бик тә сирәк әдипләребезнең берсе. Ул әдәбиятның бөтен жанрларында да үзен иркен тота. Ул – бөек шагыйрь һәм бөек прозаик, аңа «бөек» сүзе шулкадәр ятып тора – аның кушаматы да «бөек».
Әдәбиятта гел күңелдә булган 3 әдип бар: берсе – барыбызның да остазы Мөхәммәт Мәһдиев – әсәрләрендә кечкенә генә Гөберчәк авылындагы бөтен кешеләрдән Сократ ясап бетерде, чынлыкта алай ук булмаса да; Роберт Миңнуллин – Сөн елгасыннан диңгез ясады, гәрчә Сөннең тирәнлеге тездән генә булса да; Марсель Галиев Чатыртауны татарның Эвересты итте – тауның түбәсе күккә тиеп тора кебек. Чатыртау Азнакайның брендына әверелде. Марсель Галиев тауны биеккә күтәреп, исемен күтәрде. Язучы үзенең туган ягын күтәрсә, көннәрнең берендә аны туган ягы күтәрә».
Ниһаять, олпат шагыйрь үзе сүз алды.
Марсель Галиев: «Сез, музей дигәч, аны борынгы экспонатлар куелган урын дип уйламагыз, андый классик музей түгел. Мин аны әдәбият дәресе укытыла торган класс кебек күз алдына китерәм. Музей турында сүз чыккач уйлана башладым – күпме әйбер югалган бит авылда. Батулланың Чыршы авылындагы музеенда нәрсә генә юк! Бөтен борынгы әйберләр бар. Чөнки Батулла алга карап эш итте ул. Актанышта Вахит Имамовның тарих классын күргәнем бар. Кукмарада Газинур Моратныкы бар. Равил Фәйзуллинныкын Балык Бистәсе районында профессиональ музей ясаучылар төзегән. Буада Ренат Харисныкы бар.
Кунакларны музей бүлмәсенә чакырыр алдыннан, әлеге музейны төзүгә фатиха биргән район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗевка, мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗевага, мәктәп директоры Дамир Фәттаховка, оештыру мәшәкатен үз җилкәләрендә күтәргән журналист Расиха Фәизова һәм педагог-китапханәче Рәмзия Кашаповага зур рәхмәтләр әйтәсем килә.
Миңа матур сүзләр әйттегез – рәхмәт! Артык та булды, мин аңа күнекмәгән. Музей озак яшәсен, аны тагын да баетыйк. Мәктәптә балалар артсын. Югыйсә, бер әдәби музей ясаганнар, ә мәктәптә 22 бала, ди. Биредә 400дән артык бала укый икән – мәктәпнең перспективасы бар».
ххх
Ниһаять, бик күп матур чыгышлар белән нурланып, музей кабинетына күтәрелдек. Фойеның иркен мәйданчыклы урыны аша үтеп, үткәндә Марсель аганың Алтай циклыннан булган сәнгать әсәренә тиң фоторәсемнәренә сокланып, музей ишекләре янына килеп бастык. Тасманы ике Марсель – Марсель Галиев белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин кисте.
«Без бу музейны тикмәгә генә «иҗат лабораториясе» дип атамадык. Чөнки монда үзәктә – туган тел язмышы, укучыларның туган телгә хөрмәтен һәм горурлык хисен арттыруда бу музей зур роль уйнар, дигән өметебез бар. музейның эшчәнлеген һәм юнәлешен Марсель Галиев үзе билгеләде», – дип таныштырды педагог-китапханәче Рәмзия Кашапова. Ул музейның язучы белән берлектә оештырылуын ассызыклады.
Иркен кабинет. Түрдә – экран. Менә Марсель Галиевның тау-кыялар янында төшкән фотосы: «Исемсез килдек дөньяга Исем алып китәргә!» дип язылган. Менә якташ-каләмдәшләренең китаплары тезелгән киштәләр. Әлбәттә, үз китаплары һәм төзегән китаплары. Язу машинкасы, кульязмалары... Юк инде, мин бу мирасханәдә булган экспонатларны сүз белән тасвирлап чыгарга җыенмыйм да, булдыра да алмыйм.
«Сез канәгатьме?» – дип сорадым кайтканда Марсель абыйдан. «Рәмзиягә рәхмәт инде – беренче көннән үк ныклап тотынды. Һәр экспонатка аның кул җылысы, күз нуры һәм сулышы кергән. Музейны оештыруда күп кешенең катнашы бар – барысына да рәхмәт. Әмма бөтенесен үзе аша үткәрә торган бер хуҗа була бит – Рәмзия Кашапова шушы кеше иде инде», – диде язучы.
Шулай итеп, Азнакайның мәдәни картасына тагын бер нокта өстәлде – халык шагыйре Марсель Галиевның иҗат лабораториясе.
- Әдәби мирасханә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү һәм гомуми белем бирү оешмаларының Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм максатыннан оештырылган бәйге» кысаларында 500 мең сум күләмендә грант отып оештырылган.