Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азнакайда әни белән кыз бала янып үлгән: «Сөйкемле, ягымлы сабыйны барыбыз да ярата идек»

news_top_970_100
Азнакайда әни белән кыз бала янып үлгән: «Сөйкемле, ягымлы сабыйны барыбыз да ярата идек»

Кичә Азнакай районы Чалпы авылында бөтен тирә-якны тетрәндергән коточкыч фаҗига була – шәхси йортта янгын чыгып, әниле-кызлы: 1980 елгы Ландыш Хәсәнова белән 2013 елгы Ясминә Залитова һәлак була. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Әни белән бала йоклап ятканда, йорт эчендә янгын чыга. Ләкин, кислород җитмәү сәбәпле, янгын күтәрелеп китми, йорт җиһазлары гына яна. Ана белән бала сөрем газына агуланып үлгәннәр, дип фаразлана.

Гаилә башлыгы Алмаз Залитов Себергә йөреп эшләгән. Олы кызлары Азалия – тумыштан физик мөмкинлекләре чикле бала. Ул Бөгелмәдәге интернат-мәктәптә торып укыган.

Чалпы авылының «ВКонтакте» төркемендә гаиләнең – үрнәк гаилә, ә Ясминәнең бик актив бала булуы турында язганнар.

«Авылыбыз кешеләрен, якыннарын, күрше-тирәләрен тетрәндергән фаҗигале вакыйга корбаннары булган Ландыш Зәлитова һәм аның кызы Ясминәнең урыннары җәннәттә булсын.

Бу авыр кайгы-хәсрәтне кичерергә тормыш иптәше Алмазга һәм якыннарына, Ясминәнең сыйныф җитәкчесенә, сыйныфташларына, дусларына Аллаһ Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен!

Бар җиргә дә өлгер, актив иде Ясминәбез. Үзе сөйкемле, үзе ягымлы сабыйны барыбыз да ярата идек. Сәнгать мәктәбенең фортепиано һәм рәсем бүлеге укучысы, авылыбыз мәдәният йорты үткәргән чараларда актив катнашучы, мәктәп тормышында үзен яхшы яктан гына күрсәткән кызчыгыбыз Ясминә! Сине онытмабыз! Әниең белән урыныгыз җәннәттә булсын, балакаем! Тыныч йокла!» – диелгән анда.

Фото: © https://vk.com/club14488212

Авыл халкы хатынын һәм кече кызын югалткан Алмаз Зәлитовка ярдәм җыю да оештырган.

«Алмаз белән Ландышның олы кызлары Азалия коррекцион мәктәптә укый, колагы ишетми, инвалид. Вафат булган сеңлесе Ясминә белән Азалия бик дус, якыннар иде, җитәкләшеп кенә йөрделәр. Бу бала хәзер әнисез, сеңлесез, ятим калды. Өйләре янды. Ярдәм итергә теләүчеләр шушы номер буенча матди ярдәм күрсәтә ала.

Тамчыдан күл җыела! Ятим балага хәер бирүнең савабы үзегезгә меңе белән кайтыр! Зур югалтулар күргән гаиләгә булдыра алганча ярдәм итик!

Бу фаҗигале төстә вафат булган Ландышның бертуган сеңлесенең номеры – 89375862471 Сбербанк (Лейсан Миннуловна)

Алмазның үз номеры: 89124172511 (Банк «Открытие»)».

Фото: © https://vk.com/club14488212

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100