news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кулы асылынып тора, шаулап кан ага иде» – 12 яшьлек Моратка катлаулы операция ясаганнар

«Тордым да: «Бу төшме әллә?» – дим. Бик елыйсым килде, янымдагы дустым: «Син молодец, кыю, булдырасың, түзәсең», – дип рухландырып торды. Кул асылынып тора иде, авыртуны сизмәдем дә башта», – дип сөйләде безгә Азнакай егете Морат Мәүлетов.

news_top
«Кулы асылынып тора, шаулап кан ага иде» – 12 яшьлек Моратка катлаулы операция ясаганнар
Морат әнисе Рузилә ханым белән. Алар республиканың Азнакай районыннан
Фото: © "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина

Моратка 12 яшь. 25нче сентябрь кичендә аны бәла сагалап торган: велосипедта йөргәндә егылып, чирәм арасында яткан пыяла һәм очлы, үткен тимер аның кул чугын һәм беләзеген суеп керә, беләген дә җәрәхәтли. Сүз уңаеннан әйтим, быелгы яңгырсыз көз имгәнүләр чорын тагын да озайтты шул. Табиблар «сәпит», самокат һәм башкалардан егылып имгәнүчеләр бихисап, дип сөйли.

«Кулны үткен бер нәрсә кисеп керде, кул оеды, тоймый башлады»

Дустым белән таудан төшә идек, арттан һәм алдан машиналар булгач, юл читенә чыктым да, тротуарга менәргә уйладым. Ул вакытта тизлекне күчерергә теләгәндә, велосипедның чылбыры урыныннан чыкты. Төшәм дигәндә, чалбар балагы велосипед утыргычына эләкте дә, егыласымны чамалап, аркага төшим дигән идем – булмады, сул кулыма килеп төштем. Шунда кулны үткен бер нәрсә кисеп керде, кул оеды, тоймый башлады – кулым киселгән, хәтта асылынып тора һәм кан ага.

Тордым да: «Бу төшме әллә?» – дим. Дустыма ашыгыч ярдәм чакырырга дип кычкырам, ул кая шалтыратасын белмәде, югалып калды. Мин башта бер урынга утырдым, аннары тагын икенче урынга күчтем, башта әнигә, аннары «112» номеры буенча коткару хезмәтенә шалтыраттым. Фильмнарда, мультфильмнарда күргәнем бар иде шулай ашыгыч ярдәм чакырганнарын.

Бик елыйсым килде, тик янымдагы дустым: «Син молодец, кыю, булдырасың, түзәсең», – дип рухландырып торды.

Әниләр килеп җитте, миндәге балаклава белән кулымны кысып куйды, өскә күтәрде. Аннары якындагы кибет янына килеп, ашыгыч ярдәм көттек. Табиблар бәйләделәр дә хастаханәгә алып киттеләр. Анда рентген сөяк сынмаганын күрсәтте. Авыртуны баса торган укол ясадылар һәм кулны тектеләр, – дип искә алып сөйләде Морат безгә.

Морат Мәүлетов: «Бик елыйсым килде, тик янымдагы дустым: «Син молодец, кыю, булдырасың, түзәсең», – дип рухландырып торды»

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

«Беренче күргәндә коточкыч куркыныч күренеш иде»

Баланың әнисе Рузилә ханым ул көннәрдә ут йоткан көннәренә «кайтып килде».

Кичен дусты белән велосипедта йөрергә чыгып киткәннәр иде. 40 минут узгандырмы – «Әни, мин егылдым, кулымны сизмим, сындырдым бугай», – ди. Миндә паника башланды инде, тиз генә машинага утырдык да чаптык. Килсәм, кул асылынып тора, шаулап кан ага. Куркып торып булмый, тизрәк чарасын күрергә кирәк иде.

Әле бит мин килгәнче «112»не үзе чакырган – шаккаттым. Тиз генә кулын күтәреп, балаклава белән кыстым. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре перевязка ясадылар, бәхеткә, рентген сынмаган дип күрсәтте. Тектеләр дә җибәрделәр, аннары бераз төзәлгәч, ДРКБга барырга киңәш иттеләр, – дип авыр хатирәләрен яңартты Рузилә апа.

Бу вакытта түзәргә тырышкан ана өйгә кайтуга күз яшьләренә ирек биргән. Баласы өчен сулкылдаган йөрәк кенә чыдасын инде! «Бик борчылдым, сеңерләре өзелгән иде бит, ул чыннан да беренче күргәндә коточкыч куркыныч күренеш иде», – ди ана. Аның сүзләренчә, элек Морат күп тапкырлар егылган булган, тик мондый ук җәрәхәт беренче тапкыр.

Әни йөрәге түзә ди мени инде?! Төзәлгәнен дә көтмичә инде берничә көннән алар Казанга юл тоткан. Таныш-белешләре киңәше буенча Республика балалар клиник хастаханәсенең 1 нче травматология-ортопедия бүлеге мөдире Игорь Цойга мөрәҗәгать иткәннәр.

Республика балалар клиник хастаханәсенең 1нче травматология-ортопедия бүлеге мөдире Игорь Цой

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

«Инвалид булып калмас өчен кулны тернәкләндерергә кирәк»

Табиб карады да: «Җәрәхәт бик тирән, катлаулы операция кирәк, андый операцияне монда ясый алабыз», – диде. 15 октябрьгә билгеләп, Руслан Муллин исемле табиб белән бергә операция ясадылар. Дүрт сәгатькә якын булды ул.

Менә хәзер ноябрьдә – реабилитация. Тулысынча төзәлеп, бармакларга сизгерлек кайтканчы 1,5-2 ел да узарга мөмкин дип кисәттеләр. Улым шулай килеп чыкканга бик үкенә инде, ләкин кире кайтарып булмый, хәзер инде инвалид булып калмас өчен кулны тернәкләндерергә кирәк. Төрле күнегүләр ясап тырышмасак инвалид калу куркынычы бар.

Ахыры хәерле булсын! Төзәлеп беткәч, волейбол, футбол да уйный алачак – шунысы сөендерә. Аллаһка шөкер, бөтен реабилитация бушлай. Табиблар бик кайгыртучан, әйбәт карыйлар, – дип рәхмәтләрен әйтте Рузилә ханым.

Морат гимназиядә 6 нчы сыйныфта укый. Физкультура дәресен, рус телен ярата икән. Хәзер калган темаларны каникулда мөстәкыйль үзләштерергә туры килә аңа. Алга таба да әле читтән торып укыячак.

Яраткан шөгыльләре дә күп – балык тотарга ярата, техника сүтеп җыярга да бик хирыс. «Үскәч, табиб булырмын дип уйлыйм, хирург буласым килә», – ди Морат.

Лего җыя инде. Монда хастаханәдә дә бер кулы белән җыеп ята. Күрше палатадан да бер малай белән икәү җыялар, икесе дә «бер куллы».

Морат өчен барыбыз да бик борчылабыз. 21 яшьлек олы апасы да, әби-бабалары да кайгыра. Туганнар, дуслар көн саен шалтыратып хәлен белешәләр, тәмле әйберләр алып киләләр. Рәхмәт барысына да! – ди Рузилә апа.

«Аяк тиресе нервын алып, аны кул чугына күчереп утыртырга туры килде»

Табиб Игорь Цой әйтүенчә, бу очракның авырлыгы – нервларга бик зыян килүдә.

Кул чугы, беләге тирән җәрәхәтләнгән, кан тамырлары, терсәк нервлары, кул бармакларының буын өлешләре бик зыян күргән иде. Бу операциянең катлаулылыгы шунда: бармак сеңерләрен, нервларны тулысынча тиз арада торгызып булмый, «критик зонадагы җәрәхәт» дип атыйбыз моны.

Игорь Цой: «Хәрәкәтчәнлекне, сизгерлекне кайтару өчен, аяк тиресе нервын алып, аны кул чугына күчереп утыртырга туры килде»

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Тегеп кую гына түгел, мондый очракларда тукымалар бик зарарлангач, дефект барлыкка киә, бу очракта ул куыш урын 10 см тирәсе иде. Шуңа безгә хәрәкәтчәнлекне, сизгерлекне кайтару өчен, аяк тиресе нервын алып, аны кул чугына күчереп утыртырга туры килде. Аутонерв пластика дип атала бу. Сеңерләре дә тоташтырып тегелде.

Без заманча микроскоп кулланып, заманча микрохирургия кораллары ярдәмендә моны ДРКБ шартларында эшли алабыз. Элек бу операция тиешле дәрәҗәдә башкарылмаган, хәзер чыннан да югары дәрәҗәдә үткәрә алабыз.

Мондый травмада кул чугы функциясен югалту, инвалидизация куркынычы зур. Моратка бу янамас дип ышанабыз, фаразлар яхшы. Тире җөйләре төзәлгәч, реабилитациягә күчерәбез.

Аяк нервлары сизгерлеге дә 1-3 ел дәвамында кире кайтырга тиеш. Тулысынча тернәкләнгәнче, әлбәттә, физик активлык рөхсәт ителми, – дип аңлатты травматолог-ортопед.

Ул җәй көне дә травматологлар өчен бик кызу чор булуын искә алды. «Без эштә чак исән калабыз дияргә була. Каникуллар чорында күп бала ата-ана игътибарыннан читтә була, кызганыч, югары тизлек имгәнүләргә китерә. Менә хәзер дә көзге каникуллар чоры. Әти-әниләргә: «Балаларны күзәтеп торыгыз», – дип әйтәбез», – дип киңәш бирде Игорь Цой.

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар