Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Зыятдиновның балалары: “Без бөтенебез татар халкының эшен дәвам итсәк, әти бик шатланыр иде”

Бүген татар җәмәгатьчелеге республиканың танылган химигы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, галим Азат Зыятдиновны соңгы юлга озатты. Татарстан Фәннәр академиясендә матәм чарасы тәмамлангач, мәрхүмнең кызы Гөлнара ханым белән аралаштык.

news_top_970_100
Азат Зыятдиновның балалары: “Без бөтенебез татар халкының эшен дәвам итсәк, әти бик шатланыр иде”

Гөлнара ханым, әтиегез гел эш, милләт дип янып-көеп йөргән кеше. Гаиләгә вакыты калдымы соң аның? Нинди әти булды ул сезнең өчен?

– Ул иң әйбәт әти иде. Кечкенәдән әтинең җилкәсендә патша кызы кебек утырып йөри идем. Ул гел безнең белән булды, бер эштә эшләсә дә, ике эштә эшләсә дә, - дип Гөлнара ханым Азат Зыятдиновның бик гаилә җанлы булуын билгеләп узды. – Кечкенә чакта безне Сыркыдыга да алып барды. Шимбә-ял көннәрендә урманнарга алып бара иде, агачларны, кошларны аңлатып сөйли иде, бик табигать җанлы иде. Аннары балаларны бик яратты, балалар күп булсын дип теләде. Оныклары тугач, бик сөенде. Кызым бер ел элек кияүгә чыккач та, аннан берничә тапкыр “Уйламыйсызмы әле, бәбәй алып кайтмыйсызмы әле” дип сораган булган. 

– Бүген Азат Зыятдиновның күңеле белән яшьләргә тартылуы турында сүзләр булды...

– Әйе, әти балаларны, яшьләрне бик яратты.  Очрашуларга күп йөри иде, ә соңгы елларында “мин мәктәпләргә барам” дип әйтә иде. “Олылар белән утырып ни мәгънә, минем балаларга аңлатасым килә” дип әйтә торган иде, чөнки ул бик бала җанлы иде. Мин бик бәхетле. Мин белмим: андый әтиләр бармы икән тагын?

– Нәселегездә Азат Зыятдиновның эшен дәвам итүчеләр бармы?

–Безнең гаиләдә химиклар күп, энем дә химик. Үзем химик булмасам да, шул ук “Түбән Кама нефтехим”да күп еллар эшләдем. Хәзер кызым Бану мәктәптә химия укыта. Мәскәүдә Мәскәү дәүләт университетын тәмамлады, хәзер мәктәптә химияне бик яратып укыта. Иншаллаһ, әтиемнең эшләрен дәвам итәрбез.

Гөлнара ханым һәм Азат Зыятдиновның улы Нариман матәм чарасында да әтиләре турында җылы сүзләре белән чыгыш ясады. “Безнең әтиебез менә дигән әти, менә дигән ир, менә дигән бабай. Ул безгә һәрвакыт маяк булды, без аннан үрнәк алып яшәдек. Гомеренең һәр мизгелендә ул халкым, туганнарым, авылдашларым дип янды, туган илем, Татарстан дип яшәде. Күп илләр гизде, тик иң яраткан җире Таузар Иле иде. Бүген дә аны Таузарына алып кайтабыз. “Мин Азат кызы” дип әйтү миңа җаныма шулкадәр рәхәтлек бирә”, - ди Гөлнара ханым.

Нариман Зыятдинов әтисенең татар халкының, туган авылының чын патриоты булганын, яшьләрне бик яратуын, аларга юл ярырга булышуын билгеләп узды. “Түбән Каманы бик ярата иде, анда 40 ел гомерен үткәреп, аның милли тормышында да катнашты. Бу хакта миңа да күп сөйли иде. Әтинең эшләп бетермәгән эшләре дә күп. Минем өстемдә – шуларны тәмамлау. Әтием зур китап яза башлаган иде, күбесе язылган, әмма без аны язып бетерергә вәгъдә бирәбез. Без бөтенебез татар халкының эшен дәвам итсәк, әтием аңа бик шатланыр иде”, - диде Нариман.

Азат Зыятдинов 1939 елда Балтач районы Таузар (Таузар Иле) авылында туган. Казан авиация институтын тәмамлый, "Түбән Кама Нефтехим" берләшмәсендә эшли. Мәскәү химия-технология институтының аспирантурасында укый, "Математик модульләштерү ысуллары нигезендә нефтехимия каталитик процессларын интенсивлаштыру" темасына диссертация яклап, техник фәннәр докторы дәрәҗәсен ала. Ул - 150дән артык фәнни хезмәт һәм ачышлар авторы. Татарстан Республикасының атказанган химигы.

Азат Зыятдинов танылган җәмәгать эшлеклесе дә иде. 1990 елда Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты, Татарстан Республикасы дәүләт суверенитеты турында декларацияне әзерләүдә актив катнашкан сәясәтчеләрнең берсе булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100