Азат Зарипов: «Агымга каршы күп йөзеп карадым инде. Хәзер рәхәтлек алып кына яшим»
Татарстанның атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, режиссер, актер Азат Зарипов белән хәбәрчебез әңгәмәсе.
Театраль тамашачы өчен Азат Зарипов режиссер булса, телевизор караучы тамашачы аны «Ялгыз тәкәрлек» дигән популяр сериал аша белергә мөмкин, талымлырак тамашачы Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Зөләйха» фильмындагы рухани ролен искә төшерер. Студентлары өчен ул - Азат Әнәсович. Кем ул чынбарлыкта Азат Зарипов?
Азат, сине беренче чиратта кем дип атыйк?
Беренче чиратта үземне мөгаллим дип саныйм. Чөнки Казан дәүләт мәдәният институтында 21 ел укытам. Икенче чиратта мин режиссер: спектакльләр, төрле кичәләр куярга яратам. Соңгы вакытта милли йолаларны сәхнәләштерә башладым. Быел студентлар белән бер татар йоласын, бер рус йоласын куябыз. Үз театрым булмагач, спектакль куярга бик чакырып тормыйлар, шуңа нигездә үзебездә куям инде. Спектакль куярга яратам мин. Хобби инде. Мин яшь чакта яшь режиссерларга игътибар юк иде, алар өчен ниндидер проектлар булмады. Катнашкан булыр идем. Хәзер генә яшьләр басты.
Театрларың булган чаклар да бар иде.
Ике генә театр инде: Кариев театры һәм Буа театры.
Алардан китү сәбәпләрең җитдиме?
Кариев театрында Фәрит абый Хәбибуллинның театр-студиясе вакытыннан бирле эшләдем. Аннан мине җибәрделәр дисәң дә була: контрактны озайтмадылар…
Ни өчен?
Сәбәбен әйтмәделәр. 2003 елда Щукин исемендәге югары театр мәктәбен тәмамлап, диплом алып кына кайткан идем. Июльдә диплом алып кайттым, 1 августта кудылар.
Кем куды? Сәбәбен сорадыңмы?
Ренат Әюпов белән Роберт Мортазин эшләгән вакыт иде. Сорадым. Сорап, Мәдәният министрлыгына кадәр бардым. «Дворник итеп булса да калдырыгыз», - дидем. «Бу театрның үз эше», - диделәр. Калдырмадылар.
Театрың булмаса да, режиссер буларак, шактый театрларда спектакльләр куйдың дип беләм.
Укытучыбыз Наил Дунаев безне үзешчән режиссёр булмый дип өйрәтте. Дамир Сираҗиев депутатлыкка киткәч, безнең курсны ул укытып бетерде. Әйе, театрым булмаса да, профессиональ театрда куелган 25ләп спектаклем бар. Күбесе балалар спектакле. 2003 елда куелган «Килмешәк» спектакле Кариев театрында әле дә бара иде. Буада, ТЮЗда, Әлмәттә куйдым. Былтыр Минзәләдә куя башлаган идем, куеп бетерә алмадым.
Ничек инде?
Аны бер режиссёр килеп куйган да, акчасын алып киткән. Ләкин ул карарлык әзер спектакль түгел иде. Куеп бетерергә Роберт Шәймәрданов мине чакырды. Августта барып эшләдем мин аны, әмма актерлар булмагач, кайтып киттем. Октябрьдә килергә тиеш идем, ковид белән авырып килә алмадым. Буш калган «тәрәзәгә» Тимур Куловны чакырдылар да, ул «Җәмилә»не куеп китте. Шулай калды инде…
Сүз Зиннур Хөснияр пьесасы буенча Шахов куя башлаган спектакль турында бара булса кирәк. Ә акчасы?
Спектакль куйганда акчага икенчел итеп карыйм. Миңа үземне күрсәтергә кирәк. Акчаны үзеңне күрсәткәннән соң гына ала башлыйсың.
25 спектакль куеп күрсәткәнсеңдер инде.
Аларның күбесен кем күрде дип беләсең?
Синең театрлар өчен гонорар бәяң юкмы?
Юк. Бер директор белән дә сатулашканым юк.
Сиңа акча кирәкмиме?
Минем төп эшем бар — 1999 елдан бирле Мәдәният институтында укытам. Туйлар, юбилейлар үткәрәм, төрле кичәләр ясыйм. Анда минем төгәл бәям бар. Ә монысы җаным-тәнем өчен дигәндәй… Чакыралар икән, барам да эшлим. Эшләгәч, карагыз һәм бәяләгез.
Театрга чакырсалар, барлык шабашкаларыңны ташлап, йөгереп киләсеңме?
Киләм.
Теләсә нинди пьесаны куясыңмы?
Куя алам. Ләкин аны халык, труппа кабул итәрме — анысы икенче мәсьәлә. Режиссер белән актер ничек аерыла? Актер бер яссылыкта уйлый, режиссер ни барлыгын өстән карый ала. Ул курчак йөртүче кебек. Шуңа артистлар нидер тәкъдим итсә дә, азактан режиссер теләгәнгә кайтып кала. Мәрхүм Әмир Камалиев белән конфликт булган иде. Кариев театрында баш режиссер булып эшләгәндә «Борын-борын заманда» дигән әкият куйды. «Тауга йөгереп мен дә, сул аягыңны тау очына куй да кара», - ди. Мин актер буларак ул кушканны эшләргә тиеш. Әмма үзем режиссер буларак: «Әмир Аманович, нәрсәгә? Ни өчен шулай итәсемне аңлатыгыз әле, зинһар», - дип сорадым. Ул китте котырынып, мәрхүм, акырды, кычкырды да рольдән алып ташлады. Ул рольне Нури абый Сафин уйнады.
Хәзер сәхнәгә чыгып уйныйсың киләме?
Юк. Минем андый теләк булмады да ул. Бу тирәлеккә килеп эләгү тарихым болайрак. Мәктәптә укыганда хәрби училищега керәсем килде. Пермь авиация техник училищесына укырга кердем. Анда көрәк тоттырып куйдылар — иртә белән сухой паек алып чыгып китәбез дә чокыр казыйбыз, шул чокырны күмәбез дә кире кайтабыз. Ике атна буе шулай иттек, кулга мозольләр чыгып бетте. Туйдым.
Беркем берни дә аңлатмагач, биштәремне алып, Казанга кайтып киттем. «Әти, кайттым мин», - дип авылга кайтып кердем. Ул вакытта уку йортларында да кабул итүләр беткән иде. Мәдәният институтында өстәмә кабул итүләр булачагын ишеттек. Хореографиягә бии белмим, уйный белмим, вокалга керергә җырлый белмим. Ә театрда уйнаганым бар — киттем шул бүлеккә.
Кыскасы, уйламаган җирдән кердем. Беренче курстан Дамир Сираҗиев җиде кешене куды. Мине калдырды, тырышканмындыр инде. Актерлыкта йомшак инде мин — күрәм ич. Уйный башлагач, бөтен тән ката. Шуннан мин режиссурага өйрәнә башладым. Мәскәүгә барып та спектакльләр карыйм. Шулай өйрәндем.
Алайса сәхнәне сагынмыйсың инде?
Сагынырга, гел сәхнәгә чыгып торам бит. Нәрсәдер алып барам. Әле Мәдәният институтына зур эш йөкләнде. Тел үстерү комиссиясе йөкләмәсе буенча без — Илсөяр Шиһапова, Земфира Ибәтова, Әлфис Галиуллин, Раушан Шәриф, мин — районнар буенча йөрергә тиешбез. Район начальствосына дип әйтик инде — администрация хезмәткәрләренә, авыл совет рәисләренә, главаның үзенә — татарча текст төзергә, чыгыш ясаганда киеренкелектән котылырга өйрәтәбез. Анысын мин эшлим — сөйләгәндә аяк-куллар дерелдәмәскә өйрәтәм. Биектауда, Арчада, Яшел Үзәндә булдык. Исемлектә 47 район. Залда сиксәнләп-йөзләп кеше утыра. Күбрәк тә була…
Глава да утырамы?
Глава килә. Башыннан ахырына кадәр утыра. Әмма урынбасарлары йөрми.
Нәтиҗәсе булырмы соң дәресләрнең?
Тел комиссиясе рәисе Марат Готовичка эш нәтиҗәсе буенча хисап бирәчәкбез. Ә нәтиҗә булсын өчен язылган кешеләрнең килүе шарт. Биектауда кызык хәл булды. Әйтик, Мотыйгуллин урынына, бу шартлы фамилия, бер хатын-кыз килә. Сез Мотыйгуллин була алмыйсыз, дибез. «Үзе килә алмады, мине җибәрде», - ди.
Нәрсәләр укытасыз аларга?
Текстлар биреп, дөрес укырга өйрәтәбез. Һәр районның үз сөйләме бар бит. Безнең Арчада Ң юк икән — ул юк инде. Әтнәдә дә юк ул. Без ул үзенчәлекләрне югалтыгыз димибез, калдырыгыз сез аны. Ләкин сәхнәдән авазлар дөрес итеп, аңлаешлы әйтелергә тиеш.
Укытканда күзләрендә нур күрәсеңме? Телефонда чокынып утырмыйлармы?
Әйе. Телефонны безне төшерергә генә алалар. Әле Илшат Әминов телевидениедә һава торышы әйтүче кызларның да дикцияләрен рәтләргә куша. Безнең институт матур сөйләргә өйрәткән китап та чыгарды. Татарча дөрес вәгазь сөйләсеннәр өчен ул китаплар мөхтәсибләргә дә өләшенде. Әмма муллаларга минем өйрәтүләрем кирәкми — аларда киеренкелек булмый. Шул киеренкелек булмасын өчен заманында үзем ике ай чукынырга өйрәнгән идем…
Чукынырга? Гаяз Исхакый буенча Рамил Төхфәтуллин куйган «Зөләйха» фильмы өченме?
Әйе. Чиркәүләргә йөреп, батюшкаларны күзәттем. Русның батюшкалары сөйләгәндә дә, тыңлаганда да беркайчан да күзгә карамый икән. Православиедә исповедование дигән әйбер бар. Батюшкалар кеше сөйләгәнне эчкә үткәрсә, яши алмаслар иде. Ә безнең татар муллалары вәгазь укыганда күзеңә карый.
Артист буласым килми дисәң дә, шул батюшкаң белән тарихта калдың инде — килешәсеңме?
Килешәм. Яхшы роль ул. Минем башка андый роль уйнаганым юк. Беренчесе һәм соңгысыдыр. Хәтерләсәң, фильмда ат белән хач алып киләләр. Батюшка аларны каршы ала. Шунда тәре башыма бәрелеп, аңымны җуйдым. Бу беренче көн иде — ниндидер кисәтү булды инде. Ләкин Рамил үгетләгәч, төштем. Анда да кешеләр: «Күпме гонорар алдың?» -:диделәр. Нинди акча инде?! Миңа роле кызык иде. Мин анда әсәр буенча әкренләп картаям. Башта җиңелрәк йөрсәм, аннары хәрәкәтләрем акрыная. Ул образ белән үзем дә картайдым.
Тарихта мондый роль белән калу начар түгел. Белмим, ни өчендер «Ялгыз тәкәрлек» телесериалындагы ролең дә хәтердә калган.
Уңышсыз роль дим мин аны. Кеше уңышлы ди. 2002 ел. Мәскәүдә укып йөргән чагым. Кайтуым булды. Хәбир Ибраһим шалтыратты да, кинога төшәргә алып та киттеләр. «Кемне уйныйм?» - дим. «Бер егетне инде», - диләр. Сценариесен укып та чыкмыйча, шул егетне уйнадым. Аңламыйча төшелгән ролем ул.
Нәрсәнең популяр буласын фаразлап булмый шул.
Әйе. Бервакыт Казан ТЮЗына 1000 еллыкка спектакль куярга чакырдылар. Теләмичә генә бардым, бик азапланып куйдым. Бер уйнарлар да бетәр дигән идем. «Караван счастья» дип атала иде, 2004 елдан 2011 елга кадәр барды.
Нәрсәсе белән алдырды икән?
Белмим ич. Ханбикә костюмын Кар кызына кидертеп йөргәннәрен генә беләм. Бик матур костюм иде.
«Теләсә кемнән артист ясап була. Ләкин бер генә роль уйный алачак»
Ә Буа театрында кем булып эшләдең син — артистмы, режиссермы?
Хәзер сөйлим. 2003 елда Кариевтан эштән куылганнан соң бик каты депрессия булды. Шулвакыт Рәдиф Сәгъди мине Раил Садриев белән таныштырды. Ул мине балалар өчен әкият куярга чакырды. Буада дәүләт театры юк иде әле. Мин анда Хәбир Ибраһим пьесасын куйдым. Боларга бик ошады, балалар бакчаларында уйнап йөри башладылар. Раил икенче, өченче, дүртенче тапкыр чакырды. Акча өчен дә түгел, куярга рәхәт. Үзешчәннәргә куярга яратам мин, чөнки алар теләп йөри. Дәүләт театры статусы алгач Раил тагын чакырды, куйдым да, спектакльләрдә дә уйнадым.
Ренат Харисның «Артист»ы әйбәт чыкты. Пьесаны Әюпов яздырткан булган, үзе куймаган. Чөнки шул ук теманы Ркаил Зәйдуллага да биреп, аныкын куйган. Икесе дә бер үк инде — Габдулла Кариев турында. Ренат абый бик үпкәләп, Буа якташлык җәмгыятендә зарланган. Раил: «Үзем куям», - дип алган да, Гафур Каюмовка биргән. Гафур мәрхүм беренче пәрдәсен генә куйган, мин килеп икенчесен куеп бетердем. Бик матур чыкты, тәнкыйтьчеләргә дә ошады. Ренат абый: «Хезмәттәшлек итәбез, сине башка җирләргә дә тәкъдим итәм», - дигән иде. Күренмәде, шуның белән шул — Аллаһы әкбәр!
Буа театры бик күп куя бит ул, бөтенесен күреп тә җитешеп булмый.
Раил бик дөрес сәясәт алып бара. Аның артистлары: «Роль юк», - дип елап йөрми. Минзәләгә бардым — елап йөриләр. Әлмәттә яртысы елап йөри. Тинчуринда да шул бер үк артистлар уйный иде. Башкалары да артист бит…
Ә кем гаепле?
Уйнамаган артист гаепле була алмый. Актер бит ул бәйле профессия. Драматургтан, режиссердан, яктыртучыдан, партнердан…
Уйнамагач китеп кенә булмыймы икән, дим. Гомере әрәм үтә бит.
Үтсә үтә инде. Алар бит башка эш эшли белми. Мин аларны жәллим. Спектакль куйганда уйнамаган артистларны алырга яратам. Алар җир җимертеп, теше-тырганы белән ябышып уйный. Укытучыларым әйтә иде — теләсә кайсы кешедән артист ясап була. Кәкре, кылый булса да… Ләкин бер генә рольне. Бу рольне ул теше-тырнагы белән ябышып уйнаячак. Бу артист икән дип башка роль бирсәң, кабатланачак.
Теләсә кайсы кешедән дисеңме? Миннән дә Сәрвәр ясый алыр идеңме?
Теләсә кемнән…
Җырлый белмәсәм дәме…
Җырлый белмәсәң дә! Речетатив белән. Синең белән мюзикл куеп була. Ләкин берне генә. Башка уйный алмаячаксың. Синең артистлык карьераң шунда кадәр генә булачак. Яшь артистларның да шундыйлары бар: бер яхшы уйнаган да, башка уйный алмый. Бервакыт ниндидер бәйрәмгә Заһидуллиннан артист сорадым. «Хуҗа Насретдин кебегрәк рольгә», - дим. «Юк миндә аны уйнарлык артист», - ди. «Шул бар бит», - дим. «Артистмыни инде ул?» - ди. «Үзең уйнатасың ич», - дим. «Аптыраганнан инде», - ди.
Үзе укытканнар турында шулай димени?
Әйе. Бу — Заһидуллин!
Буа театры темасына кире кайтып, алар белән мөнәсәбәтләр беттеме?
Күптән инде. Кеше буларак аралашабыз. Минем амбицияләрем юк. Башкалар эшләсен!
Ягъни театрларыбыз әлегә чакырган режиссерлар белән мәш килсеннәр, бәлки, кайчан да булса Азат исләренә төшәр дисеңме?
Бәлки… Төшсә төшәр. Төшмәсә дә мин тик утыра торган түгел. Әнә, фольклорга күчтем. Хәзерге вакытта аны масштаблы итеп эшләүче юк. Татарның фольклоры сакланып та калмаган: Сабантуй да аулак өй… аз ич инде. Чеченнарның бөтен тормышы — туганнан үлгәнчегә кадәр йоладан тора. Мордваның теле бетеп бара, йола өстенә йола.
Бер елны без Азнакайда Чатыртау җыенын ясаган идек, Чатыртауның тарихын торгыздык. Тарихны үзең язасың инде аны. Тарихны бит кеше әдәби әсәрләр аша белә, фәнни китап укып утырмый.
Бүгенге күзлектән язылган тарихи әсәрләр кызыкмы? Әйтик, «Сөембикә» операсын карадыңмы?
Карадым. Декорация ошады.
Ә әсәр?
Ренат абый Харис!
Ә «Алтын Казан»ны?
Юк. Ул көннәрем буш булмады.
Соңгы арада караганнардан «әйбәт булды бу», дип кайткан спектаклең бармы?
Юк андый. Заманында «Сатирикон»да спектакль караган идем. Чыккач тетрәнеп, ике тукталыш җәяү кайтканмын. Безнекеләр җәяү кайтармый. Станиславский системасы биш әйбердән тора: тормыш дөреслеге бармы — бар; төп максат билгеләнгәнме — билгеләнгән; хәрәкәт активлыгы принцибы кирәкме — кирәк; артистлар җанлымы — җанлы, хәзерге яшьләр бик хәрәкәтчән; ә перевоплощение юк. Биш пункттан берсе төшеп калган. Бездә хәзер амплуа. Искәндәр Хәйруллин геройны уйнаган икән — һәрвакыт уйнаячак. Минвәлине куймаячаклар…
Нишләп куймасыннар? Куйдылар бит «Санаулы кичләр»дә.
Тарталмый ул аны.
Шуңа Искәндәрне куялар — үзең җавап бирдең.
Әйе, кем тарта ала — бу тарта ала. Камал театрында Эмиль Талиповны бик хөрмәт итәм. Ләкин ул суза. Темпоритмның ни икәнен белми. Ул ашыкмыйча, җәелеп уйный. Аңа рәхәт. Эмиль уйнаса, сәгать ярымлык спектакль ике сәгать бара.
«Театр ачу турында бик хыялландым»
Азат, синең үз вакытында театрлы булу шансың булмадымы? Үз театрыңны булдырумы, дәүләт театрына урнашумы шунда…
Заманында театр директоры Фәрит Шәмсиев ТЮЗга режиссёр итеп чакырган иде. «Киләм икән, ярты труппаңны куам», - дидем. Анда бит артистларның 80 проценты югары белемсез. «Кума», - диде. Заманында Әлмәт театрына мин барырга тиеш идем. Зилә Вәлиева мине җибәргән иде. «Куеп карамыйча, бармыйм», - дидем. Әлмәткә Гафур китте. Ул да озак эшләмәде. Театр директоры Фәридә Багисовна үзе ир-ат кебек көчле бит ул. Шулай булганда гына эшләргә мөмкиндер.
Ә театр ачу турында бик хыялландым. Комедия театры ачасым килде.
Безнең драма һәм комедия театры бар инде.
Анда бит рәхәтләнеп көлеп утыра торган комедия юк. Кешене елату бик җайлы. Көлдерү читен.
Ә син ничек көлдерәсен беләсеңме?
Беләм. Комедия куя алам. Комедия — минем жанр. Көлдерү - ул арт күрсәтү генә түгел. Мин Арча халык театрында Аяз Гыйләҗев 1964 елда язган пьесаны куйдым. Пьеса сүзгә корылган. Кыскарттым да куйдым. Кеше рәхәтләнеп көлә. Хәзер шунда «Хаҗи әфәнде өйләнә»не куям. Менә дигән әсәр! Бик актуаль. Чөнки акчалы карт кеше яшь кызны алырга һәр заманда да теләячәк.
Комедия театры дигәннән, заманында «Мунча ташы» килеп чыкты бит. Ә син нигә булдыра алмадың соң ул театр ачу ниятеңне?
Түбән Камада була ул, Казанда булмый иде. Мин Яшьләр театрында эшләгәндә дә «дочерний» труппа төзеп эшләргә хыялландым. Яшьләр театрының Островский урамында залы бар иде.
Театр ачу хыялы бармы әле?
Юк. Булмаячагын аңладым инде. Мин хәзер дөньяга аек акыл белән карыйм. «Зур абый» булмаган кеше нәрсәдер эшли алмый. Әнә, Әюпов театрда үз битен эшләде. Чөнки абый зур. Абый карт-бланш бирә. Ул театрга кирәк. Акча табарга да, спектакльләр куярга да, фестивальләргә барырга да кирәк бит. Раилнең да зур абыйсы бар. Хатынының туганы зур урында. Югыйсә, «Пирамида»ларны арендага ала алмас иде. Минем андый абыем да, беркемем дә юк. Үз театрымны туксанынчы еллардагы хаос вакытында ачарга кирәк иде аны. Хәзер булмый…
Студентларым да: «Театр төзик», - диләр. «Төзи алмыйбыз, бирмиләр», - дим. Аренда, бухгалтер, янгын сүндерүче… Биш актер өчен 50 кешелек штат җыярга кирәк. Моннан, тегеннән кысалар…
Эшләп карамыйча гына юк дисең инде алайса…
Эшләп карамыйча да беләм.
50 яшьтә ир кешенең нинди хыяллары була?
Иң зур хыялым — яраткан институтымда балалар укыту.
Бу бит хыял түгел, ә чынбарлык. Көндәлек тормыш…
Әйе. Хыял… юк. Театр өлкәсендә юк. Элек йөрелгән инде ул тегене куясы килә, моны куясы килә дип. Мин хәзер бер театрга да кирәкмим.
Димәк, инде син зур хыяллар белән яшәмисең. Дөньяны әйләндерү турында уйламыйсың…
Юк. Һәрвакыт кешегә ике төрле юл бирелә. Минем белән үскән малайларның күбесе утырды. Туксанынчы еллар шундый инде. Мин алар юлыннан да китә ала идем. Мине спорт белән шөгыльләнү саклап калгандыр. Чөнки ул вакытта хәрби училищега керү хыялым бар иде.
Ә хәзерге хыяллар?
Кая инде 50 яшьтә.
50 яшь - куркыныч санмыни?
«Галиябану» пьесасында Бәдри «47 яшьлек авыл карты», дип язылган.
Хәзер башка заман. Мирхәйдәр Фәйзи шулай язган дип, «дөньялык чемоданын» тутыра башларгамыни?
Минем ул тутырылган.
50дә өйләнеп, яңа тормыш башлаучылар бар.
Мин тормышка реаль карыйм. Кешегә барысы да янып торган чагында кирәк.
Син хәзер янмыйсыңмы?
Юк.
Кем гаепле?
Үзем. Мин агымга каршы күп йөзеп карадым инде. Хәзер рәхәтлек алып кына яшим. Каядыр чакырсалар, йөгереп барам да эшлим. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкмаса, үз җаема йөзәм. Минем хәзер дөньямны үзгәртәсем килми. Берничә ел элек килә иде.
Телне бетерәләр, милләт бетә дип тә кычкырмыйсыңмы? Милләт хакына митингларга чыкмас идеңме?
Кемгәдер булышырга чыга алам… Ә болай якты хыяллар белән — юк.
Әнә, Раил Садриевның Буадан Авиньон (Франциядәге театраль шәһәр - авт.) ясау идеясе бар. Аңа ул кирәк. Минем Авиньон ясыйсым килми, әмма аңа булыша алам. Җаваплылык кына алмыйм. Раил уйларына ышана һәм шуның белән яши. Уйлар материальләшә, тормышка аша. Ләкин бит синең янәшәдәге кешеләр дә шул идея белән яшәргә тиеш.
Алай буламы соң ул?
Күбесе кыланалар гына. Заманында Рөстәм Галиев белән Олег Фазылҗанов икәү Түбән Камада бөтен труппаны тартып барды. Анда театр була алмаячагын аңлагач, Олег Казанга килде. Берсе һаман да аңламый. «Җир уллары» трагедиясен куеп кына бөек булып булмый. Ул әсәр укыр өчен язылган, куяр өчен түгел. Туфан абый әсәрләрен куеп һәм театрга аның исемен алып кына Тукай премиясе дә алып булмый.
Гафу, әмма Галиев татар театры ачучы булып тарихка керде.
Әйе. Ләкин хәзер аның да җилгә каршы барасы килми. Раил Садриев бара җилгә каршы, Фәридә Бәгыйсовна бара. Татарстанда ике кешегә генә театр кирәк кебек — Буадан Раил Садриевка һәм Әлмәттән Фәридә Исмәгыйлевага. Фәрит Бикчәнтәев тә агымга каршы йөзми бит. Бер «Нәүрүз»е бар — башка кирәкми аңа. Тинчурин театрыннан Фәнис Мөсәгыйтовка да бернәрсә дә кирәкми. Тук тормыш! Кешене урын аралаш утырткач залы да тулы булып санала. Әнә, Минзәлә театрының яңа директоры фестиваль үткәрә. Димәк, аңа кирәк. Роберт Шәймәрдановка кирәкми иде. Минзәлә театры беткән иде инде. Мин анда спектакль куеп карадым ич. Труппа бик бозылган анда. Элек ТЮЗ шундый иде.
Бөтенесен санагач, Әтнәне дә әйт инде.
Рамил Фазлыев нигә бөтен спектакльгә массовка кертә икән ул? Алар бит ике автобус белән, йөк машинасына декорация төяп гастрольгә йөри. Беркем алай йөрми. Нәрсәгә кирәк ул бүрәнәләрдән капкалар ясап кую?
Урындык алып бар да күрсәтеп кайт, әйеме?
Яхшы уйныйсың икән, урындык белән дә күрсәтеп була.
Бүгенге театр нинди булырга тиеш?
Артистлар контракт системасында булырга тиеш. Безнең театрларда рольсез артистлар ята. Ошамаса ку.
Бездә бит кугач зарланалар. Үзең дә зарлангансың заманында.
Минем Кариев театрыннан куылганда җитди сәбәбем бар иде — февраль аенда фатир алырга тиеш идем. Бездә Фәнәвил Галиев, Гөлнара Абитова алган иде, өченчесе миңа тиеш иде. Шуңа мин урам себерүче булып калырга да, җиде ай идән юарга да риза идем. Мин көткән ул фатир аннары Кәлимуллиннарга бирелде. Миннән соң чиратта алар иде. Мин төрле агымнарны бик яхшы аңлыйм — юләр түгел бит. 2003 ел иде ул.
Алай икән… 2004 елда соңгы бушлай фатирлар бирелде дә, 2005 елдан ипотека китте. Шулай итеп син дәүләттән бушлай фатир ала алмадың һәм хәзер ипотека түлисеңме?
Әйе. Рәхәтләнеп түлим.
Азат, синең һәрвакыт чәчең шулай озын идеме ул? Татар артистларыннан син бердәнбер озын чәчлесе бугай.
Чәч үстерүнең хикмәте бар. 1999 елда Мәскәүгә укырга кергәндә нәзер шикелле итеп: «Укып бетергәнче кисмим», - дидем. Дүрт ел буе кисмәдем. Укып бетердем дә пеләшкә алып кайттым. Аннары «Зөләйха» өчен яңадан үстердем. Икенче тапкырында «Фатир алмыйча кисмим», - дидем. Мине бит әллә ничә кат ипотека чиратыннан алып аттылар. Мәдәният министрлыгы исемлегенә ипотекага басам. Йорт тапшырыла — исемлектә мин юк…
Дошманнарың бардыр?
Бардыр инде. Белмим. Нормаль кешенең дошманы булырга тиеш дип уйлыйм. Яшисең һәм эшлисең икән — дусларың да, дошманың да булырга тиеш. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый бит. Барысына да ярау өчен фәрештә булырга тиешсең.