Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Якупов: «Иске татар теле курслары ул – бизнес-проект»

Азат Якупов – иске татар телен өйрәнү буенча онлайн курслар булдырган милли җанлы егет. 2023 елда КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Зөлфия Шәвәлиева Азат белән курс ачу кыенлыклары, татар теле тарихы һәм киләчәккә хыяллар турында сөйләште.

news_top_970_100
Азат Якупов: «Иске татар теле курслары ул – бизнес-проект»
Азат Якуповның шәхси архивыннан

Азат – Азнакай егете, ул булдырган курслар бүген иске татар телен өйрәнү буенча онлайн ресурслар арасында бердәнбер. Алар Татарстанда гына түгел, бөтен дөнья буйлап популяр.

Азат быел КФУны тәмамлап, Мәскәүдә «Югары икътисад мәктәбе»ндә («Высшая школа экономики») укый башлаган. Ул алга таба да милләтне, телне күтәрү, кире Казанга әйләнеп кайту теләге турында да сөйләде.

«Рамазан аенда яздырылган дәресләрне бушлай урнаштырдык»

Азат, белем бирә торган курслар ачып җибәрү өчен үзеңә шактый тәҗрибәле, белемле булырга кирәк, син иске татар телен каян өйрәндең?

– Иске татар телен миңа бик күп кешеләр өйрәтте, дип әйтә алам. Бу инде күптәннән башланды. Гарәп хәрефләрен балачактан ук өйрәнгән идем. Әби белән бабам Азнакай районы Туйкә авылыннан, алар мәдрәсәгә йөреп хәрефләр өйрәнгән чакта, мин дә алар читендә хәрефләр язып утырганымны хәтерлим. Биргән өй эшләрен кич белән бергәләп эшли идек. Шулай ук, мәктәптә укыганда, «Әхлак дәресләре» бар иде, аларда да гарәп хәрефләрен өйрәнә идек. Кызганыч, мәктәпләрдә хәзер андый дәресләр юк.

Җитди итеп өйрәнү КФУда укыганда курс эшен язганда булды. Миңа иске татар телендә язылган чыганаклар белән эшләргә кирәк иде. Мин Фатыйх Кәриминең «Истанбул мәктүпләре» әсәре буенча курс эшемне яздым һәм, шул курс эшемне язар өчен, миңа чыганакны тәрҗемә итәргә кирәк булды. Тәрҗемә итү вакытында, телимме-теләмимме таныш булмаган ниндидер сүзләр, яки грамматик конструкцияләр белән танышырга туры килде, шулай акрын-акрын гына өйрәндем. Минем ул өйрәнү күбрәк практик юллар белән килеп чыкты, аерым бер фән буларак өйрәнелмәде ул.

Син укыган институтта иске татар телен укытмадылармы?

– «Халыкара мөнәсәбәтләр институты»нда иске татар телен укыталар, ләкин билгеле бер юнәлешләрдә генә. Тарих юнәлешендә һәм төрки халыклар тарихы юнәлешендә. Мин укыган юнәлештә аерым андый фән булмады.

Курслар ачу турында фикер беренче тапкыр кайчан килде?

– Фатих Кәрими әсәрен тәрҗемә иткәндә, миңа бераз авыррак булды, интернетта иске татар теленә бәйле материаллар бик аз иде. Булганнары да – төрле китапларның цифрлаштырылган вариантлары. Алар инде үз заманасында бик тә алдынгы китаплар булса, бүгенге интернет заманында аларны куллану уңайсыз. Алар эчтәлекле булса да, бүгенге кешенең мәгълүматны кабул итү сәләтенә, үзенчәлекләренә туры килми.

Димәк, сине әлеге курсларны булдыруга Фатыйх Кәрими «илһамландырды»?

– Идеясе «Истанбул мәктүпләре»н тәрҗемә иткәндә килгәндер. Шулай ук, минем «Телеграм» социаль челтәрендә «Мәктүпләр» каналы бар, шунда иске татар теленә бәйле мөрәҗәгать язып чыгарган идем. Мин анда «Иман» нәшриятында чыккан бер китапны китердем һәм Төркиядә бүгенге көндә чыга торган госманлы (иске төрек телен) өйрәнүгә юнәлдерелгән бер журнал турында язып чыктым, һәм, шул рәвешле, иске татар телен, ничек тә булса, бүгенге көндә дә популярлаштырырга кирәк, дигән фикер туды. Аннары соң гына, бәлки, курслар оештырыргадыр, дигән тәкъдимгә әйләнде.

Курку, кемгә кызык булыр инде бу, дигән фикерләр булдымы?

– Әлбәттә, башлаганда «кирәкме», «кирәк түгелме» дигән сораулар туып торды. Кем сатып алыр, үле тел, ул барыбер беркемне дә кызыктырмый, дигәндәй. Танышлар да бик таяныч булмады. Күбесе бу фикердән тайпылдырырга тырышты, әллә ни позитив якларын күрмәделәр. Ләкин барыбер дә минем бу теләгем бик көчле иде. Баштан җәй буе офлайн форматта курсларны яздырырга һәм җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә дип уйладым. Сайт ясый башладым, ул бик озак ясалды һәм 2022 елның октябрендә дәреслекнең беренче бүлекләре әзер булгач, хәзер башламасам, бүтән мин моны ахырына кадәр ерып чыгалмам кебек тоелды.

Беренче игъланны урнаштыргач ук, бик күп гаризалар килде. Мин бик гаҗәпләндем, шул ук вакытта бик сөендем дә.

Дәресләр онлайн форматта барамы?

– Әйе, без укучылар белән атнасына якынча 2 тапкыр очрашабыз. Башта программа буенча укыйбыз, дәресләр яздырылып бара, аннары алар сайтка урнаштырыла. Шулай ук сайтта уку материаллары, өй эшләре урнаштырылып барыла. Гомумән, укучыларыбыз аңламаган моментларда сораулар бирә алалар, мин барлык сорауларга да җавап бирергә тырышам, дәресләрдә тере аралашу бара.

Курс нинди платформада бара?

– Очрашулар «zoom» платформасында, өй эшләре, китаплар сайтыбызда урнаштырыла. Төгәл график юк, әлегә кадәр елына икешәр «поток» булды. Беренчесе былтыр көз көне булды, икенчесе – 2023 елда җәй көне, һәм өченчесе менә хәзер бара.

Сан ягыннан укучылар саны артамы?

– Төрлечә, беренче «поток» былтыр көз көне булган иде. Анда 30га якын кеше язылды, икенче «поток» җәйгә табарак башланды, анда катнашучылар алай ук булмады, 20ләп укучы иде. Бүген бара торган «поток» саннар буенча рекорд куйды, хәзер 33 кеше безнең дәресләрдә катнаша. Моннан тыш, безнең Рамазан аенда бушлай карап була торган дәресләр булды. Ул вакытта безнең сайтта 500дән артык кеше теркәлде. Рамазан аенда яздырылган дәресләрне, дәреслекне, өй эшләрен бушлай урнаштырдык. Анда очрашулар булмады, алдан язуда булган дәресләр эленгән иде. Барлык теләгән кешеләр дә кереп, теркәлеп карый ала иделәр.

Бу елны Рамазанда мондый мөмкинлек булачакмы?

– Ният бар, бәлки, инде ул инде башка, сыйфатлырак форматта булыр. Узган дәресләрне генә түгел, аерым дәресләрне яздырып, аларның структурасын бераз гына үзгәртеп ясарга. Һәм Рамазанда урнаштырырга.

«Укырга башка регионнардан, хәтта башка илләрдән дә кешеләр килә»

Укучыларның географик үзенчәлекләре нинди?

– География бик киң. Башка регионнардан, хәтта башка илләрдән дә кешеләр килә укырга. Татарстаннан кала – Башкортстан, Әстерхан өлкәсе, Мәскәү. Чит илләрдән – Төркия, Швеция, Финляндия, Индонезия, Казахстаннан укучылар булды. Бүген Казахстаннан булган бер казах ханым укый. Ул казахча сөйләшә, ләкин без аңлашабыз, ул шулай ук иске татар телен өйрәнә.

Ул курслар турында каян белгән?

– Иске татар теле ул хәзерге татар теленең генә тамыры түгел. Шулай ук башкорт, кумык телләре, хәтта хәзерге казах теленең элеккеге нормасы иске татар, яисә Идел-Урал теле. Аның ата-бабалары язган әдәби телне өйрәнү мөмкинлеге. Башка укучыларга килгәндә, кызыксынучыларны ике төргә бүлеп буладыр. Беренчесе – гомуми тарих белән кызыксыну, төрле тарихи чыганакларны укырга тырышу, мәсәлән, китаплар, төрле әсәрләр уку.

Икенче – гаилә турында күбрәк мәгълүмат җыю. Метрика кенәгәләрен уку, анда кеше кайчан туган, үлгән, никахлар, аерылышучылар турында мәгълүмат языла торган булган. Алар иске татар телендә язылган.

Әби-бабалары язып калдырган көндәлекләрне, хатларны укырга дип килүчеләр шактый күп.

Яшь үзенчәлеге нинди?

– Беренче «поток»та укучыларыбыздан аларның яшьләрен сорый идек, якынча портрет ясасак ул – 31 яшь. Соңрак яшьләрен сорамый башладык. Ләкин курсларыбызда яшьләр дә күп, урта яшьтәгеләр дә һәм инде өлкән абый-апалар да бар.

Иске татар телен өйрәнү буенча иң танылган китап профессор Җәмил Зәйнуллинныкы, сез үзегез нинди дә булса уку әсбабы булдырдыгызмы?

– Булдырдык, дисәм дә була. Ләкин ул әле ахырына кадәр ясалып бетмәгән. Аңа бик күп төзәтмәләр кертергә кирәк булачак. Китапны ясаганда, әлбәттә, Җәмил аганың китабыннан да күп илһам алдык, ләкин ул башкачарак. Ул текстлар укуга гына юнәлмәгән, күбрәк алар белән эшләүне күз алдында тота. Текстларны тәрҗемә итәргә, гарәп һәм фарсы сүзләрен табып, аларны дөрес итеп тәрҗемәләргә. Шулай ук иске төрки кушымчаларның хәзерге телгә тәрҗемәләрен бирәбез без анда. Төрле чыганакларны укырга ярдәм итәбез. Кабер ташларын укуга багышланган аерым бүлек бар. Метрика кенәгәләренә аерым бер бүлек багышлана.

Әлеге китап басылып чыгачакмы?

– Әлегә курска язылучыларга без аны онлайн форматта җибәрәбез, ләкин бастырырга ният бар. Аңа инде финанслау да каралган, «Альфа шанс» грантын без шушы китапның беренче басмасын нәшер итүгә кулланачакбыз.

«Әгәр дә кешенең түләрлек хәле булмаса, без курсны бушлай узарга да чакырабыз»

Гарәп графикасын бөтенләй белмәгән кеше өчен укып китүгә күпме вакыт таләп ителә?

– Башлангыч төркемгә без гарәп хәрефләрен моңарчы күрмәгән кешеләрне җыябыз. Алар белән «әлиф» хәрефеннән башлап соңгы хәрефкә кадәр алфавитны тулысынча узабыз, курс ахырына кадәр алар инде яхшы гына укый ала. Кайбер укучылар хәтта кулъязмаларын да тәрҗемә итә башлый. Әстерхан өлкәсеннән бер укучыбыз бар иде, башлангычлар төркемендә укыды, укып чыккач, безгә үзенең әбисенең кулъязмаларын тәрҗемә итеп җибәрә барды.

Курс кысаларында барлыгы 12 дәрес, якынча 1 сәгать. Алар атнасына 2 тапкыр үтә.

«Курсларда үзеңә җитәрлек акча акча эшләп була» дип әйтә аласыңмы?

– Әйе, әйтә алам. Ясый башлаганда мин аңлый идем, нинди дә булса финанслау булмаса, әлеге курсны ясауның мәгънәсе булса да, дәвамы бик сай булачак. Нәтиҗәдә, кешеләр язылгач, ул кешеләргә бик кирәк булуын аңлагач, бу фикер сөендерде. Әйе, бу – бизнес-проект, монда акча булмаса, проект финансланмаса, ул сыйфатлы була алмый. Ләкин, без акча өчен генә эшләмибез. Кайбер укучыларыбыз курсларны бушлай уза. Студентлар, пенсионерлар өчен без ташламалар ясыйбыз. Әгәр дә кешенең түләрлек хәле булмаса, без курсны бушлай узарга да чакырабыз.

Үзең заказ буенча тәрҗемә эше белән шөгыльләнәсеңме?

– Килгәли, ләкин стабиль түгел. Төрле хатларны, дини китапларны җибәрәләр. Кабер ташларын да җибәргәннәре бар. Мөмкин булганча ярдәм итәргә тырышам.

КФУны бетереп, нишләп Мәскәүгә укырга керергә булдың?

– Бик авыр сорау. Казанда укыйсы әйберләремне укып бетердем, дип әйтим инде. Миңа башкачарак юнәлеш кирәклеген аңладым. Казандагы чиста Көнчыгышны өйрәнү юнәлешеннән тыш, мине башка өлкәләр кызыксындыра башлады. Хәзер укый торган юнәлешем – бераз тәнкыйди фикергә нигезләнгән уку программасы, монда күбрәк – Көнчыгышны тәнкыйтьли торган дәресләр. Казандагы КФУдан бераз гына аерыла торган программада укып карыйсым килде.

Димәк, Казанда мондый юнәлешләр юк?

– Конкрет, тәнкыйди карашка нигезләнгән программалар Казанда юк. Анда күбрәк традицион юнәлешләр. Мәсәлән, ИМОда күбрәк Көнчыгышның телләрен, тарихын, сәясәтен өйрәнүгә нигезләнгән. Казанда андый әйбер булмавын начар дип әйтмим, бәлки, ул кирәк тә түгелдер.

Кире Казанга әйләнеп кайтырга телисеңме?

– Теләк бар, Мәскәү миңа шәһәр буларак ошамый, Казан якынрак.

«Үзебез турында, тарихыбыз турында без әллә ни белмибез кебек»

Безнең мирасыбызның олы өлеше иске татар телендә саклана, һәм күп кенә татарларның бу хакта бернинди дә күзаллаулары юк, синеңчә, бу проблеманы хәл итеп буламы, аны хәл итәргә кирәкме?

– Минемчә, бу – шактый зур фаҗига, хәзерге татарларның үз мирасы белән таныша алмавы. Әлеге мирас белән бүгенге татар кеше арасында булган шундый бушлык, кыенлыклар безнең үзебезгә халык буларак карашыбызны бик тә зәгыйфьләндерә. Үзебез турында, тарихыбыз турында без әллә ни белмибез кебек, менә шул чыганаклар белән таныша алмавыбыз бик зур проблемалар тудыра. Аларны тәрҗемә итәргә кирәк, ләкин без аларның бөтенесен дә тәрҗемә итә алмаячакбыз. Бәлки, аларны тәрҗемә итәргә түгел, ә укый белергә кирәктер. Без аларны укый белсәк, без төрле мәгънәләрен үзебезгә ала алачакбыз. Шушы материаллар белән файдалана алачакбыз.

Тәрҗемә иткән әсәрләреңне кая урнаштырып барасың? Аларны китап итеп бастырырга мөмкинлекләр бармы?

– Тәрҗемәләремне интернетка урнаштыра барам. Минем тәрҗемәләремнең авторлык хокуклары проблемасы юк, мин мәгълүматны бушлай тарату яклы. Теләгән кеше мәгълүматны таба ала. Мин «булган мәгълүматны таба алу мөмкинлеге булырга тиеш» дигән фикердә. Китап яки мәгълүмат интернетка урнаштырылса, ул инде шунда кала, дигән сүз. Бу инде – зур уңыш. Интернет киңлегендә әлеге тәрҗемәләр сакланса, алар киләчәктә тә төрле буыннар өчен файда китерә алачак. Бу инде зур һәм киң перспективада бик күп мөмкинлекләр тудыра алачак.

Әлегә Фатыйх Кәриминең нинди әсәрләрен тәрҗемә иттең?

– Мин «Истанбул мәктүпләре» әсәрен тәрҗемә иттем. Аны «әсәрләр циклы» дисәң дөресрәк булыр. Язылу тарихы да бик үзенчәлекле – Кәрими аны Истанбулга киткәч, Балкан сугышы вакытында язган. Әлеге мәкаләләрен ул «Вакыт» газетасына җибәреп, шунда чыгара барган. Аннары соң ул шушы мәкаләләрен җыеп, бер китап буларак бастыра. Ул китапның эчтәлеге бик үзенчәлекле – анда хроник язмалар, сугыш вакыйгаларын тасвирлый торган язмалар, публицистик уйланулар, интервьюлар да, әдәби, нәфис язмаларга якынрак хикәяләр дә бар.

Киләчәктә тагын китаплар тәрҗемә итеп чыгарырга телисеңме?

– Планнар бар, хәзер магистратурада мин башка бер шәхесне өйрәнә башладым. Бүген кулъязмалар тәрҗемә итәм, иске татар телендә язылган «Борһан тәүхид» («Аллаһының берлеген исбатлау») ул – совет заманасында бик популяр булган «Коръән серләре» дип атала торган китапка каршы язылган бер әсәр. Аның да тәрҗемәсе юк, ул бары тик кулъязма вариантта гына бар, аларны тәрҗемә итеп, ачык куллануга куярга теләр идем.

Әлеге әсәрнең авторы кем?

– Кулъязмалар авторы Фатхелкадыйр Бабич. Ул – танылган шагыйрь Шәехзадә Бабичның абыйсы. Әсәр Гариф Гобәйнең «Коръән серләре»нә рәддия буларак язылган. «Коръән серләре» бүген кириллицага тәрҗемә ителгән.

Әлеге шәхес белән ничек кызыксынып киттең?

– Исламга багышланган вебинарларында профессор Әлфрид Бустанов әлеге шәхес турында сөйләде. Ул «СССР заманасында ислам» дигән лекция иде. Ул анда «Совет заманасында ислам сездә нинди күренешләр белән ассоциацияләнә» дигән сорау биргән иде. Мин төрле колхозларның председателе булган кешеләрнең бер үк вакытта имам булуларын, мәчетләр булмавын, ислам кешенең шәхси тормышы белән генә чикләнгән булуын яздым. Һәм «Коръән серләре» китабын да искә алган идем, Әлфрид әфәнде әлеге китапка ислам галимнәре тарафыннан язылган рәддия барлыгын әйтте. Шуннан кызыксынып киттем.

Әлегә без Фатхелкадыйр Бабичны фамилиясе буенча гына кем икәнен чамалый алабыз.

Фатхелкадыйр Бабич турында мәгълүмат әлегә бик аз, эзләнүләр нәтиҗәсендә бераз тәфсиллерәк мәгълүмат җыярга өметләнәм. Аның биографиясен өйрәнергә телим. Әлегә без аның яшәү елларын, «Галия» мәдрәсәсендә укуын һәм рәддесен Хуҗанд шәһәрендә язганын гына беләбез.

«Татар теле – ул кирәкмәгән әйбер түгел»

Киләчәктә әлеге эшчәнлекне дәвам итәчәксеңме? Планнарың нинди?

– Планнар зурдан. Алар иске татар телен популярлаштыруга да, тарихны өйрәнүгә дә бәйле. Мин аларны аерып карамыйм. Безнең хәзер берничә бурычларыбыз бар: беренчесе – дәреслекне ахырына җиткереп нәшер итәргә. Икенчедән, безнең башка бер грантка бәйле бурычларыбыз – Татарстан Диния Нәзарәте һәм Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе гранды кысаларында без хәзер Әхмәтһади Максудиның «Шәригать хөкемнәре» китабын тәрҗемә итәбез һәм аны да бер практикум, дәреслек форматында чыгарырга ниятлибез. Әлеге дәреслек шулай ук иске татар телен өйрәнү буенча.

Димәк, шундый типтагы курслар ачу өчен яшьләргә конкурслар, грантлар җитәрлек?

– Андый грантларны күп дип әйтә алмыйм, ләкин алар бар. Кызыксыну укучылар тарафыннан да, төрле оешмалар тарафыннан да бар. Алар бик актив рәвештә ярдәм итә.

Милли җанлы яшьләргә нәрсә әйтергә теләр идең?

– Куркмаска һәм эшләргә киңәш итәм. Мин үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, әгәр дә яныгыздагы кешеләр сезгә «әлеге курслар кирәкми, аларның файдасы юк» дип, эшегезнең бәясен төшерергә теләсә, аларны бик тыңламаска киңәш итәр идем. Алар сезне кайгыртып әйтәдер, ләкин күңелегез нәрсә тели шуны эшләргә кирәк. Татар теле ул – кирәкмәгән әйбер түгел, сорау бик тә сизелә һәм шушы курсларның барлыкка килүе, ә иң мөһиме – дәвам итүе моны исбатлый гына.

Рәхмәт, Азат! Уңышлар телим!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 декабрь 2023
    Исемсез
    Мондый яшьләр күбрәк булсын иде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100