Азат Җиһаншин: «Халык йөрмәгән театр нәмәгә кирәк?! Шизофренияңне расларгамы?»
Уфа «Нур» театрының баш режиссеры, Башкортстанның атказанган артисты, Башкортстан Республикасының Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты Азат Җиһаншин белән кыска әңгәмә.
Азат Җиһаншин белән Уфа «Нур» театрына Айгиз Баймөхәммәтовның беренче пьесасы буенча спектакль карарга килгәч тиз генә аралашып алган идек.
Белешмә: Азат Җиһаншин – танылган башкорт драма артисты һәм киноактеры. Чыгышы белән Баймак шәһәреннән. 90нчы елларда «Акйондоз» дип аталган музыкаль төркем солисты иде. 1998-2008 елларда – Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры артисты. 2008 елдан Стәрлетамак дәүләт театрында, 2014 елда Мостай Кәрим исемендәге Башкорт яшьләр театрында эшли. 2020 елдан – Уфа «Нур» татар театрының баш режиссеры итеп билгеләнә.
Кайчандыр Гафури театры йолдызы булган Азат Җиһаншин! 90нчы елларда Казан кызлары гашыйк иде башкорт егетенә. «Ысын» башкорт кешесенә татар театрына килергә тәкъдим булгач, ничек кабул иттегез? Сез бит инде татар булып, башкортка әйләнеп йөргән кеше түгел.
Карагыз әле, мин, иҗат кешесе буларак, башкача уйлыйм... Мин сезнең нәрсә әйтүегезне аңлыйм: гади кеше өчен татар, рус, чуваш дигән бүленеш бар. Ә минем өчен юк. Фамилиям дә Җиһаншин бит. Җиһан! Фамилия бушка гына бирелми ул. Минем космополитик аң. Минем өчен кеше булу әһәмиятле. Шул! Шуның белән шул! Милли мәсьәләләр театр темасына кагылмый. Сәнгатьнең милләте юк. Әмма мин нинди театрда эшләвемне аңлыйм. Чөнки кайбер факторлар бар. Нинди дөньяда яшәвебезне аңларга кирәк.
Ә инде сорауга кайтсак, төрле моментлар булды. Мине чакырган Фирзәт Габидуллинга турыдан-туры әйттем: «Син бит гаепләячәкләрен аңлыйсыңдыр», – дидем. Андый сорау туачак иде, һәм ул туды – яшермим. Бу – нормаль хәл, бу – бик табигый. Ничек инде башкорт кешесе татар театр сәнгатенә «татар дөньяһы» белән идарә итәргә килсен?! Андый хәл була алмый!
Моны татарлар әйттеме?
Мин әле гомумән әйтәм. Эш бит милләттә генә түгел. Мостай Кәрим әйтмешли, «кай яктан карыйсың бит аны». Кемгәдер шушы позиция уңайлы икән, шушы позициядә калсын – бу аның проблемасы, минеке түгел. Мин бирегә эшләргә килдем. Минем өчен биредә башкортлар һәм татарлар юк. Минем өчен иҗат бар. Сыйфатлы зур әсәрләр чыгарасы килә. Кешеләр өчен! Кадерле үзем өчен түгел, кешеләр өчен...
Кадерле үзләре өчен чыгаручылар да бар шул...
Бик еш... үзләрен ярату белән шөгыльләнәләр... Янәсе, халык аңламый. Мин гел әйтәм: халык йөрмәгән театр нәмәгә кирәк? Нигә? Үзеңне шизофренияңне расларгамы? Янәсе, мин шулай уйлыйм, ә сез әле аны аңларлык дәрәҗәгә үсеп җитмәгәнсез! Шуңа халык өчен эшләргә кирәк! Театр халыкныкы булырга тиеш.
Эшли башладым, эшем күренә башлады... мин эш күрсәтергә тиеш идем... тиеш дип, мин ничек эшләдем – шулай эшләдем инде. Халык кабул итте кебек – миңа шулай тоелды.
Тамашачы?
Әйе, театр тамашачысы.
Ә татар интеллигенциясе дип аталган категория?
Мин ниндидер интеллигенцияләр буенча белгеч түгел. Ниндидер оешмаларны белмим. Тормыш бик кыска, бик кыска, мин гомеремне шуларны белүгә әрәм итиммени?! Юк инде! Мин, алайга калса, гомеремне мәхәббәткә туздырам. Аңлыйсызмы? Берәүне яратуга тотам ул вакытны һәм «гомеремне бушка уздырмадым» дип әйтә алачакмын. Һичьюгы мин бер кешене бәхетле итәм.
Татар белән башкорт менталитеты аерыламы? Чагыштыра аласыздыр: башкорт театрында эшләп килдегез, биредә татар дөньясына эләктегез?
Аерыла.
Нәрсә белән?
Рухы белән. Мин психологик театр яратам. Монда, ачыктан-ачык әйтсәк, башкорт академтеатрына караганда, Шекспирның «Гамлет»ын куюы авыр булыр иде. Энергетика бирелеше төрлечә. Килешәсезме? Бу – ир-ат артистларга да карый, хатын-кызга да... Төп аерма энергетикада.
Ягъни, Рудольф Нуриев әйтмешли, татарның каны тизрәк агамы?
Образлы итеп әйткәндә, бәлки, шулайдыр. Менталитет дидегез, биюләргә генә карагыз! Аяк басуларга гына ничек! Башкортлар – бөркет! Бүре! Татарларның башкача. Бу барлык аспектларда күренә. Әйе, миңа кайбер психологик моментларда авыр. Бу – гомуми халәт. Бу индивидуальлеккә кагылмый.
Хәзер «Сәхибҗамал»га тотынабыз. Аллага шөкер, минем аны уйнарлык актрисам бар. Бик тирән актриса! Уйлый белүче, тирән фикерли белүче шәхес. Театрда Гамлетны уйнарлык актер булмаса, «Гамлет»ны куеп булмый бит инде. «Куям» дигән булып «понтоваться» итәргә кирәкми: юк икән – юк! Ә безнең «Сәхибҗамал» булачак, Алла бирсә! Без аны булдырабыз!
Сез Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны аңлыйсызмы? Шушы яшь татар кызының театр уйнарга сәхнәгә чыгуын, аның логикасын аңлыйсызмы?
Мин документалистика белән шөгыльләнмим. Миңа ул бөтенләй кызык түгел. Кемгәдер кызыктыр... Минем өчен аның язмышында куярлык материал аз. Чөнки мин язмышы күпкә драматик булган шәхесләрне беләм. Ой-ой-ой!
Сәхибҗамал татар театры сәхнәсенә аяк баскан беренче хатын-кыз булган бит. Ул нәрсәгә дип шунда атлаган? Беренче булган! Аннан соң хатын-кызлар театрда уйный башлаган. Бөкене беренче ул ачкан.
Минем теге яки бу эшчәнлектә барлык беренче булучыларны Сәхибҗамал образы аша үткәрәсем килә. Игътибар иткәнегез бармы – беренчеләр барысы да бәхетсез. Барысы да! Әлбәттә бәхет темасы бик киң... шулай да...
Хатын-кызлар турында сүз барамы? Әллә бөтен кешеләрме?
Спектакльдә хатын-кыз турында сүз бара. Гомумән алганда, без бөтенебез – кешеләр. Пьесаларда язылган пафосларсыз, эпатажсыз эшлисем килә. Югыйсә, бездә пьеса язганда иллюзия тудырырга яраталар... аның өчен булмаганны уйлап тапмагыз... «Шулай яшәйбез, шулай да була», янәсе.
Монда сорау туа – ул дөрес эшләгәнме? Ул бит бөтенесен югалткан. Ә нәрсә хакына? Бу сорау тамашачыга – һәркем үзенчә җавап бирсен!
Кемдер аның яраткан кешесен югалтуын искә төшерер. Яраткан кешесенә түгел, рус милләтеннән булган башка кешегә кияүгә чыккан. Баласы да булмаган. Бу җәзамы... әллә миссия үтәүме? Кирәк булганмы бу корбаннар? Бәлки, кирәктер... Моны беркем дә белми. Беркем дә! Аллаһ кына белә. Шуңа безнең гаепләргә дә хакыбыз юк. Без беркем дә түгел.
Сезнең белән очрашыр алдыннан видеодан «Фатыйма» спектаклен карадым. Зифа Кадыйрова әсәренә ни өчен алындыгыз? Нәрсәсе белән сезне эләктереп алды ул?
Бернәрсәсе белән дә. Бульвар романы, диләрме? Монда күп нәрсә режиссурадан тора. Мин анда үз фәлсәфәмне өстәдем. Бу заказ иде – Зифа Кадыйрованы куярга кирәк, диделәр. Аны Фидан Гафаров тәкъдим итте. Миңа китапны алып килделәр. Без артистлар белән өч кисәген дә укыдык...
Әйе, бер матбугат конференциясендә әйттеләр: «Азат Җиһаншинга ошады», – диделәр.
Миңа бик сирәк әйбер ошый. Минем профессиям шушы – үз мөнәсәбәтемә карамастан, масштаблы күренеш тудыру. Бәлки, анда Зифа Кадыйровадан аз әйбер калгандыр. Әмма мин аның иҗатына кагылган, аңа зыян салган бернәрсә дә кертмәдем кебек. Барысы да аныкы. Мин анда нәрсәләрдер өстәдем. Мин аны эшләгәндә нәрсә килеп чыгасын да белмәдем. Чын йөрәктән үзем күзаллаганча эшләдем дә эшләдем.
Ә килеп чыкканын кайчан аңладыгыз?
Аны аңлап буламыни? Мин берни дә аңламыйм. Ул спектакльнең хәзер үз тормышы.
Дәвамы булачакмы?
Юк! Нигә инде?
Теманы яптыгызмы?
Әйе. Директор бик «кыса» башласа, Раушанияне дә эшләргә, дисә... эшлисе була инде. Әмма бу кирәкме икән? Үз-үзеңне алдарга кирәкми. Бу инде – акча өчен эшләү булачак.
Башкортстандагы бер журналист бервакыт «Нур» театрын ни өчен яратмавын әйткән иде. «Анда гел комедия дә комедия», – дигән иде ул. Бу – чыннан да шулаймы, бу – нормальме, әллә хәзер башкачаракмы?
Мин бит әле өченче сезон гына эшлим.
Ике тулы сезон – эш күрсәтерлек вакыт инде.
Ике-өч сезонда күп спектакль куеп өлгереп булмый.
«Нур», чыннан да, комедия театрымы?
Комедия дә булырга тиеш, җитди драмалар да. Мин монда Әнгам Атнабаевның «Ул кайтты» драмасын куйдым. Үземә ошамады: нәрсәдер җитмәде. Драмага көч күп китә. Комедияләргә...
Аларны яратып куясызмы?
Күп минем андый «мультфильмнар».
Яратып куясызмы?
Ничек инде «яратмаенса»?!
Директор кушканга булырга мөмкин. Андыйларга билет яхшырак сатыла...
Сез «Көлмәгез, мин үләм»не (Мансур Гыйләҗев пьесасы) карагансыздыр бит...
Юк!
Нишләп сез, бер әйбер дә карамаган килеш, минем яныма килдегез?
Сез аны безгә килеп күрсәтмәдегез бит әле. Кайда карыйм?
Ә сез кайдан?
Казаннан.
Ә-ә-ә, шулаймыни? Шуннан башларга иде.
Шуннан башладым бит инде: без, бөтен Казан кызлары, сезгә гашыйк идек, дидем.
Анысын хәтерлим. Апрельдә Казанга килергә җыенабыз. Килерсез – карарсыз! «Галиябану»ны карагыз! Мин һәрвакыт әйттем – Академтеатрда эшләгәндә дә әйттем, ишетмәделәр генә – сез «Алтын битлек»ләр алыгыз, «бөек иҗат» белән шөгыльләнегез, ә минем халык өчен эшлисем килә, дидем. Халыкка яхшы сыйфатлы әсәрләр бирик. Театрда классика булырга тиеш. Минем бирегә бөтен классиканы туплыйсым килә. Бөтен репертуар милли классик материал белән чуарлансын иде. Классик әсәрләребез буыннан буынга күчәргә тиеш. Моның белән бездән башка кем шөгыльләнсен! Классика буенча кино төшермиләр. Театр гына кала!
Мин классиканы бозганны яратмыйм. Кемдер ул әсәрдә «что-то хочет увидеть»! Анда бернәрсә дә юк! Син шизофреникмы әллә?! Анда син күрергә теләгән әйбер юк! Ә кемдер шунда нидер күрергә һәм күргәнен дәлилләргә тырыша. Аннары: «Сез бернәрсә дә аңламыйсыз», – ди. Ә бәлки, шундыйларның башындадыр проблема?! Мин аңлыйм – андый позиция дә яши ала. Әмма мин классика яклы.
Әйтик, театрга 3нче класс баласы килә. Ә ниндидер режиссер «Башмагым»дагы артистларның барысына да джинсы кидерткән, рок керткән – мин гадиләштереп әйтәм инде – теге бала шуны карый... аның аңында шундый классика кала. Соңрак аңа алай түгеллеген аңлатырга тырышырлар, ләкин аның күңелендә шул беренче күргәне калырга мөмкин. Шуңа бала классик әсәрне классик вариантта яхшы сыйфатта күрергә тиеш. Мин моны «Визит карточкасы» дип атыйм.
Ә заманча драматургиягә мөнәсәбәтегез? Яратасызмы аны?
«Ярату» сүзе дөрес түгел. Бар ул! Бар, әлбәттә. Мин анда нидер күрергә, эзләргә тырышмыйм. Кайчакта бөтен пьеса бер җөмләдән ачылып китә. Шушы бер җөмлә өчен спектакльне куярга мөмкин. 2007 елда, әле актер булып эшләгәндә, беренче спектаклемне куйган идем. Флорид Бүләковның «Голубушки мои» спектакле иде ул – «Выходили бабки замуж» пьесасын автор рөхсәте белән шулай атаган идем. Дуслар идек! Ул бит бик трагик кеше иде. Комедия аша трагедия яза иде. Мин, пьесаны укыганда, туфлиләргә төртелеп калдым. Флорид Бүләков туфли турында берни дә язмаган. Ә мин шул туфлиләрне күрдем...
«Под каблуком»мы?
Нинди баналь аңлау... Бөтенесен боздыгыз... Туфли – ул символ. Шул карчыклар гомер буе колхозда эшләгән, алар кайчандыр алган туфлиләрен беркайчан да кия алмаган. Ул аларның хыялы булып калган. Ә хатын-кыз бит ул... колхоз өчен тумаган. Бу дөньяда нәрсәдер дөрес юлдан китмәде. Менә шушы туфлиләр спектакльнең бөтен асылын ачып бирде. Табуреткада торган шул туфлиләр төп геройга әйләнде.
Бүгенге драматургияне укыганда, мин аның кайчагында «бармактан суырылганын» күрәм. Хайп өчен. Андыйлар бик тиз сизелә. Йөрәктән язылганы да сизелә. Дөнья шулай инде – актан һәм карадан тора. Кара да кайчагында ак булып тоелырга мөмкин... Иң мөһиме – башың уйласын! Чөнки караны ак итеп күрсәтә башладылар. Юк, җәмәгать, бу – кара. Ә алар «ак» диләр. Кемнәрдер ышана. Ә читтә 3 кеше басып тора, алар аның кара икәнен белә...
Күрәләр, әйтә алмыйлар – фейк дип бәяләнергә мөмкин...
Анысын уйлама, Аллаһ бар – ул күрә. Җан бар, күңел бар...
Азат, заманында Гафури театрына сезне карарга йөргән тамашачы сезнең арттан татар театрына килдеме?
Белмим. Мин белмим.
Әйткәннәре дә юкмыни? Мин әйттем бит, сезне ярата идек, дип.
Минем сөйләшкәнем дә юк. Мин шундый инде – аралашучан түгел. Чөнки, чөнки, чөнки... ярар, миңа репетициягә барырга вакыт, артистлар көтә.