Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыевны шашлык пешергән өчен гаепләгәннәр

Җырчы гаиләсе белән Алсуның туган йортына ялга кайткан.

news_top_970_100
Азат Фазлыевны шашлык пешергән өчен гаепләгәннәр
Рамил Гали

Җырчы Азат Фазлыев шашлык пешерергә җыенганда төшкән фотосын куйган һәм «Кияү әбисендә кунакта», дип язган.

Инстачыларның берсе: «Әбисен шашлык белән сыйлый», - дип дәвам иткән.

«Молодцы, гел шулай кайтып хәл белеп, булышып торырга кирәк», «Карантинда ял итеп, ашап, көч җыегыз. Концертлар көтәбез»; «Хәзер, Азат, син әбиеңнең уң кулы инде», - дип комментарий калдырган җырчының иҗатын яратучы тамашачы.

Азатның шашлык пешергәненнән, гомумән, фото куйганыннан да гаеп иткәннәр.

«Авылда рәхәт шашлык пешергәндә. Ник алар авылда яшәп карамыйлар икән? Кайтканда гына рәхәт ул»;

«Бер яктан дөрес түгел, 40 көн дә булмаган бит әле. Сез фото куясыз»;

«Әкияти… Хатының булмаса, син беркем түгел… Бабай үлгәч, шашлык пешерәләрмени?» - дип усал комментарийлар язарга да тарсынып тормаганнар.

Җырчы гаиләнең иҗатын яратучылар яклап комментарийлар калдырган:

«Кеше үлгәч, ач торасы ди мәллә ул? Сезнен баштан үтмәдеме ул «югалту» дигән әйбер? Ничек кеше башында шушындый ваемсыз сораулар туа икән?»;

«Нишләп җыен чүп-чар сүзләр язасыз?! Ошамаса, карамагыз! Азат менә дигән артист, Алсуга менә дигән ир, менә дигән әти. Шашлык пешерүнең нинди гаебе бар?»;

«Азаттагы кадәр кешелек сыйфаты бик сирәк күренеш. Чәйнәп кенә утырмагыз. Аңа шакшы ябышмый»;

«Бәйләндегез инде, авыл кешеләре, сез дә китегез шәһәргә, озак тора алмассыз, кире качарсыз „авыр тормышлы“ авылыгызга».

Җырчы гаиләсенә кайгы килүен, Алсуның әтисе вафат булуын язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100