Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыеваның әтисе вафат булган

Бу турыда җырчы гаилә социаль челтәрдә хәбәр итә.

news_top_970_100
Алсу Фазлыеваның әтисе вафат булган
Салават Камалетдинов

Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсенә зур кайгы килгән. Алсуның әтисе вафат булган.

«Хуш, Әти!!! Син зур йөрәкле, бик ярдәмчел, бик тырыш, районның алдынгы, Татарстанның атказанган техник хезмәткәре, безнең яраткан Әти идең! Бик иртә киттең! Кулдан килгәннең барын да эшләдек. Урының җәннәт түрләрендә булсын! Без Сине бик яратабыз», — дип язган Алсу.

«Киттең, бабай… Әнинең киткәненә бер ел була. Хәзер син… Бик көчле, үрнәк кеше син! Китәсеңне сизгән кебек, соңгы арада гел киңәш бирдең. «Кияү, җиңәбездер бит?» — дидең. Мин, әйе дидем… Әнигә дә шулай дип жавап бирдем… Булмады… Гафу итегез! Сез мәңге безнең белән!!! Яратабыз. Тыныч йоклагыз», - дип язган Азат үз аккаунтында.

Җырчы гаиләнең инстадуслары кайгыларын уртаклашкан, сабырлык теләгән.

Безнең редакция дә җырчыларның авыр кайгысын уртаклаша. Әтиегезнең авыр туфрагы җиңел, тар гүрләре киң булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100