Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыевны әнисен дәвалау өчен җыйган акчага машина сатып алуда гаеплиләр

"Акланып утырасы килми, әмма ул машинаның ничек безгә килеп эләгүен тирәнрәк фикер йөрткәннәр аңлагандыр", - дип язган җырчы үзенең Инстаграм челтәрендә. 

news_top_970_100
Азат Фазлыевны әнисен дәвалау өчен җыйган акчага машина сатып алуда гаеплиләр
Күптән түгел генә Азат һәм Алсу Фазлыевлар гаиләсенә челтәрле бизнес белән шөгыльләнгән өчен "Мерседес" маркалы машина бүләк иттеләр. Интернет компания аларга бу бүләкне яхшы күрсәткечләре өчен тапшырган. Әлеге яңалык халык арасында ризасызлык уяткан, тискәре фикерләрен белдерүчеләр дә булган. Азатның күңеленә иң тигәне: "Әнисен дәвалау өчен җыйган акчага машина сатып алган", - дигән сүзләр булган.

Хәтерләсәгез, Зөлфирә апа Фазлыевага “миелодиспластический синдром, рефрактер анемиянең югары рисклы дәрәҗәсе” дигән диагноз куйганнар иде. Ул вакытта Фазлыевларга акча җыярга ярдәм кулы сузучылар шактый булды: иҗатташ дуслары хәйрия концертлары да уздырды, җырчыларның иҗатларын яратучы тамашачылар да акча җыйды.



Кызганыч, 14 март көнне җырчының әнисе вафат булды. Ә Азат Фазлыевның әнисен яман чирдән дәвалауга җыелган акчаларны авыру балаларга таратуы хакында күпләр белә. Бу хакта ул 13 февральдә үзенең Инстаграм битендә дә хәбәр итте. Җырчы соңгы вакытта әнисен кредит акчаларына дәвалаулары хакында да әйтте. Хәйрия концертларыннан кергән, карталарга күчерелгән акчаларны ул балаларга таратырга карар иткән. Шунысын да әйтергә кирәк, Азат бу балалар һәм аларның әти-әниләре белән шәхсән күрешеп аралашкан иде.

"Кызганыч, бу көннәрдә негатив комментарийларны күп укырга, ишетергә туры килде. Янәсе, әнине дәваларга дип җыйган акчага машина алганбыз икән... Акланып утырасы килми, әмма ул машинаның ничек безгә килеп эләгүен тирәнрәк фикер йөрткәннәр аңлагандыр. Ә халыктан җыйган акчаны без мохтаҗ балаларга таратып бирдек. Бу хакта лентада аерым пост бар", - дип язган җырчы үзенең Инстаграмында.

Фазлыевлар гаиләсенә "Әниләре үлде, кырыгы да булмады, ә балалары инде җырлап-биеп йөриләр", - дип әйтүчеләр дә булган.

"Беләсез микән, кайгыдан бераз онытылыр өчен сәхнә - бердәнбер чара. Якыннарыбыз да: "Гастрольләрегезне туктатмагыз, эшләгез", - диделәр. Әни үзе дә, миңа калса, күкләрдән безгә карап сөенә генә. Чөнки ул үзе дә эш яратты. Ярага тоз салмагыз, зинһар. Мин сезнең берегезгә дә начарлык теләмим... Тормышыгыз матур, мул һәм имин булсын", - дип үз фикерен язган Азат.



"Безнең гаилә "Мерседес"лы булды. Ә кайчандыр... бу хәтта хыялга да кермәгән машина маркасы. Бу - бары тик тырышлык һәм үҗәтлек нәтиҗәсе. Башта бу бизнес белән Алсу шөгыльләнә башлады. Автобонус турында ишеткәнем бар иде, әмма ышанмадым. Алсудан күреп мин дә бизнеска кереп китәргә булдым. Уңышка ирешкән коллегаларыбызны күреп, без дә тырышып эшли башладык. "Бушка кем машина бирә инде?" - диярсез. Юк, бушка бирмиләр, ә менә эшләгәнгә бирәләр икән. Гаиләдә булган күңелсез хәлләрне берникадәр җиңәр өчен машинабызны саттык. Ярты ел автомобилебез булмады. Әни моның хакта белде. Мерседес бирәчәкләрен дә белде. "Молодцы! Үзегез ничек телисез - шулай эшләгез, беркемне дә тыңламагыз. Бу - сезнең тормыш, үзегезчә яшәгез", - диде. Нәкъ шул авырлыклар бездән эзләнүне, тырышуны таләп итте. Үзебезне башка өлкәдә сынап караган өчен гаепләмәссез дип уйлыйбыз", - дип тә язган җырчы үзенең Инстаграм челтәренә. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәерле кич барыгызга да. Кызганыч, бу көннәрдә негатив комментарийларны күп укырга, ишетергә туры килде. Янәсе, әнине дәваларга дип җыйган акчага машина алганбыз икән... Акланып утырасы килми, әмма ул машинаның ничек безгә килеп эләгүен тирәнрәк фикер йөрткәннәр аңлагандыр. Ә халыктан җыйган акчаны без мотаҗ балаларга таратып бирдек. Моның хакта лентада аерым пост бар. Аннары... Янәсе, әниләре үлде, кырыгы да булмады, ә балалары инде җырлап-биеп йөриләр. Беләсез микән, кайгыдан бераз онытылыр өчен сәхнә - бердәнбер чара. Якыннарыбыз да: "Гастрольләрегезне туктатмагыз, эшләгез", - диделәр. Әни үзе дә, миңа калса, күкләрдән безгә карап сөенә генә. Чөнки ул үзе дә эш яратты. Ярага тоз салмагыз, зинхар Мин сезнең берегезгә дә начарлык теләмим... Тормышыгыз матур, мул һәм имин булсын. Амин. #азатфазлыев #алсуазатфазлыевлар

Публикация от Азат Фазлыев (@azatfazlyev)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100