Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыевның әнисе вафат булган

"Гафу ит, тырыштык", - ди Азат.

news_top_970_100
Азат Фазлыевның әнисе вафат булган

Җырчы гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсендә зур югалту. Азатның әнисе Зөлфирә апа вафат. Бу хакта Азат үзенең “Инстаграм” битендә хәбәр итте.

“Яшәтәсе килде сине, әни! Тик булмады. Син дөньядагы иң сабыр, иң көчле, мәрхәмәтле әни! Яратабыз сине! Гафу ит, тырыштык, ләкин киттең. Тыныч йокла, әнием!” – дип язган Азат.

Зөлфирә апа Фазлыевага “миелодиспластический синдром, рефрактер анемиянең югары рисклы дәрәҗәс” дигән диагноз куялар. Кыскача әйткәндә, сөяк миен күчереп утыртырга кирәк.

Дәвалану өчен 10 млн сум акча кирәк иде. Фазлыевларга ярдәм кулы сузучылар шактый булды: иҗатташ дуслары хәйрия концертлары да уздырды, җырчыларның иҗатларын яратучы тамашачылар да әзрәк җыешты. Зөлфирә апа Төркиядә дәвалануның беренче этабын узган иде. “Әнигә 100 % туры килердәй донор көтәбез” дигән иде Алсу.

Кызганыч, көтеп өлгерә алмаган, Зөлфирә апа кичә кич китеп барган. Урыны җәннәттә булсын! Фазлыевларның кайгысын уртаклашабыз.

Узган язда "Интертат" хәбәрчесе Азатның туган нигезенә кайтып, Зөлфирә апа һәм Рафаэль абый белән җылы әңгәмә корган иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100