news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев: «Ничә тапкыр үземә сүз бирдем Исхаковларга ышанмаска»

news_top
Азат Фазлыев: «Ничә тапкыр үземә сүз бирдем Исхаковларга ышанмаска»
Видеодан скриншот

Май бәйрәмнәрендә җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевларны алып баручы Илшат Исхаков гаиләсе кунакка чакырган. Артистлар вакытларын бик күңелле уздырганнар. Азат Фазлыевтан, кунакка чакырып, пылау пешерткәннәр. Гаилә башлыгының да эше каты булган – Илшат гармунда уйнап, җырлап, аның кәефен күтәреп торган.

«Ничә тапкыр үземә сүз бирдем Исхаковларга ышанмаска. Кунакка дип чакыралар да эшләтәләр. Үзләре әнә җырлап кына торалар», – дип көлеп сөйләгән Азат, кишер турый-турый. Ул арада Илшат: «Эшлә давай», – дип, Азатка берне «биреп» тә алган.

Кыскасы, ике дус шул рәвешле социаль челтәрләргә контент ясаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар