Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Абитов: «Ринат абыйның якты истәлегенә....»

news_top_970_100
Азат Абитов: «Ринат абыйның якты истәлегенә....»
Владимир Васильев

Азат Абитов вафат булган җырлар авторы Ринат Мөслимов истәлегенә җыр яздырган. 

«Озак уйладым «чыгарыргамы, юкмы» дип бу җырны. Ринат абыйның якты истәлегенә багышлап, чыгарырга булдым. Ярата иде ул бу җырны. Мин дә яраттым. Ләкин Интернетка чыгарып та, концертларда җырлап та өлгермәдем. 

«Энекәш, бу җырны күп җырчы сорады. Берсенә дә бирмәдем, сиңа дип саклап тоттым», – дигән иде. 

Тыныч йокла, Ринат абый. Без сине онытмабыз. 

Ринат Мөслимов сүзләре, Фирзәр Мортазин көе. «Сөю гөле», – дип яза Азат социаль челтәрләрдә.

«Азат, искиткеч җыр. Сүзләре дә, көе дә, җырлавың да бик матур. Шушы җырың белән зур сәхнәләрдә көтеп калабыз»,

«Сезнең иң әйбәт җырларыгызның берсе булачак»;

«Ринатның урыны оҗмахта булсын. Шундый бөек кешеләрнең арабыздан иртә китүе бик кызганыч. Җырлары бик мәгънәле, тормыштан алынган, йөрәккә үтеп керә торган шул. Гөлсирин белән икегез бик матур җырын башкарган идегез аның иҗат кичәсендә»;

«Бу җырны сәхнәләрдә көтеп калабыз»,– дип комментарийлар язган Азатның виртуаль дуслары. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100