Азаннан соң – «карга боткасы»: Казанда борынгы йола бәйрәме ничек үтте
«Туган авылым» комплексыннан репортаж тәкъдим итәбез.

«Карга боткасы» – татар халкының иң борынгы йолаларының берсе. Ул – татарлар тарафыннан ислам динен кабул итү (922 ел) чорына кадәр үк уздырылган. «Элек, матур язны җылы яклардан каргалар алып килә, дип ышанганнар. Чөнки яз көне март азакларында каргалар кайтканда яз җиткән. Шуның өчен карлар эреп ташулар киткәч, кырларда җир ачыла башлагач, халык, зурлап, чәчүләр алдыннан ел мул, ашлык күп булсын өчен дип бәйрәм ясый торган булганнар. Аны «Карга боткасы» дип атаганнар», – диелә әлеге бәйрәмнең аңлатмасында.
Казанда әлеге бәйрәм быел беренче тапкыр уздырылды, әлеге үзенчәлекле йоланы кире кайтаруга «Бөтендөнья татар конгрессы» алынган. «Бу – әле эшнең башы гына», – ди алар. Шулай да беренче «Карга боткасы»на шактый кунак җыелган иде, аларның күбесе балалар булуы аеруча шатландырды. Әлеге бәйрәм нигездә балалар өчен дип күзаллана.
Бәйрәм азан әйтү белән ачылды, килгән кунаклар «Карга боткасы» бәйрәменең тарихы, үзенчәлекләре белән танышты. Бәйрәмдә концерт, милли уеннар, ярминкә оештырылган иде. Сату рәтләрендә Татарстан һәм Россия төбәкләреннән килгән эшмәкәрләр җитештергән хәләл продукция тәкъдим ителде.
Бәйрәм традициясе буенча кунакларга зур казанда ботка пешерелде. Һәр килгән кунак карга боткасыннан, самавырда кайнаган мәтрүшкәле чәйдән авыз итә алды. Боткага ярмаларны бәйрәмгә килгән балалар «Туган авылым» комплексы территориясендәге йортлардан җыйды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Данис Шакиров: «Борынгыдан килгән йолаларыбызны кире кайтарырга кирәк»
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Үз чыгышында ул «Бөтендөнья татар конгрессы» татар халкының милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен, борынгы бәйрәмнәрне кире кайтару юнәлешендә эшләвен белдерде.
Милләт мәсьәләсендә вак мәсьәләләр юк. «Бөтендөнья татар конгрессы»на татар халкының милли традицияләрен, гореф-гадәтләребезне, борынгы бәйрәмнәрне кире кайтару максаты куелды. Иң беренче чиратта, «Карга боткасы» – ул балалар бәйрәме. Безгә бүгенге көндә балаларны виртуаль дөньядан, гаджетлардан тартып чыгарыр өчен, милли төсмерләр булган бәйрәмнәребезне, борынгыдан килгән йолаларыбызны кире кайтарырга кирәк. Безнең буынга әлеге бәйрәм әле туры килде. Мин хәтерлим авылда әлеге бәйрәмгә җыелганны, әби-апалар «кошлар да төрле якларга китеп баралар, әмма аннары кире туган якларына кайталар, сез дә, үскәч, төрле җирләрдә укырсыз, яшәрсез, ләкин үзегезнең туган ягыгызны, туган бишегегезне онытмагыз» дия иделәр. «Туган ил», «туган җир» сүзләрен алар күңел дәфтәрләренә кертеп калдырдылар.
Ел фасылларын карый башласак, җәй аенда халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй, көз көне без хәзер «Каз өмәсе»н кертеп барабыз. Ә менә яз башында төрки халыкларда – «Нәүрүз» булса, татарларда – «Карга боткасы» уздырылган. Әлбәттә, хәзер бу эшне киредән кубарып, милли бәйрәмне кире кайтару әле башланды гына, без бу юнәлештә актив эшлибез, әлеге темага аерым фильмнар да төшерелде. Алга таба да безнең балаларыбызның күңел дәфтәрләренә уелып калырдай милли бәйрәмебезне кире кайтара алырбыз, дип ышанам.

Данис Шакиров: «Милләт мәсьәләсендә вак мәсьәләләр юк»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Фәнзилә Җәүһәрова: «Казан татарлары, язны каргалар алып килә, дип исәпләгән»
Танылган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова татар халкында «Карга боткасы» бәйрәмен үткәрү тарихы турында сөйләде:
«Карга боткасы» – борынгы йолаларыбызның берсе, татарларда ул чәчүлек белән бәйле. Ул – җиргә яңа орлык салыр алдыннан үткәрелә торган йола. Казан татарлары, язны каргалар алып килә, дип исәпләгән, шуңа күрә без каргаларны зурлыйбыз. Бәйрәм асылында орлык культы – аграр культ ята.
Традиция буенча, бәйрәм көнне балалар өйдән-өйгә йөреп, ярма җыйганнар. Кемнең нинди ярмасы бар, шуның белән уртаклаша. Ярма бирдем дә пешердем түгел, биргән вакытта, һәрбер кеше теләк теләп бирә. Мин әбиләрнең бәйрәмдә нинди теләкләр теләгәнен укыдым. Шундый матур теләкләр: бәйрәм кояш циклына бәйле, шуңа күпләр «кояш вакытында җылытсын, артык кызу да, салкын да булмасын, дөрес җилләр килсен, ул җилләр халыкка хәтәрсез яңгырлар алып килсеннәр, орлыклар яхшы җиргә төшсеннәр, тишелеп чыксыннар, аннары игеннәрне җыеп алырга мөмкинлек булсын, гаиләбезгә, авылыбызга насыйп ризык булсын» дип теләгәннәр. «Карга боткасы»ның – «Зәр-зәр-зәрәгә, берсекөнгә сөрәнгә» дигән әйтеме дә сакланып калган. Өйдән-өйгә йөрүче балалар шушы әйтемне кабатлаган.
Татарларда гомумән бик күп йолалар агрокульт белән бәйле. Сабантуйда ат чабышында 6-10 яшьлек малайлар атта чапканнар. Бу – балаларның дөньяви универсаль күренеше, дип исәплим мин. «Бөтендөнья татар конгрессы»на рәхмәт, алар шәһәр уртасында балалар өчен шундый бәйрәм уздырдылар. Бүген балаларга урын бирү – бик кирәкле гамәл. Монда хуҗалар – балалар. Алар да «без кечкенә чакта «Карга боткасы»нда йөри идек, Казанда була иде» дип сөйли алачак. Татар телендә булган, татар рухына, төсенә туры килгән нинди генә чара үткәрелсә дә, милләт һәм телебез үсеше өчен алар бик мөһим.

Фәнзилә Җәүһәрова: «Карга боткасы» – җиргә яңа орлык салыр алдыннан үткәрелә торган йола.
Фото: © "Татар-информ", архив