Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Азан әйтүне тыю - хокукларны кысу»: Казанда азан 2 тапкыр гына яңгырый башлаячакмы?

Казанда намазга чакырып әйтелә торган азанны 2 тапкыр гына ишетүчеләр бар. Калган өчесен - иртәнге азанны, ахшам, ястүне «шыпырт кына» әйтергә фәрман булган, ди.

news_top_970_100
«Азан әйтүне тыю - хокукларны кысу»: Казанда азан 2 тапкыр гына яңгырый башлаячакмы?
Салават Камалетдинов, архив "Татар-информ"

«Күршеләр азанны тавыш көчәйткеч аша әйткәнгә прокуратурага зарланганнар»

Берничә көн элек социаль челтәрләрдә мәчетләрдә намазның 2 генә тапкыр яңгыравы турында яздылар. «Мулла из-за угла» Телеграм каналында Константиновка белән Светлая Долина торак комплексы уртасындагы «Ярулла» мәчете имамының азанны тавыш көчәйткеч аша түгел, ә шәхсән урамга чыгып әйтү видеосын урнаштырдылар.

«Күршеләре азанны тавыш көчәйткеч аша әйтүгә күп тапкырлар прокуратурага зарланганнар. Имамны да прокуратура юлында йөрткәннәр. Ул бүтән алар белән аралашырга теләми.

Төрле мәчетләрдән азан әйтүне тыю турында хәбәрләр килүе дәвам итә, шуңа күрә бу мәсьәләгә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә мәҗбүрмен. Миңа бу хәл турында узган атнадан яза башладылар. Башта мин җәнҗал тудырырга теләмәдем һәм барлык хәбәрләрне мөфтияткә җибәрдем.

Бу коточкыч хәл Казан шәһәренең зур бер районында урнашкан мөхтәсибәтләрнең берсендә башланган. Мөхтәсибәт җитәкчесе имамнарга 3 азанны яңгыратуны тыйган. Имештер, бу – югары җитәкчелекнең рәсми тыюы һәм ниндидер законны бозу, дип санала. Адвокат Руслан Нагиев мондый законның һәм тыюның гамәлдә булмавын раслады. Мөфти Камил хәзрәт тә 3 азанны тыю турында карар чыгармаганнарын белдерә.

Без бит «Гусь Хрустальный», яки «Переславль-Залесский» түгел. Без – Казан, Татарстан башкаласы, һәм бездә ишетелә торган азан – безнең мәдәни код», – дип яза «Мулла из-за угла» каналы.

 

Фото: © Михаил Захаров, архив «Татар-информ»

«Азан тыю» дигән сүзне күпертеп чыгардылар»

Казандагы бер мәчеткә йөрүче мөселман кешесе төнлә азанның тавыш көчәйткечләр аша әйтүгә тыю булуын әйтте. Мөселман әйтүенчә, бу хакта мөфтият вәкиле имам-хатыйбка әйткән, билгеле, бернинди язмаса карар да юк. Карарны җиткерүче - Рөстәм Вәлиуллин, ди мөселман. 

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинның үзеннән сорагач, ул азан әйтүне тыюны «уйдырма» дип атады.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Кайбер мәхәлләләрдә кешеләрнең имам-хатыйбларга карата үзләрен дорфа тотулары аркасында килеп чыккан шау-шу гына. Тавыш чыгаручылар булгалый. «Азан комачаулый» диючеләр безгә шалтыратмыйлар бит. Мәчеткә килеп, имам-хатыйбка мөрәҗәгать иткән очракны мин белмим. Шикаятьләрен интернетта язалар, «Халык контроле» аша җибәрәләр. Ризасызлык белдерүчеләр арасында татары да бар, татар түгеле дә. Шикаять җибәргән кешеләрнең бөтенесенә дә рәсми җавап яздык.

Беркем дә азанны тыймый һәм тыймаячак та. «Азанны тыю» дигән сүз күтәрелгәне дә юк, аны күпертеп кенә чыгардылар. «Азанны тыялар» дигән сүз – ул уйдырма. Бөтен мәчеттә дә 5 вакыт намазга чакыручы азан әйтелә.

Азан – ул намазның шартына да керми, аны күп кеше белеп бетерми. Азан – намаз вакыты керү турында ачыктан-ачык игълан итү чарасы. Азан булмаса да, намаз дөрес була. Пәйгамбәребез с.г.в. заманында, бу мәсьәлә күтәрелгәннән соң, төрле тәкъдимнәр була. Кемдер – яһүдиләрнеке, кемдер христианнарныкы кебек итик, ди. Пәйгамбәребез с.г.в гә Аллаһы Тәгалә азан тәртибен күрсәтеп бирә һәм Пәйгамбәребез с.г.в. моны игълан итә, – дип аңлатты Рөстәм хәзрәт.

...әмма барыбер тыю турында кисәтү булган... 

Константиновкадагы «Ислам нуры» мәчете имам-хатыйбы Альмарис хәзрәт исә мәсьәләгә төгәл ачыклык кертте дияргә була. Чөнки төнге вакытта әйтелүче 3 азан чыннан да тыныч итеп кенә яңгырый башлаган икән.

Без 5 тапкыр азан әйтәбез. Тик төнге вакытта ахшам, ястү һәм иртәнге намазны тынычрак итеп, микрофоннан читкәрәк басып әйтәбез. Кешеләрнең тынычлыгын бозмас өчен шулай итәбез.

«Ярулла» мәчете буенча адвокатлар коллегиясенә язганнар иде. Аларга судка мөрәҗәгать итәргә кушканнар. Суд, 5 вакыт азанны тыймаска, тик төнге вакытта әйтелә торганнарын тыныч яңгыратырга, дигән карар чыгарды, – диде Альмарис хәзрәт.

Күрәсең, нәкъ менә тыныч итеп әйтү нәтиҗәсендә халык 2 генә тапкыр азан тавышын ишетә дә.

«Ярулла» мәчете имам-хатыйбының азанны урамга чыгып әйтүенең дә сәбәбен шулай ук аңларга кирәктер.

Юристлар фикере

Юристларның милли берлеге вәкилләренең берсе - Марат Ашимов бу проблема белән таныш булуын әйтте. НАЮР бу хәлгә карата рәсми җавабын җиткерде.

Юристлар РФ Конституциясенең 28 маддәсен китерә: һәркемгә вөҗдан иреге гарантияләр, һәркемнең үз теләгән динен тотарга хакы бар.

«Вөҗдан иреге һәм милли берлекләр» турында канунның (26.09.1997 N 125-ФЗ) 3 маддәсе 1 пункты буенча, дин тоту, дини йолаларүтәү, балаларга дини тәрбия бирү гарантияләнә.

РФ «Гражданнарның тынычлыгын саклау һәм төнлә тынлыкны саклау» турындагы законның (12.01.2010 N 3-ЗРТ) 1 маддәсе, 2 пункты буенча, бу канун юридик затларның һәм Гражданнарның дини йолаларын үтәвенә кагылмый, диелгән.

17.04.2012 № 48-П елда Татарстан Конституцион Суды карары буенча, бу закон кеше хокукларын чикләми.

Мөселман адвокатлары хәбәр итүенчә, мондый хәл инде 2012 елда бер булган иде. Дмитрий Фролов исемле Казан кешесе, «Әниләр» мәчетеннән зарланып, кичке 11дән иртәнге 6га кадәр тынлыкны сакларга дигән тыю кертүне таләп иткән.

Мәчет исә дини оешмаларга азан яки чаң кагу тыелмаган дигән дәлил китергән. Ул чакта Дәүләт Советы депутаты Рафил Нагуманов мәчетне яклап чыга - бу Федераль канун, монда безнең катышыбыз юк, ди. Казан суды ничек бар, шулай калдыра - мәчеттәге азан тыелмый.

Камил Сәмигуллин Руслан Нагиевка шәхсән үзе «азан башкаруны бернинди дә тыю булмады, бары тик төнен һәм иртән тавышны кысарга дигән киңәш әйтелде» дигән.

«Кемдер азан әйтүне тыю юлына баса икән - ул конституцион хокукларны кысу»

Журналист Искәндәр Сираҗи:

- Иртәнге намаз бездә болай да тулы көчкә яңгырамый. Ул яктан мөселманнар болай да кануннарны саклый - иртәнге азанны кычкырып әйтмиләр.

Ә ястү кичке унбергә кадәр - тавышны тыярга дигән вакыт әле кермәгән була, аны курыкмыйча әйтсеннәр. Анысы өчен рөхсәт кирәкми. Димәк, сүз бер генә азан турында була ала.

Әгәр мәчетләр, башкаларга комачауламыйк, кешене уятмыйк дигән нияттән кычкырып әйтми икән, анысы бер хәл. Куркыту булса - башка нәрсә. Без бит чиркәү чаңы турында дәгъва белдермибез. Ни өчен башка берәү белдерә алырга тиеш?

Кемдер азан әйтүне тыю юлына баса икән - ул конституцион хокукларны кысу. Ә инде ниндидер динне кимсетү элементлары бат икән - динара ызгыш маддәсе буенча да эш кузгатырга тырышырга була. Шуңа да, ниндидер басым була икән - рәхим итеп мөрәҗәгать итсеннәр, юристлар ярдәм итәргә әзер.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 май 2023
    Исемсез
    И. яңа уянган Казаннар. Авылларда күптәннән, әллә кайчан шушы хәл инде. көчле азан тавышың белән (шәһәрдән кунакка кайткан) баланы куркытасың, дип, имамны якасыннан алучылар да булды.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100