Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыйров: «Гөлназ Сәфәрова белән эшләү ошый, тик…» 

23 декабрьдә КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Тәртип» радиосы белән узган матбугат конференциядә Айваз Садыров студентларның: «Гөлназ Сәфәрова белән эшләү ошыймы, хатыныгыз көнләмиме?» — дигән соравына җавап бирде.

news_top_970_100
Айваз Садыйров: «Гөлназ Сәфәрова белән эшләү ошый, тик…» 
Рамил Гали

«Ошый, тик буе озынрак. Ә хатыным көнләми, бу минем профессиямнең бер күренеше икәнен ул бик яхшы аңлый. Гөлназның ире дә шулай ук», — ди Айваз. 

Шулай ук Айваз Садыров Зөлфәт Зиннуровның күптән түгел чыккан интервьюсына карата үз фикерен белдерде. 

«Хисләр хатынга карата да сүрелә инде ул. Өйләнешмәгән булсак, балалар булмаса, мин әллә кайчан тайган булыр идем. Йөргән вакытта рәхәт, ә менә гаилә тормышы башкача. Ваннада синең кырынгычыңа, кырыныр өчен пенага, бер шампуньга һәм теш чистарткычыңа урын кала. Калган урыннар хатынның флаконнары белән тула», — дигән иде Зөлфәт Зиннуров. 

Айваз Садыров моның турында:

«Нинди хис бит?.. Гыйшык бәлки сүреләдер, ә башка хисләр арта гына. Минем тәҗрибәм Зөлфәтнеке кадәр түгел. Елдан аз гына күбрәк гаиләле статусында әле мин. Гаилә тормышын өйрәнеп килгән чагым гына. Ул белгәнне, күргәнне кичермәдем. Бу турыда соңрак сөйләшербез», — диде. 

Флаконнарга килгәндә, алар Айваз Садыровның үзендә дә аз түгел:

«Ваннада ике полка безнең. Минеке өстә, хатынныкы аста». 

Моны ул ниндидер оят күренеш дип санамый. Аның фикеренчә, чәч, бит өчен чаралар кулланырга кирәк, бигрәк тә публика кешесенә. Алар бары тик кирәгеннән артык булмаска гына тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100