Зөлфәт Зиннуров: «Хатын-кызлар иптәшләреннән калышмас өчен бизәнә» | intertat.tatar

Зөлфәт Зиннуров: «Хатын-кызлар иптәшләреннән калышмас өчен бизәнә»

Зөлфәт Зиннуров - 2000 елларда татар телевидениесенә, радиога ташкын булып килеп кергән артист. Ул күп кырлы: җырчы да, алып баручы да, журналист та.

«Бәлки мин дә картайганмындыр…»

Мин сине журналист буларак беләм, Зөлфәт. Язган мәкаләләрең бармы? Күренгәне юк.

Сирәк язгалый идем, күп түгел. Телевидениедә сюжетлар төшергәндә яздым, әлбәттә. Әмма матбугат журналистикасында артык кайнамадым.

Мәкалә язып утыру кызык түгел әллә?

Кызык түгел, дип… Аерыла бит ул. Телевидениедә барыбер башка жанр, текст кыскача, шул ук вакытта мәгълүмати дә булырга тиеш. Хәтерлим, журналистика факультетында укыганда, безгә Илфат абый Фәйзрахманов (ТИ — хәзер «Безнең гәҗит» газетасы баш мөхәррире) керә иде. Ул телевидениедә эшләү турында кызык итеп сөйләп, миндә әлеге юнәлештә эшләү теләген булдырды. «Эшләп карар идем», — дигәч, каршы килмәде, чакырды. Килгән көнне үк мине бер журналистка «тагып җибәрделәр». Ул апаның фамилиясе исемдә түгел, исеме Зөлфия иде. Зөлфия интервьюлар ала, ә мин аңа ияреп йөрим. Кызык иде! Кире телевидениегә әйләнеп кайткач, текстын да язып карадым, монтажның да ничек эшләнүен күзәттем. Миңа журналистиканың шушы тармагы кызыграк булып тоелды.

Нишләп Илфат абый журналистика факультетында хәзер укытмый икән?

Аны чакыргалыйлардыр, семинарлар бирәдер. Укытса, әйбәт булыр иде дип уйлыйм! Журналист булып эшләр өчен, практика кирәк. Теория белән генә әллә кая китеп булмас. Әгәр дә шул вакытларда үзем дә телевидениегә бармасам, күпме генә лекция тыңласам да, асылына төшенмәс идем. Бер көнне үземне генә репортаж төшерергә җибәрделәр. Үзем әзерләгән сюжет иде ул! Зур бәйрәм, диярсең.

Бер көнне карасам, яшьләр чабып йөри. «Ни икән бу?» — дигәч: «Яшьләр редакциясе ачыла», — диделәр. Шулай итеп, «Яшьләр тукталышы» тапшыруы ачылды. 2000 еллар иде. Рамилә апа Сәхәбетдинова янына кердем дә: «Эшләп карыйсым килә», — дидем. Ул аны әле һаман да: «Син бүлмәгә кердең дә: „Мине дә алыгыз инде, апа, авылдан каймак, сөт алып килермен“, — дигән идең», — дип көлеп исенә ала.

Эшләгән өчен акча түлиләр идеме?

Практика иде бит ул, эшкә алыну турында сүз дә юк иде. Гонорарлар булгандыр, әмма күп түгел.

2001 елда «Татар радиосы»ның ачылуы турында хәбәр таралды. Кастингка бардым, мине чакырдылар. Радиода исә менә тулысынча эшли башладым, штатка урнаштым. Шулай да телевидениедән китмәдем. Алар миңа икесе дә кызык иде.

Татар журналистикасы турында ни диярсең?

Баш мөхәррирләргә авыр. Материалларның сыйфаты түгел, ә укылыш мөһим. Хәзер менә татар журналистикасы сайтларын карасаң, монда үтереш, тегендә «бер хатын баласын суыткычка тыккан» дип язылган. Аңлыйм: укылыш, рейтинг кирәк…

Телевидениедә эшләүчеләр акчаны күп аламы?

Юк, күп түгел. «Башваткыч»ның бер тапшыруы өчен 1500 сум түлиләр иде. Әле өстәвенә 13 проценты алына.

Телевидениедән ник киттең?

2005 елларда да телевидение мине сайлау алдына куйган иде: я радио, я телевидение. Мин радионы сайладым. Хәзер дә шул кабатланды, янә радиода тукталдым. ТВ җитәкчеләрен аңлыйм: «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе белән «Барс» үзара конкурент…

Тукта, бер киткәч, тагын кире әйләнеп кайттыңмы? Телевидение үзенең «ультиматумын» оныткан иде әллә?

Юк, 2008 елга кадәр радиода эшләдем. Бары тик радиодан киткәч кенә, мине Миләүшә Ләбибовна кире телевидениегә чакырып алды. Аңа рәхмәт! Шулай да миңа радио якынрак.

Нигә? Сине кызыксындыра алырлык проектлар юкмы?

Миләүшә Ләбибовна эшләгәндә, яңа проектлар һәрвакыт булып торды. «Татар моңы», «Җомга киче»… Бер буш вакыт булмый иде. Бәлки мин дә картайганмындыр. Яшьләргә дә юл бирергә кирәк, алар да эшләсеннәр.

Нигә радиодан киттең?

Җырлауга бирелдем. Шансон стилен якын иттем. Җырлый башлагач, «Барс» генераль контракт тәкъдим итте. Әмма мин ул килешүгә кул куймадым, чөнки аның кайбер пунктлары миңа ошамады. Беренчедән, җиде елга иде ул. Аннан соң һәр чыгышыңнан процентлар алып кайтырга кирәк. Яисә алар берәр концерт планлаштыра икән, барасың килмәсә дә, үзеңнең планың булса да, барырга туры килә.

Син тулаем эштә дигән сүз инде бу.

Әйе, нәкъ шулай. «Кол булам түгелме соң?» — дип кабул иткәнмендер бәлки. Шулай итеп үзем генә эшләргә булдым. Әле бит контрактта килеш башкарылган җырлар компания исемендә кала. Ә мин җырларны үзем сатып ала идем дә, хокуклары да үземдә кала иде. Хәзер мин җырламыйм, концертлар белән йөрмим, җырларыма реклама ясамыйм.

Ник шансон?

Шансон дигәч, күпләр төрмә темасындагы сүгенеп җырланган композицияләрне күз алдына китерә. Әмма мин лирик шансонга тартылам.

«Әле яши башладым гына, инде миңа кабер казылган...» Вәт лирика бу!

Расыйх Шамскийның җыры. Танышлар, дуслар арасында бу якты дөньядан киткәннәр әз түгел. Шуларга багышладым, бу җыр алар истәлегенә җырлана.

Беребез дә мәңгегә килмәгән, әйеме?

Гади җавап: шулай язылган. Аңлый алмаслык ачы дөреслек бу. Аллаһка ихластан ышансаң, бу һәм башка сорауларга җавап табу бик җиңел. Дин — ул рәхәт әйбер. Дин бөтен нәрсәгә җавап таба. Мисал өчен: якын кешең үлгән, ди. Кайгы килде — син өзгәләнәсең, елыйсың. Әмма тулаем диндә булганнар фәрештә булды, яхшы дөньяга күчте дип уйлый һәм тынычлана. Шулай язган… Җиңел бит!

«Халык татарча белә, бары тик сөйләшми генә»

«Халкым минем» җырын ник башкардың? Безнең халык бердәм булып яши алмыймы?

Ләбиб Лерон шигыре. Миңа беркайчан да «сөям, үләм» яисә «камышларым, сагышларым» турындагы җырлар ошамады. Әле күпләр: «Мәхәббәт утында яныйк», — дип җырлый. Ә миңа халыкны уйландыра торган җыр кирәк иде. Тыңлаучыларның күбесе җырның сүзен тыңламый, кушымтасын гына отып ала да җырлап йөри. Андыйлардан җырның мәгънәсен сорасаң, алар сиңа җавап бирә алмаячак.

Татар халкының киләчәге уйландыра. Районнарда, авылларда саф татар телендә сөйләшүчеләр кими. Халык татарча белә, белми түгел, бары тик сөйләшми генә. Кечкенә кызым татар балалар бакчасына йөри, әмма барыбер русча аралаша. Әле бер көнне генә: «Апа, скорее всего…» — ди өлкән кызыма. Безнең өчен ят сүз бит бу. Ул аны каяндыр ишеткән дә отып алган. Мин: «Кызым, ни әйтергә телисең?» — дигәч, туктап калып, уйлый. Русча сөйләшә башласалар, аңламауга салышам. Бары тик шуннан соң гына татарча сөйләшеп китәләр. Минемчә, татар теле бетмәс, әмма татар телендә сөйләшүчеләр кимиячәк.

Сорарга онытып торам: «Без авыл егетләре» җырына клибың бар. Ник татар егетләрен аракы эчүчеләр итеп тасвирладың?

Ул клип түгел, Алинә. Җәй көне дуслар белән «Парк хаус»ка кердек, үзебез белән камера да бар иде. Кибет буенча котырып, теләсә нәрсә эшләп йөрдек. Яшьлек бит ул, әллә кайчан…

Дусларың шуның кадәр күп аракы эчәме?

Хәзер мин дә бу клипны шулай кабул итәм. Әмма яшь вакытта бер дә алай уйламыйсың. Алкаш дип, алай димә инде син, җыелып утыра ала идек. Әмма бу клип түгел, яме?! Без аны кызык өчен генә куйдык, ә ул Интернетта таралды. Ә җыры яхшы, шуңа күрә видеосын карамагыз, бары тик җырын гына тыңлагыз.

Үзең эчәсеңме?

Мин намазда түгел, Алинә. Әмма эчсәм, тагын да йомшарып кына китәм.

2012 елда юл фаҗигасенә эләккәч, карашларым үзгәрде, дигәнсең.

Андый хәлләрдән соң карашлар, тормыш кыйммәтләре үзгәрә. Тормыш без уйлаганча гына бармый икән дип уйлап куйган идем. Һәм бу шулай да. Сыналмаганнар, төрле авырлыкларга эләкмәгәннәр тормыш кыйммәтләрен аңлап бетермидер ул. Әмма без бу дөньяга сынау өчен җибәрелгән, дибез. Адәм баласы сабыр булып яратылган. Кеше язмышы турында кино караганда, спектакль дәвамында геройларны кызганып елый алам. Һәр язмышны күңелем аша үткәрәм. Мин елыйм, күз яшьләремне тыймыйм. Ә менә хатыным Гөлназ еламаска да мөмкин. Мин аңа караганда юашрак.

Әтиеңне җирләгәндә еладыңмы?

Зиратта еламадым, өйгә кайткач еладым. Әти хатынымны да, балаларны да күрми китте. 2009 елның декабрендә әти мунчада: «Улым, булды җитте, өйлән, киләсе елдан да калма», — дигән иде. Мин киләсе елга өйләнүен өйләндем дә, әти, әмма син генә безнең белән түгел идең инде…

«Ай саен 40 мең кредит түлибез»

Өй белән торасыз дип беләм.

Әйе, 2006 елда төзи башлаган идек. 2013 елда гына өебезгә күчтек. Озак төзелде… Кредитлар алдык, каешны кыстык, әмма барыбер очына кадәр барып җиттек. Әле койма юк! Арткы якта гына быел койма тоттым.

Хәзер кредит түлисеңме?

Банкетларда эшләгән акчаны банкка илтеп бирә идем. Хәзер дә кредит бар: ай саен 40 мең түлибез. 1,5 миллион алган идек, тагын ике елы калып бара, Алла боерса. Шуңа күрә акчаны юкка туздырып йөри торган вакытлар түгел. Әле менә өстәвенә бу коронавирус та бераз аркылыга төште.

Син үзеңне җырчы дип саныйсыңмы?

Юк, мин җырчыга укымадым да. Мәсәлән, нотага карап уйный яисә җырлый алмыйм.

Игътибар иткәнең бармы: хатын-кызлар хәзер иреннәрен, күкрәкләрен кабарта?

Мин андый әйберләргә каршы. Гөлназ да кабартмый, ул минем каршы булуымны белә. Хәтта телевизордан карап утырганда да: «Фу, кара инде моның иреннәренә», — дим. Нинди матурлыгы булсын аның? Хәтта Гөлназ артык бизәнсә дә миңа ошамый.

Ул үпкәләмиме соң?

Ничек үпкәләсен инде? Иренә ошасын дип бизәнми бит ул, ә калган таныш кызларыннан, иптәшләреннән калышмас өчен бизәнә. Әз генә бизәнергә була, Гөлназга шулай күбрәк килешә. Кап-кара күзләр, кып-кызыл иреннәр миңа ошамый. Йөз ялтырап торырга тиеш түгел. Гадилек һәм тыйнаклык кирәк. Нигә стандартлар, калыплар артыннан куарга?!

Элегрәк «Сары розалар, сары розалар» дип җырлаучы Альбина бар иде. Мин кечкенәрәк булганда, ул популяр иде. Сез йөргәнсез икән?

Йөрдек, әйе. Ике ел булгандыр. Әмма без аерылыштык, хәзер инде күптән аралашкан юк. Вакыт уза, хисләр сүрелә…

Нишләп хисләр сүрелә?

Хатынга карата да сүрелә инде ул. Өйләнешмәгән булсак, балалар булмаса, мин әллә кайчан тайган булыр идем. Йөргән вакытта рәхәт, ә менә гаилә тормышы башкача. Ваннада синең кырынгычыңа, кырыныр өчен пенага, бер шампуньга һәм теш чистарткычыңа урын кала. Калган урыннар хатынның флаконнары белән тула. Балалар булгач, җаваплылык арта, яшәү тагын да үзгәрә. Хатынны балалар тапканы өчен генә түгел, балаларны тәрбияләүдә, тормышны алып барганда сиңа терәк булуы өчен хөрмәт итә башлыйсың. Хатын — ул балаларны үстерүдә, тәрбияләүдә, кеше итүдә булышучы. Хатын-кыз да иренә шулай карый.

Яратасыңдыр ич?

Балаларны, әлбәттә.

Ә хатынны?

Күп интервьюларда: «Мәхәббәткә ышанмыйм», — дидем. Хәзер дә шулай дим. Хөрмәт итү булырга тиеш!

Гөлназ бер көнне: «Китәм», — дисә?.. Аллам сакласын.

Синнән чыгар инде шундый сорау. Әгәр китәргә уйласа, артыннан бармаячакмын. «Китсәң, китәсең инде», — диячәкмен.

Без мартта таныштык та августта өйләнештек. Гөлназ медицина институтын тәмамлагач, бер елга эшләргә Чаллыга кайтып китәргә тиеш иде. Хәзер бер көнне: «Эх, мин китәм инде. Ничек кенә күрешербез», — дип елады бу. Мин: «Ярар, еш булмаса да, күрешербез әле», — дим. «Мине күрер өчен генә Чаллыга килмисең бит син. Аның бер чыгу юлы бар инде», — диде дә, миңа бармагын сузды. Шулай итеп, августта кулын сорарга бардык. Әти-әнисе: «Күптәннән йөрисезме соң сез?» — дигәч, Гөлназ: «Берәр еллап бар инде», — дигән иде. Әле хәзер дә шуны шаярып искә алабыз. Чынлыкта 4-5 ай гына иде бит. Бәхетле чаклар! Аллаһ боерса, тигезлектә балаларны үстерәсе, кеше итәсе, аларга белем бирәсе иде.