news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аю кабердәге мәетне казып чыгарып, үзе белән сөйрәп алып киткән

Аю кабердәге мәетне казып чыгарып, үзе белән сөйрәп алып киткән

news_top
Аю кабердәге мәетне казып чыгарып, үзе белән сөйрәп алып киткән
Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә аю зиратка килеп, каберләрне актарган. Кыргый ерткыч бер кабердәге мәетне казып алып, үзе белән сөйрәп алып киткән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Зираттагы каберне кемдер актарып ташлаганын күргән кешеләр бу турыда дежур частьта хәбәр иткәннәр.  Хәзерге вакытта вакыйганы полиция тикшерә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, моны аю эшләгән.

Зиратка кинолог һәм аучы барган. Алар аюны атып үтергән, ә кабердән алынган мәетне тапмаганнар. Хәзер югалган мәетне эзлиләр, диелә бу хәбәрдә.

"Коточкыч хәл - аю бистәгә килеп йөри!" Хабаровск өлкәсендә аю гөмбәчене ботарлаган, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар