Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Коточкыч хәл - аю бистәгә килеп йөри!" Хабаровск өлкәсендә аю гөмбәчене ботарлаган

"Коточкыч хәл - аю бистәгә килеп йөри!" Хабаровск өлкәсендә аю гөмбәчене ботарлаган

news_top_970_100
"Коточкыч хәл - аю бистәгә килеп йөри!" Хабаровск өлкәсендә аю гөмбәчене ботарлаган
Хабаровск өлкәсенең Сулук бистәсе янында аю гөмбәгә барган ирне ботарлап үтергән. Югары Буреин районы хакимиятендә "Российская газета"га ирнең дөрестән дә аю үтергәнен әйткәннәр. 

12 августта өеннән чыгып киткән ирне бүтән күрмәгәннәр. Эзли чыккач, аның мәетенә тап булганнар - аю аның киемнәрен ерткалап бетергән булган.

Аучылар аюны атып үтергән. Аның "гибрид" аю булуы турында сөйлиләр. "Нинди коточкыч хәл - аю бистәгә килеп йөри башлады инде!" - дип сөйләшә аучылар. Гөмбәченең өлкән яшьтәге кеше булуын әйтәләр.

Район хакимияте урманда сак булырга өнди. Аюларны бистә тирәсендә чүплекләрдә күргәннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100