Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аю ике кешене ботарлаган

news_top_970_100
Аю ике кешене ботарлаган
Тикшерү комитеты фотосы

Диңгез буе краеның (Приморье) Пожарск районындагы «Благовещенка» бакча ширкәтендә аю, бакча йортына кереп, олы яшьтәге ирне һәм аның улын ботарлаган, дип яза «Аиф-Приморье».

Һәлак булучылар – 87 яшьлек пенсионер һәм аның 56 яшьлек улы. Кадрлардан аңлашылганча, аю кешеләрне үтереп кенә калмаган, эчәгеләрен ашаган да.

Хәзер аучылар кеше ашаган аюны эзли икән. Бу һөҗүмгә кадәр аю мондагы этне үтереп ашаган булган, әмма аучыларга вакытында мөрәҗәгать итмәгәннәр.

35 еллык стажы булган аучы Владимир Шаблий аюның ни өчен кешегә һөҗүм итүен язган. Бер сәбәбе – аюның кышкы йокыга ятар алдыннан май запасы җыярга теләве. Икенчедән, кеше аюның һөҗүменә сәбәпче була ала. Мәсәлән, аю балык аулык торган урында балык тоту, аю азык запасын яшереп куя торган урында гөмбә, җиләк җыю. Аю бу очракта кешене конкурент дип кабул итә.

Бу очракта, кешеләр ишекне ачык калдырырга мөмкин. Кешеләр яшәгән җирдә ашарга ияләнгән аю йортка керергә мөмкин. Кешеләр кычкырса, ул моны һөҗүм дип кабул итәргә мөмкин. Төнлә, кич, иртән аю үзен хуҗа дип кабул итә.

Тагын бер сәбәп – аю яраланган булырга мөмкин. Яраланса, әмма үлмәсә, ул үч алырга мөмкин. Шулай ук балалы аюлар куркыныч.

Аучы аюның кешенең ашавын гайре табигый хәл түгеллен әйткән. «Аю кешене ашаганы – факт, ул хәтта каберләрдән казып та ашарга мөмкин», – дигән ул. Андый хәлләр Хабаровск краенда булгалаган икән.

2023 елда Приморье краенда аю 2 кешене үтергән. Чугуевск районында балык тотарга киткән кешене аю ботарлаган, пилорамада эшләүче кешегә ташланган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100