Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актанышта аюлар умарталыкны туздырган: юлда бәрдереп үтергән балалары өчен үч алуларымы?

Актаныш районы – әллә ни зур-зур урманлы як та түгел, ләбаса. Тик менә аюлар бу районны «үз итә». Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Татарстанның төрле пабликларында Актанышта аюлар төшерелгән кадрлар таралды.

news_top_970_100
Актанышта аюлар умарталыкны туздырган: юлда бәрдереп үтергән балалары өчен үч алуларымы?

Хәер, актанышлыларның аю күрүләре тәүге тапкыр түгел инде. Әмма моңарчы, ялгышмасам, Яңа Әлемдә бер агай аю күрүе турында халыкка сөйләгәч, ышанмадылар. Я «башы киткән», я «салметдин баштан күзенә күренгән» дип, агайны уңайсыз хәлгә калдырдылар.

Ә хәзер аюның видеолары чыкты. Берничә көн элек Актанышның Киров авылында аю балаларын машина белән бәрдереп киткән кадрлар чыкты.

Бер көн үтүгә, районның Яңа Балтач авылындагы элеккеге колхоз умарталыгына да аюлар төшкәне билгеле булды. Төшкән генәме соң? Рәхәтләнеп, «аю туе» ясап киткәннәр… Умарталыкка шактый зур зыян килгән. Әллә соң бу – аюларның балаларын бәрдергәннәре өчен кешеләрдән үч алуларымы?..

«Монда 3 аюдан да ким бумаган. Алар парлап, агачка ешына-ешына барганнар. Умарталарны туздырып сыйланганнар», – дип, җан ярсуын әйтеп сала умартачы абзый.

Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге баш белгече Рил Әхмәтҗанов «Интертат»ка умарталыкка үзе дә барып карап кайтуын әйтте. Рил абый сөйләвенчә, аю эзләре умарталыкта күренә, умарталарны аударып беткәннәр, бал белән сыйланганнар... Ул бу аяныч хәлләрнең нәтиҗәсен видеога да төшереп алды...

P.S. Урман-болыннарга әле бик барып йөрмәскә тырышыгыз. Аеруча Актаныш районы һәм тирә-як район һәм җирлекләр халкына бу киңәшебез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100