Айрат Арсланов морза бабасының алтыннарын эзли
Татарстанның атказанган артисты Айрат Арслановка 50 яшь тулды. Айрат Арсланов белән әңгәмә адашлык темасыннан башланды - Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал театры артисты Айрат Арсланов - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, күренекле нәфис сүз остасы Айрат Арслановның (1928-2010) адашы. Әңгәмә морзалык темасы белән дәвам итте, журналистлар “бакчасына” таш атып тәмамланды.
Артист белән бәйле бүгенге көн өчен актуаль хәбәр – Айрат Арсланов компьютер, интернетлар белән, гомумән, дус түгел булып чыкты.
- Айрат Арсланов дигәч, күпләр “Да, слышал, слышал, минем синең турында күптән ишеткән бар”, диләр. Аны бөтен кеше белә иде. Туган көннәребез дә бер тирәдә - Айрат Арсланов 10 апрельдә туган, мин 9 апрельдә, - дип башлады сүзен Айрат. - Без яңа фатирга күченгәнче Тукай белән Татарстан урамы чатында үз йортыбыз белән тордык. Театр якын иде. Әти-әни театрга йөриләр иде. Бу - Айрат Арслановның “Зәңгәр шәл”дә Булатны уйнаган вакытлары. Әни әтигә кияүгә чыккач, әти Арсланов фамилияле булганга, миңа шушы исемне кушканнар. 1967 елда бу әле яңа һәм бик модалы исем булган - хәзер мин йорт салган поселокта безнең аллеяда гына да минем яшьтәшләрдән биш Айрат бар.
- Таныш идегезме соң Айрат абый белән?
- Әйе, Айрат абый белән таныш идек. Ул шигырь укый торган кеше, мин андый түгел. “Әйдә, бергә шигырьләр укыйк”, - дип тә әйткән иде. Театрда эш тә күп чак иде, яшь идек... Булмады инде.
"Группировкалардан театр саклап калды"
- Айрат, син группировкалар чорында үскән Казан егете. Ул афәттән ничек котылып кала алдың?
- Минем бөтен классташларым шуның аша узды. Күбесе исән дә түгел инде. Безне театр коткарды. Без көне-төне монда идек бит.
- Ә театрга кадәр?
- Группировкада бит армиядән кайткан малайлар катнаша иде. Мин 1984 елда Мәскәүгә киттем. Аннары – армия. Ә баштарак әзрәк чабып өлгердек инде телогрейка киеп. Минем бераз башка керде ул, чөнки берничә мисал булды. Бервакыт минем параллель класс малаен гарипләнер дәрәҗәдә кыйнадылар. Аны беркем дә якламады. Димәк, мин эләксәм, мине дә якламаячакларын аңладым. Группировкадагылар яшьләр өчен борчылмыйлар иде, яшьләрне кулланалар гына. Без “Команда ФАС” төркеме генә идек. Шундый өч-дүрт очракны күргәч, аңладым. Ул вакытта бөтенесе бер төрле киемнән иде, шапкалар гына төрлечә. Куркыныч иде, беркем беркемне кызганмый. Арматура белән кыйналып, баш мие селкенү генә түгел, баш капкачы ярыла иде. “Бу кирәкме соң миңа?” дип уйлана башладым. Спорт белән шөгыльләнә идем: җиңел атлетика, волейбол, зур дистанцияләргә чаңгы... Әти дә безне каты тота иде. Мин дә малайны бик жәлләп тормыйча тәрбияләдем. Хәзер бит яшьләр атадан курыкмыйлар. Театрга эләккәч, Аллаһ безне ул яктан саклады дидем...
- Театрга ничек килүеңне сөйлә инде алайса.
- Гаилә шундый. Әни дә, аның апасы – Сәлимә апа да фортепианода уйный иде. Әнинең апасы Рәшидә Җиһаншиналар, Празат Исәнбәтләре белән бергә Петербургка беренче татар студиясенә укырга кергән булган. Тик ай ярым гына укып кала алган - үзеннән егерме яшькә өлкәнрәк, ниндидер заманы өчен дәрәҗәле генә кеше кияүгә урлап алган. Аның турында әни ничектер сүз арасында гына әйткәне бар. Сәлимә апаны әнидән дә алдарак җирләдек инде. Минем бертуган апам махсус музыка мәктәбен тәмамлады. Ул Женя Плетнев белән курста укыды. “Нигә миннән музыкант ясадың?” дип әнине сүгә, көнгә 14 сәгать фортепиано уйнау өчен “шизанутый” булырга кирәк дия иде. Әни мине медик ясамакчы иде, энекәш, әнә, музыка мәктәбендә укыды да, хирург булды. Мин мәктәптә хорда башлап җырлаучы идем, музыка мәктәбенә дә йөри башлаган идем, тик фатир алып, Тукай урамыннан Гарифьянов урамына күчендек. Мин монда 80нче мәктәптә укый башлаган идем, анда гарәп теле укыталар иде.
- Әле син гарәп телен дә беләсеңмени?
- Кая белим инде? Юк! Әбинең: “Айратны 80нче мәктәпкә бирерсез, анда гарәп телен укыталар”, дигәнен генә хәтерлим.
- Дини карчык идеме?
- Дини дә, ул бит хәерче нәселдән түгел иде. Тукай урамында бабайның өч йорты булган. Берсе әле дә тора әле. Сүз уңаеннан, минем бабай белән Илдар абый Хәйруллинның бабасы дуслар булганнар ди, коллегалар. Бер тапкыр “Мәхәббәт карагы”н куйганда Илдар абый әйтеп куйды: “Карале Айрат, синең бабаң белән минем бабай дуслар булганнар”, ди. “Әйе шул, әни шулайрак әйткән иде шул, - дим. - Соң алайса без дә дуслар булырбыз, кунакка йөрешербез”, дидем...
“Бабайның алтыннары әле дә кайдадыр саклана булырга тиеш”
- Бабаңның утарын сатып алырга уйламадыңмы?
- Туксанынчы еллар уртасындда ул эшкә тотынып караган идем. Әнинең апалары: “Сначала выкупи, потом нас позовешь”, - диделәр. Әниләр дүрт кыз туган булганнар, уртак фикергә килә алмадылар. “Син баерак – син сатып ал!” янәсе. Бөтенесенә кирәк – ә акча туздырасылары килми. Сәлимә апаның ире үлгәч, алтыны килограммлап калган булырга тиеш – белмим, кая куйганнардыр... Унлап бриллиантлы беләзеге генә бар иде. Икесе платинадан эшләнгәнен точно беләм. Улы да белми кая куйганын. Бәлки, кемгәдер сакларга биргәндер. Әнинең ике өлкән апасы – Сәлимә апа белән Мөршидә апасы әбинең алтыннарын беренче эләктереп өлгергәннәр. Хәзер бер туганыбыз - энекәшнең улы өйрәнә безнең нәсел тарихын. Ул тарихчы. Бәлки, шуның буенча докторлык диссертациясе дә яклар.
- Бабаң сөрелмичә котылып кала алганмы?
- Бабай революция чорында йортына типография урнаштырырга ризалашкан һәм революцион газеталар басканнар. Шуңа аларга кагылмаганнар, асраулар йортында яшәп калганнар. Асраулар йорты Татарстан белән Тукай урамнары чатында урнашкан булган - зур йортка хезмәт итүчеләр бөтенесе шунда торганнар. Сөрелми калырга туганлык та ярдәм иткән. Хөсәен Ямашев та шул ук нәселдән - әбинең әнисе белән Хөсәен Ямашевның әнисе бертуганнар. Бабайлар гомере буе ачыкланыр дип куркып яшәгәннәр. Йортның документлары да бар. Әмма бу бит Балтыйк буе илләре түгел. Анда тартып алынган йортларны кире кайтаралар. Әле бер аңлаешсыз схема да саклана. Аны әби әнинең кече сеңлесенә биреп калдырган. Әбинең әнкәсе Гайшәне каяндыр Уфа ягыннан бик бай кешегә кияүгә биргән булалар. Соңрак титулы өчен бабайга – хәерчеләнгән сәүдәгәргә кияүгә бирәләр. Бердәнбер бала әби туа. Гайшә әби авырый башлый һәм әби 15 яшендә ятим кала. Әбигә 18 яшь булганда 45 яшьләрдәге бабай 19 яшьлек кызга өйләнә. Аларның сигезме-тугызмы баласы туа. Шуңа алтыннарның сиксән-туксан проценты теге якка китеп барган. Бәллүр савыт-саба, мебель. Бөтен туганнарны йөреп чыктым – нәрсә таба алдым, булганын җыештырдым. Көмеш чәйнекләр, мәсәлән. Алар бит әбинекеләр. Мөршидә апаларда имән карават калган. Аның материаллары ертылып беткән инде. Ире бирмәде: “Ташларга уйласагыз, әйтегез – мин килеп алам”, дидем.
- Ә теге схема?
- Туганнардан сорашасы бар – схеманың башын табарга кирәк. Схема бездә, бүлмәнең коды теге гаиләдә калган. Бабай бу бүлмәгә алар аша керә аласыз, алар сезнең аша нидер ала алалар дип әйтеп калдырган. Без өч кенә йортны беләбез. Ә бит бабайның йортлары күп булган.
- Кайдадыр ята дип уйлыйсызмы ул хәзинәләрне?
- Ятадыр дим. Күптән түгел бу тирәдә бер йортны реставрацияләгәндә эшчеләр бер кувшин алтын тапканнар ди. Иске йортларның мич эченнән алтын тапкан хатын турында да сөйләделәр. Әтинең энесенә дә бер иске йортны яшәргә биргән булганнар, мичен сүткәндә көмеш монеталар тапкан.
- Шанслар бар дисез инде алайса?
- Шанслар күп. Кешеләр табалар бит. Кабанны чистартсалар, анда да хәзинә күп. Әби дә: “Бу Кабанда алтын күп” дип әйтә иде. Болганчык вакытлар башлангач анда алтыннарны сандыклар белән атканнар. Минемчә, Чыңгызхан алтыннары да монда ята.
- Айрат, синдә дә сәүдәгәрлек каны ага инде алайса?
- Канымда бар. Акчам гына юк. Мәсәлән, энекәш белән балыкка барсак, кармакны ул төшерә, мин төшерәм. Аңа эләгә, миңа - юк. Ул минем кармакка тотынса – эләгә.
“Айрат спектакльдә үз сүзен кушмый, автор язганны гына сөйли, диләр, шуңа кайчагында начаррак та чыгадыр”
- Син театрга армиядә хезмәт иткәннән соң килгәнсең бит инде, әйеме?
- Марсель Хәкимович безнең диплом спектакленең беренче составын гына карады да, театрга алды. Икенчесен карап та тормады. Ә мин икенче составта идем. Армиядән соң театрга килдем. Комиссиягә “Мещане”дан өзек уйнап күрсәттем. “Нишләп татар әсәреннән өзек алмадыгыз?” диделәр. Мине Празат Нәкыевич яклады. “Без алган артистлар театрга килмәде. Бу үзе килде – алыйк, - диде. - республика аны акча түгеп укытты”. Без төркемнән дүрт кеше калдык театрда – Илдус Габдрахманов, Мәрьям Йосыпова, Илсөя Төхфәтуллина һәм мин.
- Сиңа режиссерлар сәхнәдә тулысынча ачылырга мөмкинлек бирделәрме? Әйтик, сәхнәдә романтик образлар, мәхәббәт герое...
- Юк, андый образларым булмады. Бер елны эстрада артистлары белән бергә сабантуй уздырырга Питрәчкә барган идек. Эстрада йолдызлары! Фонограмма юк, бөтенесе баянга. Ә ачык кырда тегеләрнең тавышлары бөтенләй чыкмый. Артистлар оятка калды. Артист гомере буе фонограммага җырлаган икән – җырласын инде.
- Уйнаганмынны уйнап йөрим инде димәкче буласыңмы?
- Яшь чакта образларымнан канәгать идем, хәзер дә риза булырга кирәк. Без бит кеше комедия ярата дип күбрәк комедия уйнадык. Марсель Хәкимович: “Зәңгәр шәл”дә качкыннар сәхнәсендә нинди “отсебятина” дип сүгә иде, чөнки һәр артист үзеннән күбрәк көлсеннәр дип юрганны үзенә тарта.
- Рольләрең җитәрлекме?
- Булганда була, булмаганда юк. Марсель Хәкимович барында безне Фәрит Бикчәнтәев тарта иде, Фәрит үзе баш булгач – башкалар. Илгиз Зәйниев рольләр бирә. Эшсез утырмыйбыз. Хәзер, гомумән, вакыт тиз уза башлады. Иртәнге 6да торып чыгып китәсең – әле тегендә, әле монда - әбәт җиткән була, тегендә бардың, монда бардың – кич җиткән була. Мәктәптә укыганда дәрес узмый дип тәнәфесне җиткерә алмый интегә идек. Хәзер сизелми дә.
- Айрат, синдә акцент ук димәсәк тә, шәһәр телендә сөйләшәсең. Зарланучылар юкмы?
- Тамашачыдан андый-мондый сүз булмады. Фәрит Бикчәнтәев аны ишетә иде. Шамил Зиннурович ишетмәде - күнеккән булгандыр, бәлки. Минем татар теле дигәннән, искә төште. Бервакыт Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява” спектаклен куя башладык. Мин икенче составта идем. Спектакльне Зөлфәт Хәким үзе дә килеп карады. Беренче составны да, икенчесен дә... “Беренчесе әйбәт, икенчесе начар”, ди. Хәтта сүзләрен дә начар дип зарланды. “Соң беренче составта синең бер сүзең дә юк, аны бит алар сүзләре язды, - ди безнекеләр. - икенче составта уйнаучы Айрат татар телен начар белә, ул синең пьесаны ятлады, ышанмасаң, пьесаңны алып килеп кара”. Килгән дә, чагыштырып утырган.
- Буш вакытта ниләр эшлисең?
- Ә анысы морзалар сере. Дуслар белән күрешәбез... Эт белән йөрим, өйрәтәм. Йорт салдым...
- Йортыңны ничек салуың турында бер укыган идем...
- Аны ничек салганымны бер сөйләгән идем инде...
- Кирпеч урладым дип интервью биргәнеңне хәтерлим. Шуны әйтәсеңме?
- Әйе, аның өчен монда миңа бик каты эләкте. “Син безне оятка калдырдың” диделәр. Журналист бит “в душу лезет”. Ялгыш кына әйтеп җибәрәсең дә, аннары “Язма”, дисең. Журналист: “Юк, юк”, ди. Текстын өч тапкыр алып килде, өч тапкыр укыдым. Ул сүзләр язылмаган иде. Ул аны аннары өстәп куйган. Марсель Хәкимовичның әйткән бар: “Андый чакта язылганны кире кагып язасың икән – редактор “на коне”. Ә күрмәсәң, бер атна-ун көннән ул онытыла, беркем дә хәтерләми”.