news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Зәйнуллина елый-елый җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итте

Айгөл Зәйнуллина елый-елый җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итте

news_top
Айгөл Зәйнуллина елый-елый җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итте

"Болгар кызлары" җырчысының элеккеге ире газ баллоны белән куркытып, балаларны урлап качкан иде. Бүген Айгөл аларның кайда икәнен ачыклаган. Тамерлан һәм Әмирхан әтиләре белән Казахстанның Кушмурун поселогында.

Моңа кадәр Айгөл социаль челтәрләрдә бу хәлгә бәйле фотолар гына урнаштырса, бүген җәмәгатьчелеккә видео аша мөрәҗәгать итте. "Бүген мин балаларымның Казахстанда икәнен белдем. Безнең кануннар эшләми. Элеккеге ирем балаларның ялган туу таныклыклары белән тыныч кына ил чикләрен чыккан. Иремнең әнисе дә барысын да белгән. Балаларымны кайтарырга ярдәм итегез", - дип елый-елый сөйли җырчы видеода.

Кичә Айгөлнең олы улы Тамерланның туган көне булган. Суд карары буенча, балаларның туган көннәрен әти-әни килешеп уздырырга тиеш.

Зәйнуллинаның элеккеге ире балаларны 9 июнь көнне урлап качкан иде.

Аңа кадәр Айгөл элеккеге иренең тормышны тәмугка әйләндерүе турында язды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар