Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бу кеше безнең тормышыбызны тәмугка әйләндерде". "Болгар кызлары" җырчысы Айгөл Зәйнуллинаның улын элекке ире үзенә тартып алмакчы була

"Бу кеше безнең тормышыбызны тәмугка әйләндерде". "Болгар кызлары" җырчысы Айгөл Зәйнуллинаның улын элекке ире үзенә тартып алмакчы була

news_top_970_100
"Бу кеше безнең тормышыбызны тәмугка әйләндерде". "Болгар кызлары" җырчысы Айгөл Зәйнуллинаның улын элекке ире үзенә тартып алмакчы була
"Болгар кызлары" җырчысы Айгөл Зәйнуллина Инстаграмда элекке ире белән булган катлаулы мөнәсәбәтләр турында язган.

"Мин беркайчан да тормышымда шундый хәл булыр дип уйламаган идем. Дәшми ардым! 

6 ел буе аерылышып яшәгән, балаларны тәрбияләүдә катнашмаган, аларның сәламәтлеге, финанс хәле турында уйламаган кеше, 10 яше тулган олы улымны миннән алырга булды. Бер ай диярлек улымны үзендә тотып, әнисенә һәм гаиләгә каршы котыртып, аны психик ару һәм стресс хәленә җиткерде. Үзенең максатларын тормышка ашыру өчен баланы куллана. Безнең законнарның бөтен җәһәннәмен узып, Тамерланны приставлар аркылы гына ала алдым. 

Бу кеше безнең тормышыбызны тәмугка әйләндерде. Балалар белән аннан качып йөрергә мәҗбүрбез. Элекке ир беркемгә тынычлык бирми, миңа каршы гаризалар яза, аларда ялган һәм яла ягу, үзенең саташкан гаепләре белән бөтен органнарны бимазалап бетерде. Балалар өчен акча эшлисе урынга. Балалар белән аралашу турындагы суд карарын үтәми. Кайчан бетәчәк соң бу? 

Кайда гаделлек? Ни өчен законнар минем кебек хатыннарны якламый? Гаиләне ашату, кредитлар түләү, балаларга тиешле тормыш булдыру өчен 100 җирдә эшләгәннәрне. Ә кемдер әзергә килә дә минем улымны алмакчы була. Бөтенесе дә аның балаларга хокукы шундый ук ди. Беркем дә бурычлар турында әйтми.

Нигә шулай? Бу мәсьәләләр белән шөгыльләнгән бер генә дәүләт структурасы да бу елларда ничек яшәдең, авыр булмадымы, ике баланы берүзең ничек тәрбияләдең дип сорамады. Ә авыр чакта ул кайда булган? Һәм бу кеше балалары алдындагы әти бурычын үтәгәнме? Беркем дә моны өйрәнми.

Ни фатиры, ни машинасы, ни әхлагы, ни горурлыгы - бернәрсәсе дә булмаган кеше миннән баланы алмакчы була. Бернәрсәдән дә оялмыйча судка бирә, балалар һәм аларның хәле турында да уйламый. Аллаһ барысын да күрә һәм гаделлек булыр дип уйлыйм. Бу монстрга баламны бирмим! Көрәшәчәкмен. Ә бу кеше -Тимур Ш. бәхетсез, чөнки бәхетле кеше башкаларга әшәкелек эшләми. 

Иң кабәхәт кеше генә баланы әнисеннән, абыйны энесеннән аера ала". 

Айгөл Зәйнуллина бу кешенең фотосын да урнаштырган.



"Хәзер гаделлек юк", - дип язганнар Айгөлгә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100