Айгөл Әхмәтгалиева: «Язучының һәр язганы өчен Аллаһ хозурына баргач җавап бирәсе бар»
Язучы һәм журналист Айгөл Әхмәтгалиева белән хатын-кыз әдәбияты үзенчәлекләре, Сәхибҗамал Волжская-Гыйззәтуллина, Хәния Фәрхи, Гүзәл Яхина һәм башкалар турында сөйләштек.
- Айгөл Әхмәтгалиева (Муллагалиева) — язучы, журналист. Тумышы белән Актаныш районыннан. Чаллыда яши. «Мәйдан» журналында эшли. 10 китап авторы.
- Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында «Туташ» романы, Хәния Фәрхигә багышланган «Хәния» новеллалар җыентыгы авторы. Пьесалары Әтнә, Оренбург, Чаллыда татар театрларында, Уфа һәм Сибайда башкорт театрларында куелды.
- 2014 елда Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара хикәяләр бәйгесендә «Капка»сы белән катнашып, төрки телле 13 дәүләт арасында икенче урынны яулады. «Татарстанда ул конкурс ябык рәвештә, псевдоним белән үтте, ә мин шундый конкурсларны яратам — анда синең хатын-кыз булуың да, исемең дә күренми», — ди Айгөл.
Татар ир-ат язучыларында хатын-кыз язучыга икенче сорт димим инде, хатын-кыз икенче сафтарак булырга тиеш дип карау сизелә кебек. Сиңа алай тоелмыймы?
Тоела гына да түгел. Бөтен ир-ат язучыдан булмаса да, кайберләреннән бик сизелә. Бар андый әйбер.
Бу сине кимсетмиме?
Шәхсән үземә берничек тә тәэсир итми. Эт өрә тора, бүре йөри тора дигәндәй… Үз кыйблам бар. Аллаһ Тәгалә яраткан бу җир йөзендә кояш астында һәр кешегә җир җитә. Кемдер сине икенче, өченче сортлы итеп карап кына синең Аллаһ каршындагы урының үзгәрми, аның каршында гына түбән булырга язмасын…
Синең өчен хатын-кыз язучылардан кем авторитет?
Мин үзем Ләбибә Ихсанованы тора-тора ачам икән. Аның иҗатына балачактан гашыйк идем. Аңа балалар язучысы буларак соклануым артканнан-арта бара. Шулай ук яшь барган саен Әминә Бикчәнтәева иҗатына кат-кат әйләнеп кайтам. Шул кадәр гади, самими, ихлас. Гадилектә югарылык бар. Фәүзия Бәйрәмованың иҗатын колач җитмәс иҗат дип әйтергә мөмкин. Ул хәтле хезмәтне башкарып чыгарга, халкыбызның фаҗигале язмышын өйрәнергә… Аяк белән йөреп табарга, архивларда утырырга күпме көч, күпме вакыт кирәк! Аны хатын-кыз дигән ниндидер кысага гына тартып кертәсе килми. Ничә ир-ат эшли алмаган эшне бер Фәүзия апа эшли.
Хатын-кыз әдәбияты белән ир кеше әдәбияты аерыламы?
Кем ничек бәялидер, минемчә, аерыла. Хатын-кыз ул, ни әйтсәң дә, әни кеше. Ана мәхәббәте аның һәр язмасында аналарча бер җылылык белән чагыла. Ир-атта да әти мәхәббәте бардыр инде ул. Әмма аларда кырыслык көчлерәк. Хатын-кыз сәяси вакыйганы яктыртамы, ил язмышынмы, тарихнымы, аның каләмендә хатын-кыз, әни булуы сизелеп тора. Тормышны ничектер әниләрчә кайгырту белән яхшыртырга омтылумы соң…
Ә ир-ат инде көрәшкә өнди, милләт өчен көрәшергә, халык өчен көрәшергә. Алар күбрәк мөнбәр буларак чыгыш ясыйлар. Шәхсән үзем, хатын-кыз буларак, көрәшнең асылын милләткә үз телен, үз гореф-гадәтләрен, тарихын белә торган, рәхәтләнеп авыз тутырып ана телендә сөйләшә ала торган балалар тәрбияли алуда күрәм, шул хатын-кызның көрәшче булуын раслыйдыр кебек. Мөнбәр артында йодрык селкеп сүз сөйләгәнгә караганда, чынлап та, гаиләсендә милләт балалары тәрбияләп-үстереп бирсә, аның хезмәте, көче күбрәк тә түгелме икән әле?!
Хәзер хатын-кыз язучылар популяр. Алар күбрәк укыла. Бу ниндидер заман таләбеме? Хатын-кыз язучыларның популяр булуы сәбәбе нидә?
Хәзер, телибезме-теләмибезме, финанс мәсьәләсе алга чыкты. Ир-ат гаиләсен туйдыруны кайгырта, аңа акча эшләргә кирәк. Күреп торабыз — каләм хакы юк дәрәҗәсендә. Ир-атның калын-калын романны язып утырырга теләге, вакыты булса да, әҗерен күрмәү аны шушы иҗат эшеннән читләштереп, акча китерә торган эшкә этәрәдер. Бу бер сәбәп булырга мөмкин. Хатын-кыз әдәбиятында — бая әйткәнемчә, әниләрчә җылылык бар, бәлки кешеләр үзләренә җитмәгән җылыны аларның китабыннан эзләп, шуңа сыенадыр…
Бу укучының зәвыгы белән дә бәйледер инде…
Укучының зәвыгы нык үзгәрде. Мин элегрәк Чаллы театрында эшләп алдым. Шунда тамашачыдан: «Нәрсә ошый яки ошамый?» — дип, кыска гына әңгәмәләр оештырып ала идем. Күпчелеге: «Тормыш болай да авыр. Безгә комедия булсын», — диләр иде. Алты-җиде ел элек шундый тенденция иде. Ул вакытта әдәбиятта да укучы җиңел әйберне көтеп алды. Соңгы 3-4 елда үзгәреш сизелә: кеше мәгънәле әйбер карап, уйланып утырырга әзер. Аларның комедия кирәк дигән фикере үзгәргән. Әдәбиятта да өстә күренеп яткан күренешләрне гади генә чагылдырган әйберләрдән читләшеп, ничектер тирәнрәк, зәвыклырак, мәгънәлерәк әйберләргә сусаган катлам барлыкка килде. Зәвык түбәнәйде дип үзебезне алдыйбыз. Баксаң, һич тә алай түгел икән.
Халыкның үзаңын уятып җибәрергә бер этәргеч кенә кирәк икән дигән фикергә килдем. Карантинга кадәр Башкортстанның Нефтекамск шәһәрендә булып кайттык. Очрашуларда бернинди примитив сораулар юк. Укылган әсәрдән чыгып, шулкадәр катлаулы сораулар бирәләр. Әйтик, шәхес культы еллары, ачлык, аның сәбәпләре турында, милләт тарихы, халык язмышы турында уйланалар. Менә мондый әйбер, әйткәнемчә, 4-5 ел элек юк иде.
Димәк, яхшы әдәбиятка ихтыяҗ арта башлаган, әйеме? Ә без аны бирәбезме?
Үз фикеремә үзем каршы килмәмме икән? Мин үзем «Ишектән керде, ишектән чыкты, өстенә курткасын киде, урманга китте», дигән туп-туры мәгънәдә язылганны түгел, символлар белән бирелгәнне яратам. Әмирхан Еники әсәрләренә гашыйк идем, аның язылмаган сүзләрендә дә моң күрәсең. Шундый әйберләргә гашыйк булгач, шундыйга омтылам дип әйтмәкче булам. Ләкин ни кызганыч, күп матбугатта хикәя жанры дип күрсәтелә дә, газета язмалары басыла. Бу укучыны адаштыра торган әйбер дип саныйм. Язма бик әйбәт, мәгънәле, тормышчан булырга мөмкин, ләкин бу әдәби жанр түгел. Бүген, кызганычка дим инде, укучыга нигездә уртакул, яисә уртакулдан аз гына югары әйберләр тәкъдим ителә.
Сине ир-ат язучылар үз араларына кабул иттеләр шикелле. Берничә ел элек үзләре белән беррәттән әдәби грант бирделәр үзеңә. (Сүз Татарстан Язучылар берлегенең биш язучыга тарихи шәхесләр турында роман язу өчен грант бирүе турында бара. Авт.)
Дөресен әйткәндә, минем бу сорауны үземә биреп караганым да юк. Грант Аллаһы Тәгаләнең бер рәхмәте булгандыр. Сорап алган да, эзләп йөргән дә әйбер түгел. Ул вакыт Союзда Рафис Корбан иде рәис. Эшләр белән килгән вакытта «исәнмесез», диеп Рафис абый кабинетына башымны тыктым. Ул шунда: «Менә монда шундый грантлар бар, аласыңмы?» — дип чакырып алды. Театрга гашыйк кеше булгач, исемлектә Сәхибҗамал исеменә күзем төште. Мин роман язуның авырлыгын да, Волжскаяның биографиясен дә белми идем. Алда нинди сынаулар көткәнен күз алдына да китермичә, кош тоткандай риза булдым. «Кулымнан килерме икән?» — дигән сорау гына бирдем. Рафис абый: «Була, була, син язасың аны», — диде.
«Туташ» романы укыламы? Халыкка шәхесләр турында язган әсәрләр кирәкме?
Язганда күңелемдә шулкадәр шик иде. Тарихи роман дигән сүз укучыны куркытмасмы дигән чиккә килеп җиткән идек бит инде. Роман «Мәйдан» журналында басылгач та, китап булып чыккач та күңелдә шик торды. Раил Гатауллинның «Әдәби марафон» ыннан соң гына күңелгә җылы керде. Әдәби марафонда «Туташ» ны укучылар бик күп иде. Хәзер дә интернеттан бик күп язалар.
Тарихи шәхес турында бөтен дөреслекне язып буламы? Төшереп калдырылган фактлар да булгандыр?
Төшереп калдырган моментлар булды. Архивта Сәхибҗамал Гыйззәтуллинаның көндәлекләре саклана. Мин аны ничә алдым икән кулыма… Әгәр дә мин аларны сүзен сүзгә күчереп роман эченә кертеп җибәрсәм, ул укучыны җәлеп итү өчен, бәлкем, әйбәт кенә алым да булыр иде. Тик мин сүзләрем өчен җавап бирүдән курыктым. Чөнки Сәхибҗамал көндәлекләрне шактый өлкән яшендә язган, шизофрения билгеләре булган, диләр. Театрлар белән дә сөйләштем, психиатрлар белән дә киңәштем, андый вакытында кеше кулына каләм алып яза икән, дөреслегенә гарантия юк. Чөнки ул кемгәдер булган ачуын, вак кына үпкәсен фантазиясе белән үстереп күрсәтергә мөмкин. Моны табиблар әйткәч, бу әйбер мине туктатты.
Икенчедән, ул сүзләр хак булган очракта да, аны мин язачакмын бит, авторы булып мин барачакмын. Ул сүзләр өчен Аллаһы Тәгалә хозурына баргач та җавап бирәсе була. Мин дини гыйлемем бар дип мактана алмасам да, Коръән белән танышып чыккан кеше. Мөфти Камил хәзрәтнең: «Коръәндә каләм әһелләре, журналистлар турында аятьләр бар, һәр язган сүз өчен җавап бирергә туры киләчәк», — дигәне бар. Минем язганым хак булганмы? Хак булса, мин аны дәлилләргә тиеш. Хак түгел икән, ни өчен язганмын? Шушы җаваплылыктан курку туктатты. Сәхибҗамалны сөттән ак, судан пакь итеп күрсәттем дип әйтмәс идем. Анда укучыларга уйланырга урыннар калдыра килдем. Аңа баш бирмәс холкы, артык горурлыгы комачаулый. Шул ук вакытта фанатизмы да бар. Кыскасы, нәтиҗә ясау өчен укучының үз ихтыярына калдырылган урыннар булды.
Язганда Сәхибҗамал төшләреңә кермәдеме?
Керүен кермәде, шулай да: «Йоклаганда өчәү йоклыйбыз, уртада Сәхибҗамал ята», — дип көлдергәнем булды.
Ә Хәния апа төшләреңә кермәдеме?
Юк.
Нигә соравымны аңлагансыңдыр инде. Тарихка күчкән тагын бер шәхес — Хәния Фәрхи турында китап яздың. Бу заказ иде бит инде, әйеме? Язар алдыннан сиңа ниндидер шартлар, таләпләр, максатлар куелган идеме?
Бернинди шарт та, таләпләр дә булмады. Гаиләсенең теләге — җырчының истәлеген мәңгеләштерү иде.
Хәния апа белән таныш идеңме?
Ул Чаллыда яшәгәндә өйләренә килеп, әңгәмә корган идем. Якыннан аралашкан булмады. Аны да китапны язганда ачарга туры килде.
Уңай шәхес итеп кенә яздыңмы? Әллә объектив булырга тырыштыңмы?
Мин сүз башында: «Бу китаптан интрига эзләп укымагыз», — дип язып куйдым. Бер риваятьне искә төшердем. «Бер гөнаһлы хатын өстенә таш атарга җыеналар. Гайсә пәйгамбәр әйтә: „Кайсыгызның гөнаһы юк, беренче булып шул таш атсын!“ — ди. Бөтенесе көтәләр инде Гайсә пәйгамбәрнең таш атканын, әмма пәйгамбәр дә таш атмый». Мин шуны сүз башы итеп куйдым һәм максатымны аңлаттым. «Хәния Фәрхине төбәктән төбәккә татар җырын таратып йөргән татар җырчысы итеп сурәтләүне максат итеп куйдым», — дип ачыктан-ачык әйттем.
Калын гына повестьнең башыннан ахырына кадәр әйткән сүземә тугрылыклы булып калырга тырыштым. Хәния Фәрхинең балачагыннан соңгы көннәренә кадәр тормышын төймәләр (бүлекләр) рәвешендә чагылдырып бардым. Һәрберсендә аны сәхнәгә алып килгән сукмакларны җыйдым. «Минем тормышымда агы да булды, карасы да. Хөрмәтле тамашачым, син мине ничек бар — шулай кабул иттең инде. Егылган мәлләремдә үзең үк көч биреп кулларымнан тартып торгыздың, рәхмәт сиңа, тамашачым!» — дип героиняның үз хаталары турында уйлануларын беркадәр биреп бардым. Халык арасында йөргән ниндидер гайбәтләрнең тегесен-монысын кертмәдем. Үз күзем белән күрмәгән, үзем тап булмаган очракларны кемдер сөйләде дип кенә үз өстемә аларга теләмәдем.
Тиражы?
Үземә бирмәгән сорауларны биреп куясың. Әйтә алмыйм бит. Бетә торды — чыгара тордык. Иремнең хезмәт хакын шуңа тоттык дип көләм инде. Укыйм дип торучылар булганда чыгарыйк, дидек. Яшь буынга әллә кирәге була, әллә юк. Аллага шөкер, халык аны бик яратып кабул итте.
Хәзер дә сораучылар бармы?
Әйе, тик китап бетте диярлек, аз гына калды, санаулы гына.
Тагын чыгарырсызмы?
Юктыр инде. Китап чыгаруның ни икәнен чыгарып караган кеше үзе генә белә. Аны тарату минем вакытымны урлаудан башка берни дә бирми. Чаллыда гына булса, кертеп чыгарга да җай табар идең, ә почта белән салулар рәхәт эш түгел. Почтада бер конверт алу өчен бер сәгать басып торырга мөмкинсең. Әмма шушы авырлыкны җиңәр өчен кешенең: «Мин укырга яратам», — дигән сүзе җитә.
Китапларыңны электрон сатмыйсыңмы?
Юк. Андый системалар белән эшләү өчен бизнесмен булырга кирәктер. Дөресен әйткәндә, мин ул системаны белмим дә. Анда акча чутлаулар минем өчен түгел. Кесәмдә ничә сум акча барлыгын да белә торган кеше түгелмен. Мин әдәбият белән чирләгән. Китапны сатуым — хатын-кызның үзе пешергән ризыгын ашатасы килүе кебек, рәхмәт әйтсәләр, без шуңа канәгать бит инде. Монда да шул: әсәрне язасың да, укучыга тәкъдим итәсең. Укып карасын — килеп чыктымы икән, «көебрәк» китмәгәнме? Шундый фикерләр көтеп яшәп ятыш бит инде безнең.
Безнең актив иҗат итә торган прозаиклар күп түгел, син — шуларның берсе. Әгәр син «Мәйдан» журналында эшләмәсәң, әдәби агентың булып, китапларыңны сатуны үз кулына алса, әдәбият белән үз тамагыңны туйдырып яши алыр идеңме икән? Татар язучысы өчен бу мөмкин хәлме?
Авыр сорау. Хәтта акча эшләп булса да, ул бик авыр булыр иде. Акча эшләү өчен язам дигән максат куйдың исә, минемчә, син үзеңне эчтән үтерәсеңдер кебек. Күңел кушмаганда берничек тә утыра алмыйм. Ә илһам килгәнне көткән кешедән үз тамагын туйдыра торган нинди язучы чыксын?!
Әдәбиятның коммерцияләшүен хупламыйсыңмы?
Язганнарымның һәрберсе «алтын йомырка» ук булмаса да, сыйфатлы булачак дигән ышанычым яшәсә: «Әһә, язам, китап чыгарам, сатып акча эшлим», — дип әйтер идем. Аллаһы Тәгалә кайчан илһам бирә бит әле! Көчәнеп язуны яратмыйм. Әллә ни әйтсеннәр, яратмыйм. Бу китабым чыкты, монысы язылып бетте, менә тагын берне языйм әле дип станокта эшләгән кебек китсә… юк! Мин андый иҗат яклы түгел.
Сине яхшы гына әдәби редактор дип ишеткәнем бар. Башка язучыларның әсәрләре белән эшлисеңме?
Китапларын редакцияләүне сорап киләләр иде. Зифа Кадыйрованың дүрт китабын мин редакцияләп эшләдем.
Бу авыр эшме?
Бу авыр эш. Бер китапка ике айлап вакыт китә. Бу — үзең повесть язып чыга алырлык вакыт дигән сүз. Минем өчен үзем язу җиңелрәк. Бер кечкенә генә язма китерсәләр дә, аны калыпка керткәнче, стилистикасын саклап, укучыга беркадәр камил дәрәҗәдә килеп җитсен дип, утыра-утыра күзләр чекерәеп чыга кайчагында. Күп очракта баш тартам, алындым исә, ярар инде, мин моңа тиз генә эшләп бирим дигән гадәтем юк. Алынгач, җиренә җиткереп эшлисе килә: яхшы булсын, сыйфатлы булсын, дисең. Әйткәнемчә, бу эш иң кыйммәтле әйберне — вакытны урлый.
Өстеңдә язасы әйберләр күп торамы? Әллә киресенчә, язар тема эзлисеңме?
Аллага шөкер, мине ни языйм икән дигән уй борчымый. Язасы әйберләр күп, ничек тәүлекнең 24 сәгатен җиткерергә икән дигән сорау күбрәк борчый. Журналда эшләгәч, эш көне дәвамында син кемнеңдер язмасын укыйсың, эшкәртәсең. Иң авыры кичен үзең белән үзең калгач башлана: башка килгән фикерләрнең үзеңнеке булуына шикләнеп куясың — бу хәзер генә килгән үз фикеремме, әллә мин аны журнал әзерләгәндә күрдемме дип уйлыйсың. Иң куркыныч әйбер шушы.
Син диндәге кеше. Язучы буларак, яңа дөнья тудырасың, яңа геройлар уйлап табасың. Бу Аллаһ язганнарга каршы килә дигән каршылыклы уйлар юкмы? Язу ул шайтаннан дигән әйбер, мәсәлән.
Язганда һәрвакыт алдымда бер уй тора — бу әйберне язып, кешенең күңеленә нинди орлык салам? Бу тормышның фанилыгы турында, монда кылган бөтен гамәлләребез өчен җавап бирәсебез бар икәнлеге турында уйлап язам. Үз фикеремне җиткерә алдыммы, зыян китермәдемме дип уйланам. Ходай Тәгалә кушканча яздыммы, дим. Начар эшләмәдемме дигән уйлар да бар. Һәр язган әйберемне йөзәр тапкыр укып чыгам инде мин. Укыганда үз фикерем белән килешеп бетмәгән чагым да була. Мин язган әйбер иманга килергә бер сәбәп булмасмы икән дигән өметем дә бар. Күптән түгел генә «Кичке таң» дигән повесть яздым. Анда «Бәкара» сүрәсеннән юлларны эпиграф итеп куйдым: «Аллаһка кайта торган көннән куркыгыз».
Курку темасын яратасыз инде сез — язучылар!
Һәрберебез дә нәрсәдән булса да курка. Кемдер суыткычы буш булса курка. Кемдер самолетка утырудан курка. Аллаһ каршына барачагыбыз турында, аның кылган гамәлләребезне күреп торуы турында уйланабызмы, бездә Аллаһтан курку бармы дигән сорауны куйдым. Яшь гаилә, лейкемия диагнозы куелган ир-егет… Геройларым реаль кешеләр, табибларым да… Таныш кешеләр әдәби әсәр геройларына әйләнде. Менә шуны укыганнан соң берме, икеме кеше уйланмасмы икән? Менә шушы курку турында, иман турында.
Соңгы арада укыган китапларыңнан кем ачыш булды?
Гүзәл Яхинаны укыган идем. Җәмгыятьтә аның тирәсендә шау-шу булгач, шушы кызыксынуга ияреп укыдым. Бер төн эчендә.
Ни әйтерсең?
Әсәргә сорауларым бар инде. Шул елларда исән калу, кеше булып калу өчен никадәр көч кирәген безгә үзебезгә татып аңларга да язмасын инде дип телим. Авторны героиня улын башка кеше фамилиясе белән чыгарып җибәрә дип гаепләделәр. Алар да хаклыдыр үзенчә, әмма үземне ана урынына куеп карасам, икенче ягында баламның язмышы булса… Әни кеше буларак, балам исән булсын өчен теш-тырнагым белән бөтен мөмкинлеккә ябышыр идем, мин дә шулай итәр идем кебек.
Ир кеше, мөгаен, алай язмас иде. Ир кеше чынбарлыкка аек күз белән карап, кырысрак итеп, бәлкем, тиеш булганча язар иде. Иң тетрәткәне — шул чордагы сәясәт, шул чордагы мәхшәр, кырыслык. Кешеләрне яшәүгә булган мәхәббәт саклап кала. Язмыш сынавы… Бөтенебезнең бүген өйләргә куып кертелүе дә язмыш сынавы инде. Кешеләр «акылдан шаштыра», дип тә постлар язарга керештеләр. Кемнәрдер психологка йөри башладым ди, кемдер чирләдем дип курка. Кемдер карабодай, бәдрәф кәгазе ташыды. Шушы сынау авырлык алдында тез чүгәргә әзер икәнебезне күрсәтте. Ә шул чорлар авырлыгы белән чагыштырсаң… Без бит әле барысы да үтеп китәр дип өметләнәбез. Болар күтәрә алмаслык түгел дип өметләнәбез.
Без башка дөньяга чыгарбыз дигән фикерләр дә бар. Элеккеге тормышыбыз дәвам итәрме?
Нәкъ шул ук эздә булмаса да, минемчә, Алла боерса, үз юлына кайтыр дип уйлыйм. Кешеләр иманга килсен иде дип өметләнәсең инде. Аллаһы Тәгалә андый сынаулар җибәргән икән, «Безгә төзәлергә кирәктер», — дип фикер йөртәсе иде. Һәр чорда сынауларны биреп тора бит. Кешеләр кавеме-кавеме белән юкка чыкканнар. Кайсыдыр кавемне су баскан, шәһәрләр җир белән тигезләнгән — җирдә бозыклык арткан саен, үз хөкемен чыгарып торган. Бәлкем, хәзер дә Аллаһның бер-бер кисәтүедер: «Туктагыз! Уйланыгыз!» — дип әйтүедер. Кешеләр шул турыда фикер йөртмәсме дигән уй бар миндә. Әзрәк яхшы якка үзгәреш булмасмы икән? Бу уйларым утопияме — анысын әйтә алмыйм.