Айгөл Бариева мәрхүм әтисен искә ала
Җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы Айгөл Бариеваның әтисе татар халкының бик яраткан кешесе, Камал театры артисты Шамил Бариев иде.
![Айгөл Бариева мәрхүм әтисен искә ала](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/3/11/d91cfa1dd7b8299b78e260102a95b6f4313f10f768acc800858630f36dd9.jpg)
Бүген әтиемнең киткәненә 27 ел, дип яза Айгөл Инстаграмда. Әтисе истәлегенә дип, ул төшкән видеоларны урнаштырган Айгөл.
Айгөл Бариевлар гаиләсендә бердәнбер бала. Әтисен һәм әнисен ул бер-бер артлы югалтты диярлек. Башта әтисе йөрәк белән китеп барды, җиде елдан әнисе гүр иясе булды.
"Япь-яшь килеш башта әтиемне, аннары әниемне югалткач, чәчем агарды. Шуңа мин чәчемне аксыл-сары төскә буяп йөри башладым", - дип язган иде Айгөл инстаграм постларының берсендә.
Әнисен ничек югалтканын Айгөл бәйнә-бәйнә язган иде. Үзәк өзгеч юллар ул.
Айгөл үзе Бариевлар гаиләсенең лаеклы вәкиле, әти-әнисе рухына хөрмәт күрсәтеп яши. Ире Ленар белән Камил һәм Айлинә исемле ике бала үстерә.