Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Минем бер генә сүз кабатлаганым истә: "Миннән башка күммәгез..."

Татарстанның атказанган артисткасы Айгөл Бариева әнисен искә төшерә. Аның вафатына 20 ел...

news_top_970_100
"Минем бер генә сүз кабатлаганым истә: "Миннән башка күммәгез..."
Айгөл Бариева Инстаграм аккаунтында үзәк өзелерлек итеп әнисен искә ала:

"20 ел үтсә дә, барысы да һаман кичәгедәй күз алдымда... 12февраль. Кышкы буранлы бер көн. Красноярск өлкәсе, Енисейск шәһәре. Иртән торып иптәшем хезмәткә, ә мин үз эшемә (Мәдәният йортына) юл тоттым. Енисейск шәһәреннән читтәрәк урнашкан хәрби шәһәрчектә тору сәбәпле, эшкә автобус белән йөри идем. Шулай итеп, автобуска утыруым булды, кинәт ерактан безнең хәрби тулай торак комендантының автобуска таба йөгерүен күрдем. Кабалана-кабалана миңа кулын селки һәм ниндидер кәгазе кулында... Мин бернидә аңламыйм. Мине автобустан мәҗбүри, өстерәп алып чыгып, кулыма шул кагәзен тоттыра. ТЕЛЕГРАММА!!! АЙГУЛЬ! УМЕРЛА МАМА! ПРИЕЗЖАЙ!!! Бу ни бу????? Аңламыйм!!! Тагын бер кат укыйм. Һәм тизрәк тулай торакка таба чабам. Минем каршыма иптәшем чаба. Мин аңа өметле күзләрем белән карап: "Дәү әни?" - дип сорыйм. Ул миңа - "Юк, ӘНИ!" дип әйтмәсеңме...

Шул вакытта минем өчен дөнья тукталды!!! НИЧЕК??? НИ БУЛГАН??? ӘЛЕ КИЧӘ ГЕНӘ ИСӘН ИДЕ... АВЫРТМАГАН, УРЫН ӨСТЕНДӘ ЯТМАГАН. 47ЯШЬ... Соңгы хаты бер атна элек килгән иде. Барысы да яхшы иде биит (ул вакытта сотовыйлар юк иде, бары тик алдан заказ ясап, переговорный пункттан сөйләшә идек). Мин һаман ышанмыйм!!! Линарга тизрәк переговорный пунктка телефоннан заказ бирергә кушам. Трубканы Әниемнең абыйсы ала. Бу хәл ДӨРЕС... Һәм шул вакыттан бирле мин берни дә хәтерләмим... Ничек җыенып юлга чыгып китүләребезне, ничек билет алуларыбызны (ул вакыт безгә ярдәм иткән дусларыбызга мең рәхмәт. 1998ел. Замана авыр. Иремә зарплатаны тушенка, сухой паек белән бирделәр. Ә самолет бәясе бер кешегә 30мең!) Ә минем бер генә сүз кабатланганым истә: Миннән башка күммәгез, миннән башка күммәгез.

Ниһаять, ике перелет кичеп, килеп җиттек өйгә... Өй тулы кеше... һәм УЛ! ӘНИЕМ!!! ШУНДЫЙ УК ЯШЬ, ЧИБӘР, ҺӘТТА БИЗӘНГӘН. ЛӘКИН ИСӘН ТҮГЕЛ! Карыйм һәм ышанмыйм! Ничек? Ни өчен? Әле 3 ай элек кенә безнең никахыбызда утырып, вокзалда исән сау килеш безне озатып, март аенда мин аңа кунакка кайтырга дип вәгьдә иткән килеш. Ә УЛ ЮК!? Бу үлем белән мин һаман килешә алмыйм... Болай булырга тиеш түгел иде. Моны үз башыннан үткән кеше генә аңлый ала шул... Ләкин мин мондый хәсрәтне кичерергә дошманыма да теләмәс идем!! Шуны гына әйтәсем килә!!! ИСӘН ЧАКТА ӘНКӘЙЛӘРНЕ, ӘТКӘЙЛӘРНЕ, ГОМҮМӘН ЯКЫН КЕШЕЛӘРЕГЕЗНЕ КАДЕРЛӘГЕЗ!!! ГОМЕР БЕР МИЗГЕЛ!!! УРЫНЫҢ ОҖМАХТА БУЛСЫН, ӘНИЕМ...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100