Айфонсыз яши алабызмы: Россия санкцияләргә ничек каршы тора?
Украинада махсус хәрби операция башлангач, Көнбатыш илләре Россиягә каршы санкцияләр кертте. Алар нинди нәтиҗәләргә китерде? «Интертат» соңгы икътисади яңалыкларга күзәтү ясый.
Транспорт һәм эвакуация
18 февральдән бирле Донецк һәм Луганск республикаларыннан Россиягә эвакуацияләнгән халык саны 137 меңгә җиткән. Бу хакта «ТАСС» агентлыгына хәрби структуралары хәбәр иткән. Россия территориясенә чыккан халыкның 85,5 меңе — Украина гражданнары, 51 меңе — россиялеләр, 560ы — башка дәүләт кешеләре.
Эвакуацияләнгән халыкны Россиянең 23 төбәге кабул итә. Вакытлы урнашу өчен оештырылган 261 пунктта әлегә 18,4 мең кеше яши.
«Россия тимер юллары» билетларга ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерә һәм Россиянең көньягыннан пассажирлар йөртү буенча йөкләмәләрне үтәүне дәвам итә, тоткарлыклар юк, дип белдергән. «Анапа, Адлер, Новороссийск, Краснодар һәм Белгород поездларына билетларга ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерәбез. Бүген өстәмә поездларда 1 мең 600 урын бирелде», — дигән «Россия тимер юллары» вәкиле «ТАСС» агентлыгына
Мартның бәйрәм көннәренә холдинг Россиянең көньягына таба өстәмә поездлар кертергә һәм гамәлдәге поездларга вагоннар өстәргә планлаштыра. Барлык билетлар сатуга чыгып бара һәм аларга бәяләр үзгәрмәячәк.
Россия Украинада махсус хәрби операция уздыру фонында самолетлар өчен илнең көньягындагы һава киңлегенең бер өлешен 8 мартка кадәр япты. Европа илләре тулысынча дип әйтерлек үз һава киңлекләрен Россия самолетлары өчен япты (искәрмә - Сербия, Босния һәм Герцеговина, Молдова, Белоруссия). Моңа җавап итеп, Россия дә бу илләргә үз һава киңлекләрен япты.
Төркия, Мисыр һәм Тунис Россия туристларын кертергә әзер булуын раслаган, ди Ростуризм матбугат хезмәте.
Сөйләшүләр
Россия Украина белән сөйләшүләрнең икенче раундына әзер, тик Киев АКШ күрсәтмәсе буенча әлеге процессны суза, дип белдерде Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров Al Jazeera телеканалына. Украина вәкилләре Россияне ультиматум куюда гаепләде, Лавров, моңа җавап итеп, таләпләрне ультиматум дип кабул итмәүне сорады.
«ТАСС» мәгълүматлары буенча, Россия белән Украина вәкилләре арасында сөйләшүләр бүген Белоруссия территориясендә узарга тиеш иде. Украина делегациясенең сөйләшү буласы урынга иртән генә җитәчәге билгеле булды.
Германия һәм Израиль Украинадагы конфликтны дипломатик җайга салырга һәм Мәскәү белән Киев арасындагы сөйләшүләрне дәвам иттерергә чакыра. Бу турыда Германия канцлеры Олаф Шольц Израиль премьер-министры Нафтали Беннет белән уртак матбугат конференциясендә белдергән.
«Куркыныч вәзгыять урнашты, чөнки бу сугыш атом-төш кораллы держава белән Европадагы зурлыгы буенча икенче урындагы дәүләт арасында бара. Нинди куркыныч янавын бәяләп бетермәскә ярамый», — дигән канцлер. «Шуңа күрә без хәрби планда катнашмаячакбыз — бу НАТОга кагыла. Бу хәзерге вәзгыятьтә хата булыр иде», — дип әйткән Олаф Шольц.
Санкцияләр: БМВ, Хонда, айфоннар сатылмый башлый
«Airbus» авиатөзелеш компаниясе Украинадагы хәрби операция аркасында Россия территориясендә үз самолетларына техник хезмәт күрсәтүне туктаткан. Бу хакта «ТАСС» агентлыгына компаниянең матбугат хезмәте хәбәр иткән.
«Airbus» Россия авиакомпанияләренә техник хезмәт күрсәтүне, шулай ук запас частьләр кайтаруны туктатты», — дип белдергән компаниянең матбугат хезмәте.
Япониянең «Honda» һәм «Mazda» концерннары Россиягә үз продукциясен кертүне туктатырга карар кылган. Бу турыда Nikkei газетасы хәбәр итте.
Honda автомобильләр һәм мотоцикллар экспортын туктата, ә Mazda Россия территориясендә урнашкан үз заводлары өчен запас частьләр һәм автокомпонентлар китермәячәк.
«BMW» Россиядә машина җитештерүне һәм чит илләрдән кертүне туктата. Швециянең «Volvo» машиналары да якын арада Россия базарына кермәячәк.
«Nissan» Россиядәге предприятиеләрендә җитештерү күләмен киметкән, ләкин җитештерүне һәм Россия базарында машина сатуны әлегә туктатмаган.
Санкт-Петербургтагы «Hyundai Solaris», «Kia Rio» машиналары җитештерүче «Хёндэ Мотор Мануфактуринг Рус» заводы үз эшчәнлеген туктатып торуын хәбәр иткән. Машиналарны комплектлаучы детальләр булган очракта, завод автомобильләр җитештерүне 9 марттан башларга планлаштыра.
Автокомпонентлар җитмәү сәбәпле, Мәскәүдәге «Renault» заводы да 28 февральдән бирле эшләми.
«РИА Новости» агентлыгы «Авилон» автосалонының генераль директоры урынбасары Алексей Стариковка сылтама белән мартта яңа машиналарга бәяләр 20 проценттан да күбрәккә артыр, дип фаразлый. Машиналарга бәяләр валюта курсы үзгәрүе нәтиҗәсендә арта. Россиядә машина җитештерү чит илдән кергән детальләргә бәйле. Шул сәбәпле валюта курсы үзгәрүе яңа машиналарга турыдан-туры йогынты ясый.
1 марттан «АвтоВАЗ» «Lada» автомобильләренә бәяләрне 15 процентка арттырды. Әлеге җитештерүче өчен моның кадәр бәя арттыру яңа заман тарихында рекорд булган. Барыннан да бигрәк «Lada Largus» кыйммәтләнде. Элекке бәягә 247 мең сум өстәлде.
«Айфоннар» җитештерүче «Apple» компаниясе Россия базарында эшчәнлеген туктатты. Бу турыда 2 мартка каршы төндә билгеле булды. Рәсми онлайн-кибет ябылды, кайбер сервисларның функциональлеге дә чикләнде. Экспертлар моны сатылган техника эшендә чагылыш тапмаячак, дип юата.
Нинди санкцияләр көтелә?
Евросоюз Россиягә карата санкцияләрнең дүртенче пакетын әзерли. Бу турыда Австриянең тышкы эшләр министры Александер Шалленберг хәбәр иткән.
«Без куәтле санкцияләр керттек инде, хәзер дүртенче пакетны әзерлибез. Җомга көнне Евросоюз илләренең тышкы эшләр министрлары Америка дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен белән махсус утырыш уздырачак», — дигән ул.
Шалленберг Россиягә карата чикләү чаралары нәтиҗә бирде, дип исәпли. «Биржалар ябык. Сумның кыйммәте кими. Европа берлеге беренче мәртәбә мускулларын күрсәтте», — дигән ул.
Австрия вәкиле яңа санкцияләр эре бизнесменнарга кагыла, махсус исемлекләр әзерләнә, дип әйткән. «Киләсе төп максат — түрәләр һәм олигархлар», — дигән Шалленберг.
Кытай Россиягә каршы санкцияләр кертүне хупламый һәм мондый чикләүләргә кушылырга җыенмый. Бу турыда бүген матбугат конференциясендә Кытайның Банк һәм иминият эшчәнлеген контрольдә тоту буенча дәүләт комитеты башлыгы Го Шуцин белдергән.
Европада газның бәясе биржада сату барышында бүген 2021 елның декабрь ахырында теркәлгән рекордны үсү ягына таба узды. Лондонның ICE биржасында 1 мең кубометр газ бәясе 2230 долларга кадәр күтәрелгән. Гомумән алганда, газ бәясе 59,4 процентка арткан, дип хәбәр итә «ТАСС». Шулай ук нефть бәясе дә 2014 елның июнендә булган максималь күрсәткечләргә якынлаша.
Россиядә санкцияләргә каршы штаб төзелгән
Россия Хөкүмәте Премьер-министр Михаил Мишустин җитәкчелегендә санкцияләргә каршы штаб төзегән.
Безнең хакимият илебез икътисадына һәм финанс секторына ярдәм итү чаралары күрә. Россия Үзәк банкы вакытлыча чит ил юридик һәм физик затлары өчен Россия счетларыннан кайбер чит илләрдәге счетларга акча күчерүне туктатты.
Россия Банкы төп ставканы 20 процентка кадәр күтәргәч, банклар кертемнәр һәм кредитлар буенча процент ставкаларын күтәрә башлады.
Владимир Путин 28 февральгә кадәр төзелгән шартнамәләр өчен процент ставкаларын элеккеге дәрәҗәдә саклап калырга боерды. Ягъни алдарак алынган кредитларның ставкалары күтәрелмәячәк.
Үзәк банк Mastercard һәм Visa карталары буенча ил эчендәге барлык операцияләр өзлексез үтәчәген игълан итте. Проблемалар чит илдә урнашкан интернет-кибетләргә түләгәндә, шулай ук «GooglePay», «ApplePay» һәм «SamsungPay» аша түләгәндә барлыкка килергә мөмкин.
Ташламалы ипотека программасы дәвам итәчәк
Ташламалы ипотеканы дәвам итү кризиска каршы чаралар рәтенә кертеләчәк. Бу турыда Россиянең төзелеш министры Ирек Фәйзуллин Федерация Советында узган утырышта игълан итте.
«Кризиска каршы чаралар кысаларында без ташламалы ипотекага ярдәм итми булдыра алмыйбыз. Шулай эшләмәсәк, бүгенге көндә бөтен төзелеш процессын туктату дигәнне аңлатыр иде», — диде ул.
Министр сүзләренчә, башкарма хакимият органнары тормышка ашыра торган бөтен программаларны дәвам итәргә дигән ризалык бар. «Без бишьеллык программа формалаштырабыз. Элек аңа финанслауны күпме күзаллаган булсак, шул күләмдә калачак», — диде ул.
Төзелеш министры мәгълүматлары буенча, 2021 елда тулаем 5,7 трлн сумлык 2 млн кредит, агымдагы елның 1 февраленә кадәр барлыгы 327 млрд сумлык 95 мең кредит бирелгән.
Россиядән чит илгә капиталны чыгару вакытлыча тыелды. Чит илгә 10 мең доллардан артык сумманы алып чыгу тыела.
Эшмәкәрләргә ярдәм өчен 500 мең сум акча бирелә, аларны тикшерүгә мораторий кертелә.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр ташламалы кредитлар биреләчәк, моңа кадәр бирелгән кредитлар субсидияләнә.
Мәгълүмат «Российская газета» һәм «ТАСС» агентлыгыннан алынган хәбәрләрдән тупланды.