Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Хафизовның юбилей кичәсе татар сәхнәсендә затлы кичә стандартларын булдырды

Татар театрының иң затлы һәм классик матурлыкка ия актерларының берсе иң затлы татар сәхнәсендә үзенең юбилей кичәсен уздырды.

news_top_970_100
Айдар Хафизовның юбилей кичәсе татар сәхнәсендә затлы кичә стандартларын булдырды

Камал театры актеры, Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизовка 75 яшь. Аларның Фәридә ханым белән бергә яши башлауларына да 50 ел икән. Фәридә Хафизова – Камал театрының режиссер ярдәмчесе. Шулай итеп, бер сәхнәдә – театрның иң саллы актерларының берсенең юбилее һәм театрның иң озын гомерле парының да юбилее иде.

Айдар Хафизовның Камал театрында узган юбилей кичәсе – “затлы кичә” дип мөһер сугарга мөмкин булган кичәнең бөтен стандартларына туры килә иде. Җырчылары да, котлаучылар да “нечкә иләктән” уздырылган. Тамашачысы да хәтта. Кыскасы, Айдар Хафизов татар сәхнәсендә “затлы юбилей кичәсе” стандартларын булдырды.

Айдар Хафизов – Камал театрының үз кадерен белә торган затлы актерларының берсе. Әлбәттә, татар театрлары арасында иң зур труппалы Камал театрында эшләгән актерның рольләре артык күп була алмый. Бу театрда талантлар күп, рольләр аз. Айдар Хафизовның да бүгенге репертуарда рольләре бик күп түгел. Театрның соңгы премьерасында – Чыңгыз Айтматов романы буенча куелган “Буранлы төн” драмасында Әбделхан роле, Илдар Юзеевның “Ак калфагым төшердем кулдан...” спектаклендә америкалы Майк Стерн роле һәм “Хуҗа Насретдин”да – Колый Тархан. Әлбәттә, театрның бөтен труппасы диярлек катнашкан “Зәңгәр шәл” һәм “Миркәй белән Айсылу” спектакльләрендә дә уйный. Тагын әле Айдар Хафизов Хәлим Әбҗәлилов ролен башкарган “Дәрсе гыйбрәттер театр...” театраль сәяхәтендә бар.

Кичәне оештыручылар беренче бүлектә шушы спектакльләрнең берсен – ток-шоу формасында куелган “Ак калфагым төшердем кулдан...” спектаклен нигез итеп алганнар. Ягъни, сәхнәдә Америка-Татарстан телекүпере барды. Журналист кыз – хәзерге вакытта “Идел” журналының рус телле версиясен җитәкләгән Айсылу Хафизованы үстергән актер өчен бик актуаль тема бу.

Кичәнең инсценировка авторы – Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, режиссеры – Радик Бариев.

Юбилей кичәсенең инсценировкасы актерны костюм алыштырып рольдән рольгә күчерүгә һәм кичә дәвамында тамашачы каршысында булуына корылмаган иде. Айдар Хафизов тамашачыга соңгы иң зур рольләренең берсе булган “Курчак туе” спектакленнән Гайни байны һәм “Буранлы төн” драмасындагы Әбделхан образын уйнады, Әзһәр Шакиров белән “Ак калфагым төшердем кулдан...” спектаклендә Акчурин белән Майк Стерн диалогын яңарттылар. Ә татар театры тарихында калган рольләре, шул исәптән, “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендәге Газраил роле дә, видеоязмалар аша тамашачыга килеп иреште.

Эх, менә шушы эпизодик булса да, көчле рольне тагын бер күрергә әзерләнеп килгән идем мин үзем. Газраилның яше юк ләбаса, шушы эпизодны яңартырга иренгән режиссерга үпкә калды бераз!

Айдар Хафизов татар театры тарихында актер буларак калса, татар әдәбияты тарихында әдәби-музыкаль кичәләр режиссеры булып кереп калган шәхес. Шунлыктан сәхнәгә иң кадерле кунаклар сыйфатында Татарстанның халык язучылары Равил Фәйзуллин, Ренат Харислар күтәрелде.

Равил Фәйзуллин Айдар Хафизовны Хәлил Әбҗәлилов, Габдулла Шамуковларны күреп үскән буын булуын әйтте, аны шушы буынны яшьләр белән тоташтырып торган алтын чылбыр белән тиңләде.

Тагын бер тәбрикләүче язучы – Тукай премиясе лауреаты Камил Кәримов. Әмма аның башкалар белән чагыштырганда статусы икеләтә зуррак – ул юбилярның якташы. Ягъни, Питрәч районындагы ике зур авылның берсендә – Камил Кәримов, икенчесендә Айдар Хафизов туган. Яши-яши, Казанда иҗат итеп, дәрәҗә һәм дан-шөһрәт алып туган авылына әйләнеп кайткан шәхесләр. Икесе дә туган авылларында йорт җиткереп, хуҗалык булдырып яшәп яталар.

Айдар Хафизов авылында “дачник” булып кына яшәми, ә умарталар тота һәм бөтен театрны бал белән сыйлый икән – тамашачы бу мәгълүматны әллә ничә тәбрикләүче теленнән ишетте. Арткы рәтләрнең берсеннән: “Аның балы чиста, әллә ниләр кушмый ул аңа”, - дигән пышылдап сөйләшүләр ишетелде.

Юбилей кичәсе аша без Айдар Хафизов турында ниләр белдек?

  • Айдар Хафизов – Камал театры директоры Илфир Якуповның укытучысы. Ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Марсель Сәлимҗанов соравы буенча бер генә төркемне укытып чыгарган. Илфир Якупов – шул төркем студенты.
  • Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның әтисе Рәфкать Бикчәнтәев Айдар Хафизовның укытучысы булган.
  • Айдар Хафизов, Илдар Хәйруллин, Луара Шакирҗанова, Фирдания Садриевалар бер төркемдә укыган студентлар. Айдар Хафизов белән Илдар Хәйруллин театр юлын сайлаганнар. Луара Шакирҗанова театрның Музей бүлеген җитәкли, ул – татар театрының хәтере. Фирдания Садриева – Казан Мәдәният институтында артистлар әзерли.
  • Айдар Хафизов инде бабай гына түгел, ә дәү бабай – аның оныгы да Хафизовларны бәби белән сөендергән.
  • 28 ноябрь – Фәридә һәм Айдар Хафизовларның бер гаилә булып яши башлауларына 50 ел тулган көн.
  • Айдар Хафизовның оныгы Суфия Хафизова матур гына җырлый, сәхнәдә ипле хәрәкәтләнә. Аның бабасын котлап җырлавыннан соң, Хафизовларның театраль династиясен дәвам итәргә алынса, бер дә гаҗәп булмас дигән уй калды.
  • Айдар Хафизов социаль челтәрләрдәге тормыш белән дә танышып яши. Төрле темаларга җыйнак кына итеп фикерләрен дә белдерә. Аның бу сыйфатына театр директоры Илфир Якупов игътибар итте.
  • Айдар Хафизовның яраткан җырчылары - Резеда Галимова, Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Рөстәм Маликов, Айсылу һәм Айдар Габдиновлар. Чөнки кичәгә шулар чакырулы иде. “Иң затлы җырчылар”, диде Айдар Хафизов.
  • Айдар Хафизов турында китап әзерләнә. Аны Юныс Сафиуллин әзерли.

Айдар Хафизовның туры характерына бик туры килеп тора – Камал театрының зур кунаклар утыра торган 7 нче рәтендә төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр тезелешмәгән иде. Чакырсаң, сәхнәдән мактасаң, килә инде ул җитәкчеләр. Тик Айдар абый Хафизов алай итүчеләрдән түгел, әлбәттә. Бик үзенчәлекле шәхес ул, кабатланмас, аның кебек беркем дә юк”, диде Равил Шәрәфиев белән 7 нче рәтнең читендә генә утырган Салават Фәтхетдинов.

Кичәнең ахырында Айдар Хафизов үзенең укытучыларын, аерым алганда, Рәфкать Бикчәнтәевны искә алды. Театрның буыннар чылбыры өзелмәвен ассызыклады. “Милләт театрдан башка яши алмый. Бергә булганда без үсә алабыз. Без бергә булганда телебезне онытмаячакбыз. Камал театры ул тел буенча зур университетка тиң”, - диде Айдар Хафизов.

Татар театрының иң милли җанлы актерларының берсе үзенең юбилей кичәсен “Туган тел” шигыре белән тәмамлады. Якташы, авылдашы – гомере буе мәктәптә укытучы булган шагыйрь Мөхәммәт Садыйковның шигыре иде ул:

“Йөреп кайттым ярты Европаны,

Күреп кайттым Гейне илен дә.

Европада аккан чишмәләр дә,

Сөйли кебек Тукай телендә...”


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100