Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Айдар Хафизов озын гомерле, ныклы нәселдән, ул тиз китәргә тиеш түгел иде»

Бүген Айдар Хафизовны соңгы юлга озаттык. Үзәкләргә үтәрлек салкын көндә Камал театры алдындагы мәйданнан мәңгелеккә Күн авылына юл алды Айдар абыйның җәсәде. Сәхнә әһелен традициягә кергән алкышлар белән озаттык.

news_top_970_100
«Айдар Хафизов озын гомерле, ныклы нәселдән, ул тиз китәргә тиеш түгел иде»
Салават Камалетдинов

Айдар Хафизовның хастаханәдә ятуын белә идек. Кызы — журналист һәм киносценарист Айсылу Хафизова социаль челтәрдәге аккаунты аша әтисенең хәле белән таныштырып барды.

Йөзьяшәр нәселдән булган Айдар Хафизов үләргә тиеш түгел иде — шуңа беркем дә бу аның соңгы көннәре булуын башына да китермәде. Айсылу да өметле постлар язып, күңелсез фаразларны башыннан кугандыр. «Йөрәге түзмәде инде. Диагнозы йөрәк белән бәйле», — диде ул.

Айдар Хафизовның Камал театрындагы рольләре әле аз түгел иде. Бөтен труппа уйный торган «Зәңгәр шәл»дән тыш, «Ак калфагым төшердем кулдан», «Миркәй белән Айсылу», «Мәңгелек буран»…

Фәридә һәм Айдар Хафизовлар илле ел бергә гомер иткән. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, буй җиткән оныклары һәм инде оныкның баласы бар — Айдар Хафизов инде дәү бабай. Хафизовларның бер кызлары Ләйсән — финанс белгече, икенчесе Айсылу Хафизова — танылган киносценарист, Татарстанда төшерелгән «Дилемма», «Зәңгәр күбәләкләр», Бөркетләр» фильмнары, «Шүрәле» мультфильмы, «Тормыш юллары» радиоспектакле сценаристы, журналист.

Айдар Хафизов соңгы елларда, чыннан да, туган авылында — Күндә умарталар тота башлаган иде. Театр артистлары гына түгел, театр тирәсендә йөрүче журналистлар да Айдар абыйның бал аертканын көтә идек. Тәмле дә иде аның балы…

«Быел җәй зиратта үзенә урын карап куйган иде. Әти-әнисе, бабай яткан тирәдә…» — диде кызы Айсылу Хафизова.

Озату

Камал театры кичәләрне генә түгел, матәм мәрасимен дә затлы итеп оештыра белә. Мәйданда халык аз түгел, дөрес, битлекләр астына яшеренгән кешеләрнең кемнең кем булуын белеп тә булмый. Бөтенесендә моңлы-яшьле күз дә булгач, бигрәк тә.

Яз көне шушы мәйданнан Роберт абый Миңнуллинны соңгы юлга озаткан идек. Татар кешесе татарча сулый ала торган мәйдан бу. Әлбәттә, җылырак көн булса, бу мәйданда халык болай гына булмас иде.

«Чир алтын баганаларны аудара башлады»

Әле рәсми чыгышлар башланганчы Айдар Хафизовның якташы, язучы Камил Кәримов янына киләм.

Камил Кәримов: «Без Айдар Хафиз белән абый-энекәш дип сөйләшерегә күнеккән. Мин аңа — «абый», ул миңа «энекәш» дип дәште. Безнең Питрәч районын үзең беләсең бит инде, нефть чыкмый, уңдырышлы туфрак та түгел — икмәк белән рекорд куеп булмый. Известь, кызыл балчык һәм көлсу туфрак булгач, безнең өчен уңышның ниндие дә кадерле. Бездә иҗат кешеләре дә күп түгел — бармак белән генә санарлык. Ләкин Айдар Хафиз Питрәчнең алтын баганасы иде.

Ә бу ковид, дошманнарча, шушы алтын баганаларны аудара башлады. Бу зур югалту! Питрәч районы өчен генә түгел. Питрәч районыннан бармак белән санарлык кына зур шәхесләр чыккан, шулары да китә башлады. Ниндидер күзгә күренмәгән сугыш бара. Халыкның йөрәген әрнетер өчен артистларын, язучыларын алып китә. Авыру тагын дә җәрәхәтлерәк булсын дип тырыша. Бер-беребезне саклап, кадерен белеп яшик».

«Шушы көннәрдә Айдар Хафизов турында китап чыга. Ул аны карап китте»

Айдар Хафизовның китабын әзерләгән Юныс Сафиуллин басып тора.

Юныс Сафиуллин: «Китап шушы көннәрдә басылып чыга. Дүрт ел эшләдем мин аны. Анда хатыны Фәридә образы да ачылган, туганнары Рушания Юкачева, Фердинанд Хафизов турында да мәгълүмат бар. Айдар Хафизов аны башыннан азагына кадәр үзе карап чыкты. Һәр фотоның кайда ничек урнаштырылганын белде. Бик сөенде. Бик мактады».

«Гаҗәеп хан иде ул!»

Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов:

«Айдар абыйны бик хөрмәт итә идем. Фамилиям Хафизов булгач, ул мине адаш дип йөртте. Шундый олпат артистның җылы мөнәсәбәте өчен бик рәхмәтле мин аңа. Ул бик зәвыклы, үзенчәлекле тавышлы артист иде. Әле исемә төште: класс белән аның кичәсенә килгән идек. 50 яшьлеге булгандыр. Хан булып чыккан иде ул сәхнәгә. Гаҗәеп хан иде ул! Тавышы гына да нинди бит аның! Юк бит андый тавышлар… Урыны җәннәттә булсын! Рәнҗеп китмәсен!»

«Әле кайчан гына шахматта миңа мат куйган иде»

Озату мәрасименең рәсми өлешен алып бару Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Хәлим Җәләйгә тапшырылган.

Хәлим Җәләй: «Мәрхәмәтсез үлем, дөньяны каплаган бу чир зәхмәте сәхнәдәш дустыбызны, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, талантлы артист Айдар Садретдин улы Хафизовны безнең арадан алып китте.

Үлем һәрвакыт көтмәгәндә килә, әмма монысы бигрәк көтмәгәндә булды. Әле ничә көн элек кенә сәхнә артында бәхәсләшә-бәхәсләшә шахмат уйнап, ул миңа мат куеп, шул мат куйганына бик шатланган иде. «Икенче юлы мин сиңа йөрешеңне кире бирмим», - дигәч, «Ярар, шулай итәрсең», - дип кайтып киткән иде. Икенче мәртәбә уйнарга туры килмәде. Берничә көннән ишетәм: Айдар дустыбыз авырып киткән, тагын берничә көннән хастаханәгә салганнар икән дип ишетәм. Моннан өч көн элек, озаккарак китте бу дип, күңелем сиздеме, шалтыраттым. Алды телефонны. Ләкин бу инде элекке Айдар Хафизов тавышы түгел иде. «Җәләлетдин шәриктәш, рәхмәт шалтыратуыңа», - ди. «Хәлләр бер көе», - ди. «Алга китеш бармы?» - дим. «Врач керә инде, карый. Тырышабыз инде», - ди. «Иркәләнеп ятма анда, чык, шахматта уйнап бетерәсе партиябез бар», - дигәч, көлеп куйды. Шалтыратуыма рәхмәт әйтте — бу аның мин ишеткән соңгы сүзләре булды.

Без 60 ел элек аның белән бергә Театр училищесына укырга кердек. Ул безнең арада ыспайлыгы белән дә аерылып тора иде. Матур киенгән чибәр егет. Ике курс укыгач, аны армиягә алдылар. Ул кайтканда без укып бетереп эшли башлаган идек. Ул Илдар Хәйруллиннар укыган Марсель Сәлимҗанов курсына кайтты.

Адәм сагышлый, Аллаһ багышлый ди, тәкъдирдән узып булмый. Аның исемен матур сүзләр белән генә зикер итик. Догабыздан калдырмыйк! Бәхил бул, Айдар дустым! Без синнән мең бәхил».

«Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы туганнарының тирән кайгысын уртаклаша»

Матәм мәрәсимендә рәсми сүз әйтергә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин килгән.

Дамир Натфуллин: «Театр сәнгате гаять зур югалту кичерә. 78нче яшендә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Садри ул Хафизов бакыйлыкка күчте. Ул 50 ел гомерен театр сәнгатенә, сәхнәгә багышлады. Шул вакыт дәверендә башкарган 80нән артык роле, педагог һәм режиссёр буларак кылган гамәлләре халык хәтерендә сакланыр. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Урыны җәннәттә булсын!»

«Язучыларыбыз әсәрләрендә дә, Айдар абый, сезнең исемегез калкып чыгар»

ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов:

«62 яшемә җитеп, микрофон алдына чыгып җөмлә төзү өчен мондый авырлык кичергәнем юк иде. Сәхнәне бизәп, терекөмеш кебек йөгереп йөри торган, ата-анасы да туксанны узып дөньядан киткән Айдар абыйны шулай иртә озатырбыз дигән уйның башка да килгәне юк иде. Аның әле эшлисе дә эшлисе иде. Мин аны 90да сәхнә тотар дип уйлый идем.

Айдар абый һәрвакыт әдәбиятка якын булды, язучыларыбыз белән тыгыз элемтәдә яшәде. Безнең язучыларыбызның юбилейларын үткәргәндә режиссер булды. Аның бер эше икенчесенә охшамаган була иде. Ул кабатланмый иде. Безнең язучыларыбыз Айдар абыйны бик хөрмәт иттеләр. Язучыларыбыз әсәрләрендә дә, Айдар абый, сезнең исемегез калкып чыгар. Без ул эшне башкарырбыз. Әйбәт идең, шәп егет идең, әйбәт эшләр эшләп киттең, бәхил бул, туганым!»

«Ул болай тиз китергә тиеш түгел иде, ул тормышны ярата иде»

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин:

«Без Айдар Хәйруллин белән Марсель Сәлимҗанов курсында бергә укыдык, диплом спектаклендә бергә уйнадык, бергә театрга килдек, бергә иҗат иттек. Аның китүе турындагы хәбәр безне шок хәлендә калдырды, тетрәндерде, аптырашта калдырды.

Ул болай тиз китергә тиеш түгел иде, ул тормышны ярата иде. Без аның больничный алып, авырып ятканын хәтерләмибез. Тормышка гашыйк иде, аны төрләндерә белә иде: бакчасын үстерде, балыгын тотты, җитмеше узгач умартачылык белән шөгыльләнеп, үзен, гаиләсен һәм безне — коллегаларын бал белән тәэмин итте. Ул бик көчле, сәламәт нәселдән иде, аның әтисе 90ны узып, әбисе 100 яшен узып дөньядан китеп бардылар.

Нишләмәк кирәк, димәк, тәкъдире бүтәнчә булган. Хуш, дустым, без сине гел истә тотарбыз».

«Хафизлар нәселен үзсүзле, үҗәт диләр»

Татарстанның халык артисты Рушания Юкачева (Хафизова):

«Миңа монда чыгып сүз әйтү бик авыр. Бөтен гаиләбезгә, бөтен нәселебезгә авыр. Безнең Хафизлар нәселе — борынгы нәсел — агачы зур, яфраклары бихисап. Яраткан абыебызны тиз китәр диеп уйламадык. Ул әти-әниләрне соңгы юлга озатканда да, иптәшемне соңгы юлга озатканда да сабыр бул дип юатты. Минем үз нәселебезгә сабыр булыгыз дип әйтәсем килә.

Фәридә апа, 50 ел кулны кулга тотышып яшәгән хәләл җефетеңне соңгы юлга озатасың. Авырлыкларны бергә кичтегез, ике бала үстердегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз бар. Айдар абыйга догада булып, исән-сау яшә, Фәридә апа!

Безнең нәселне үзсүзле, үҗәт диләр. Мин моны начар сыйфат димим. Үҗәт булып, ул алдына куелган эшне башкарып чыга иде. Үзсүзле булып, фикерен әйтә белә иде. Сүзләребез дога булып барып ирешсен».

«Айдар укымышлы иде»

Тиешле догалар укылды, йолалар үтәлде. Халык тарала башлады. Югалып басып торган Әзһәр абый Шакиров янына, аннары Дания апа Нуруллина янына киләм.

Әзһәр Шакиров: «Айдар уйнап бетермәгән иде әле. Артист беркайчан уйнап бетерә алмый инде ул, аларга гел җитми инде, тегене эшләр идем, моны эшләр идем дип үлгәнче уйлыйлар. Тормышта бәхет дигән әйбер бар. Ул бик сирәк туры килә. Теләсәң-теләмәсәң дә, хыялларыңны алып китәсең. Айдар Хафиз эшләгән эшләреннән режиссерлыгын аерып әйтәсем килә. Ул язучыларның иҗат кичәләрен уздырды. Ул аларның иҗатын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүне билгеле бер югарылыкка җиткерде. Шундый үрнәк булгач, бүтәннәр инде бу дәрәҗәдән төшә алмыйлар иде. Язучылар иҗатын күрсәтергә алынасың икән, күп белергә кирәк — Айдар укымышлы иде».

«Ул чын сәхнә кешесе иде»

Дания Нуруллина:

«Көтелмәгән хәл булды инде. Матур гына эшләп йөргән җиреннән китеп баруы ышанырлык та түгел. Ул бит чын сәхнә кешесе иде. Тавыш тембры дисеңме... Энергетикасы көчле иде. Язучыларның кичәләрен әзерләде, безнең бергәләп кичәләрдә шигырьләр укыганыбыз да бар. Гаҗәеп оста укый иде. Бик талантлы, тәҗрибәле иде бит ул. Аның кебекләр сирәк була».

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Хафизовлар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша.

Айдар Хафизовны соңгы юлга озату мәрасимен «Татар-информ» онлайн күрсәтте. Онлайн күрсәтүне оештыруда ярдәме өчен Камал театры җитәкчелегенә рәхмәтләребезне белдерәбез.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100