Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Җаббаровтан документаль спектакль: «Хуш, авылым», мин «не вернусь»

Камал театры «Хуш, авылым» документаль спектаклен чыгарды.

news_top_970_100
Айдар Җаббаровтан документаль спектакль: «Хуш, авылым», мин «не вернусь»
Владимир Васильев

«Хуш, авылым» — Камал театрының чираттагы премьерасы. Аны театр режиссёры Айдар Җаббаров татар авылларына экспедицияләр нигезендә татар язучыларының проза әсәрләрен кулланып куйды. Спектакль Камал театрының Кече залында бара. Ни кызганыч, аны Роспотребнадзор таләпләрен истә тотып беръюлы нибары 80 кеше карый ала.

Айдар Җаббаров биредә «Спектакльнең авторы» буларак бара. Драматургия дә, режиссура да сыйган бу сүзгә, журналистика да сыйган. 

Февраль аенда спектакльнең икенче кисәге дә чыгачак. Бу — «Хуш, авылым!» ның дәвамы булачак. Ягъни, сиксәненче еллардан соңгы татар тормышы документаль һәм әдәби яссылыкта.

Әсәр бетеп барган авылларда яшәүче кешеләрнең монологларыннан һәм язучыларыбызның проза әсәрләреннән төзелгән. Шулай итеп, «Хуш, авылым» — әдәбият, журналистика һәм театр сәнгате бергә төенләнгән сәнгать әсәре. Гаҗәеп кызыклы бер сәхнә әсәре.

Монологларның авторлары — әлеге авылларда яшәп яткан картлар-карчыклар.

Айдар Җаббаров: «Документаль спектакль. Бу проект минем өчен үземә дә кызык. Без июньнән башлап, бер, ике, өч кеше генә калган татар авыллары буйлап экспедициягә чыктык. Үзем белән дустым Динар Хөснетдиновны да алдым. Интервью алырга ул да булышты. Экспедицияне Буадан башладык — Раил Садриев ярдәм итте. Тәтеш, Чүпрәле, Әтнә, Арча, Югары Ослан… минем әти-әнием чыккан Әлки районында да — унлап районның 25ләп авылында булдык. Шул авылларда яшәүче кешеләр белән сөйләштек».

Әлеге монологларның һәрберсе аерым бер сәхнә әсәре дәрәҗәсенә җиткерелгән. Ә артистлар үзләре аша үткәреп, әлеге кешеләрнең һәр мимикасын, һәр кыланмышын саклап, сәнгати бизәп сәхнәгә алып чыккан. Аларның һәрберсендә үз авылдашыбызны, үз күршебезне, үз туганыбызны, бәлки, әти-әниебезне, әби-бабабызны күрә алабыздыр. Аларны авылныкы-шәһәрнеке дип аера торган түгел. Алар — татар кешеләре. Аларның сүзләрендә — ачы дөреслек. Әмма, ни кызганыч, аларны бу хәлгә җиткергәннәре өчен җавап тотучы гына юк.

Монологлар әдәби әсәрләр белән аралаштырылган. Проза әсәрләре.

Туфан Миңнуллинның «Һәркемнең үз колхозы» әсәрендә — татар авылында колхозлашу чоры: үз көче белән тормыш алып баручылар һәм эшлексезләр, колхозлаштыруга өндәп йөргән кызыл комсомоллар;

Мөхәммәт Мәһдиевның «Сәнгать корбаннары» нда — сугыш еллары: мәктәп малайлары укытучылар куйган спектакльне карарга күрше авыл клубына бара, әмма аларны акчасыз клубка кертмиләр;

Рөстәм Галиулланның «Дан» хикәясендә — сугыштан соңгы татар авылы: Сталин үлгән, ничекләр генә булса да ышандырыбрак кайгырырга һәм еларга кирәк;

Туфан Миңнуллинның «Көндәлекләр”еннән «Чакыру билеты» хикәясе — татар авылының мәдәни тормышы;

Габделхәй Сабитовның «Айбаш» хикәясе. Нечкә күңелле тамашачының бер генә тамчы булса да күз яшен сыгып чыгарырга сәләтле әсәр. Еллар һәм юллар кичеп туган ягына кайтып егылган ат. Туган ягындагы үләнне авызына алып чәйнәп йота да алмыйча туган ягы туфрагына ятып җан биргән ат.

ххх

Спектакльдә җиде артист катнаша. Татарстанның атказанган артистлары Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, артистлар Фәннур Мөхәммәтҗанов, Алмаз Борһанов, Эльвир Сәлимов, Гүзәл Гюльвердиева, Алинә Мөдәррисова.

Аеруча хәтердә калган диалоглар:

Эмиль Талиповның 90 яшьлек карты һәм аның «Хатын-кыз озак яши ул» дигән сүзләре,

Ләйсән Фәйзуллинаның чәйне жәлләп бишәр кат кайнатучы карчыгы,

Алмаз Борһановның яшьлегендә Казан дәүләт университетына һәм МГУга кереп куылган, авыл фермеры булган карты… Фәннур Мөхәммәтҗанов героеның «Кино бетте — авыл бетте» дигән сүзләре авылны саклауның үзенчәлекле бер концепциясе түгелме? Элвир Сәлимов героеның бөтен тормышындагы күңелле вакыйганың чыгарылыш кичәсе булуы. Болар бит барысы да чын язмышлар…

Ә авыл малайларының театр карарга күрше авылга барулары… Ә авылга театр килүе…

Сүз уңаеннан. Театр килү дигәннән, авылга театр килү күренеше аша режиссер Айдар Җаббаров педагогы Фәрит Бикчәнтәевка «рәхмәтен дә җиткерә» — авыл клубы сәхнәсеннән спектакльне тәкъдим итүче труппа җитәкчесе (Эмиль Талипов) Фәрит Бикчәнтәев булып сөйли.

ххх

Монологлар белән хикәяләр шулкадәр тыгыз үрелгән. Шулай итеп Айдар Җаббаров пьесаларсыз гына үз драматургиясен булдырган. Бу гади вербатим гына түгел, бу яңа татар театры үрнәге. Бу әсәрдә моң бар. Сәхнәдәге һәр хәрәкәттән, һәр сүздән моң сызылып чыга. Финалга җиткәндә Эмиль Талипов укыган монологта — Габделхәй Сабитовның «Айбаш» хикәясендә ул моң инде төр булып тыгыла. Кешегә сиздерми генә күз яшеңне сөртеп аласың. Туган ягының бер уч үләнен кабып җан биргән ат кызганыч.

Ат язмышы — татар язмышымы? Финалга «Айбаш» хикәясен чыгарып ни әйтә режиссёр? Нәрсә дисен? «Хуш, авылым!» ди.

Хәер, «Хуш, авылым!» — Салих Сәйдәшев музыкасы белән тәңгәлләшеп күңелдә калган җыр («Күзләр» драмасы, Хәбибулла Фәтхуллин сүзләре).

«Хуш авылым, сау бул,

Сәламнәр көт таң җилләре искәндә,

Мин җырлармын сине сагынып

Өзелеп искә төшкәндә…

Исән булсам бер кайтырмын

Язлар кебек әйләнеп».

Сүз кайту турында бара…»

Юк, финалдагы хикәя белән бу җыр берләшә алмый. Ә менә спектакль тәрҗемәсенең «Я не вернусь» булуында хаклык зуррак. Әйе, режиссерның да, безнең дә ул авылга кайтасыбыз килми. Безнең Айбаш буласыбыз килми. Безнең яшисебез килә.

ххх

Айдар Җаббаровның сәхнә әсәрен чыгарганда әдәбиятка, ныклы татар әдәбиятына таянуы хөрмәткә лаек. Бүгенге татар әдәбияты театрның ярдәменә бик тә мохтаҗ.

Айдар Җаббаров: «Тагын бер кат „Нигез ташлары“ н укып чыктым. Яңа спектаклем авыл темасы белән бәйле булгач, әлегә шушы темада эзләнәм. Безнең бит документаль спектакль. Мин анда Туфан абый сурәтләгән вакыйгаларны да кулланачакмын. Туфан абыйның нинди гигант булуын хәзер генә аңлый башладым. Һәр вакыйгага төпле фикерле кеше булган».

Гафу, текстның финалында кечкенә бер гаепне атыйм. Программкада артистлар гына түгел, әңгәмә оештыручылар да хөрмәт белән исемнәре белән язылган. Ә хикәяләр авторлары Т.Миңнуллин, М.Мәһдиев, Р.Галиуллин, Г Сабитов дию белән чикләнгән. Программкаларның бастырылган кадәресе сатылып беткәч, яңа партиясе язучыларның тулы исеме белән чыгар дип ышаныйк.

Алда әйтелгәнчә, февраль аенда спектакльнең икенче кисәге чыгачак. Чөнки Айдар Җаббаров җыйган материалдан 4 сәгатьлек спектакль барлыкка килгән. Вакыйгалар совет чоры белән төгәлләнә. Әле бит авылларның бетүендә зур роль уйнаган инвесторлар чоры бар. Татар авылларына кереп аларны таркатуда зур роль уйнаган «Вамин» нар, «Красный восток» лар бар. Бу чорлар әле зур әдәби әсәрләр аша анализланмаган кебек. Авылларда оптимизация дигән булып мәктәпләр ябылган чорлар бар. Ничекләр тасвирлар бу чорны иҗатчылар? Көтеп карыйк…


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100