Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ay Yola» триосы Бөтендөнья башкорт корылтаеның югары бүләгенә лаек булган

news_top_970_100
«Ay Yola» триосы Бөтендөнья башкорт корылтаеның югары бүләгенә лаек булган
www.bashinform.ru

Бөтендөнья башкорт корылтае Башкортстанны үзенең «Хомай» хиты белән таныткан «Ay Yola» триосын иң югары бүләк – «Ал да нур чәч халкыңа» медале белән бүләкләгән. Бу хакта «Башинформ» яза.

Бүләк иҗтимагый оешма әгъзаларының музыкант, Башкортстанның халык артисты Ринат Рамазанов белән очрашуы кысаларында тапшырылган.

«Чит илдә солтан булганчы, үз җиреңдә олтан бул», – дигән халык мәкале бар. Башкорт корылтаеның безнең төркемне чакырып, медаль белән бүләкләве өчен, без бик рәхмәтле. Бу – безгә киләчәктә дә туган Башкортстаныбызны, башкорт телен, Урал батырын, курайны дөньяга таныту өчен илһам бирә, безне канатландыра», – дигән Ринат Рамазанов.

Бөтендөнья башкорт корылтаеның «Ал да нур чәч халкыңа» медале 2010 елдан бирле башкорт халкын берләштерү, милли мәдәниятне, телне саклау һәм үстерү буенча нәтиҗәле һәм күпьеллык хезмәтләре өчен күренекле мәдәният, әдәбият, дин эшлеклеләренә тапшырыла. Ринат Рамазанов әлеге медаль белән «Аргамак» төркеме солисты буларак «Вселенная кочевников» этнофестивалендә җиңгәннән соң бүләкләнгән булган инде.

Шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы «Аy Yola» төркеме музыкантларына мактаулы исемнәр бирү турындагы указга да кул куйды.

«Ay Yola» төркеменең дөнья күләмендә танылган җыры «Урал батыр» башкорт халык эпосына нигезләнеп язылган. Миллионлаган караулар җыйган җыр мифик зат – Һомай кошы турында. Ул төп геройга явыз көчләр белән көрәшергә ярдәм итә.

«Аy Yola» башкорт проекты хәзерге вакытта төрле илләрдә популяр. Төркем җырга клип та төшерергә җыена.

Фото: © www.bashinform.ru

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100