Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ахмак кешеләр»: Рөстәм Нәбиевнең ике аяксыз спортчы белән чагыштыруларына хәтере калган

news_top_970_100
«Ахмак кешеләр»: Рөстәм Нәбиевнең ике аяксыз спортчы белән чагыштыруларына хәтере калган
Фото: Рөстәм Нәбиевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән скриншот

Популяр блогер Рөстәм Нәбиев аны Олимпия чемпионы Роман Костомаров белән чагыштыручыларны «глупые люди» – «ахмак кешеләр» дип атады. Бу турыда ул «Телеграм» каналында аерым пост язган.

Социаль челтәрләр кулланучылар: «Аягының бер өлеше ампутацияләнгән фигуралы шуучы Роман Костомаров тизрәк тернәкләнә, хәзер инде протезлар ярдәмендә дә шөгыльләнә», – дип язган булган. Рөстәм Нәбиев үзенең очрагын Роман Костомаровныкыннан аерылып торуын әйтә.

«Ахмак кешеләр мине Костомаров белән чагыштыра башлады: ул тиз генә аякка басты, ә мин, янәсе, инде 7 ел булдыра алмыйм. Безнең ампутацияләрне чагыштырмагыз! – дип мөрәҗәгать итте Нәбиев. – Аның 1/3 аягы ампутацияләнгән, ә минем 1/3 генә калды. Бу – зур аерма. Шуңа күрә мондый сүзләрне язганда, әгәр башыгыз булса, бераз уйлагыз», – дип өстәде ул.

Рөстәм Нәбиев аякларын Омскида хәрбиләр казармасы җимерелгәч югалтты. Ә Роман Костомаров 2023 елны, пневмониядән соң тукымалар некрозы барлыкка килгәч, ике аяксыз да калды. Аның кул бармакларының очларын да кискәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100