Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авылыбыз кара кайгыда»

Май бәйрәмнәрендә Әгерҗе районында булган юл һәлакәтендә 33 яшьлек Анна Булдакова белән аның 8 һәм 3,5 яшьлек балалары вафат булды. Әгерҗе районының Кадрәк авылы халкы коточкыч фаҗигадән әле дә аңына килә алмый. «Бернәрсәгә кулыбыз бармый. Башка суккан кебек булды, авылыбыз кара кайгыда», — ди Аннаның авылдашлары.

news_top_970_100
«Авылыбыз кара кайгыда»
социаль челтәрләр

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте 7 май көнне кичке сәгать җиденче яртыда Әгерҗе — Красный Бор юлының 47 нче чакрымында була. «Nissan Almera» автомобиле йөртүчесе алдагы машинаны узып китү өчен каршы як полосага чыккан һәм, идарәне югалтып, «Kia Rio» автомобиле белән бәрелешкән. «Nissan Almera» машинасына ут капкан.

Удмуртия ягыннан булган «Nissan» йөртүчесе шул урында ук җан бирә. «Кia-Rio» машинасының пассажирлары Анна Булдакова белән сабыйларын да коткара алмыйлар. Бу куркыныч авариядә рульдә булган Аннаның бертуган абыйсы Артем Изибаев кына исән калган. Ул авыр тән җәрәхәтләре белән Чаллының ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатылган.

«Әллә күзләр тидеме икән?»

Анна Булдакова башта туган авылы мәктәбендә эшләгән. Кияүгә чыккач, ире белән Пыть-Ях шәһәрдә яшәп алганнар. Кызлары тугач, яшь пар Чаллыга кайтып урнаша. Анна Чаллының 25 мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыткан. Кызы Софья да шушы мәктәптә белем алган. 

 Әле 9 апрельдә генә Аня үзенең 34 яшьлеген бәйрәм иткән. Ә бүген инде Кадрәкнең иң чибәр, бар яктан булган кызы ике җан җимеше белән җир куенында ята. 

Аннаның әнисе Светлана Изибаевага бик кыенсынып кына шалтыраттым. Ана йөрәге бу фаҗигане әле аңлап та бетерми кебек тоелды. 

Светлана ханым мәктәптә мари теле укытучысы булып эшли. «Мәктәптә вакытта азрак онытылам, ә өйдә…» — дип туктап калды ул. Бер мизгелдә югалткан кадерле кызы һәм оныклары турында сөйли алмады ул. Балаларын җирләшергә килгән авыл халкы, кызының сыйныфташлары, көллияттә бергә укыган дуслары һәм барлык туганнарына рәхмәт сүзләре язуымны гына сорады. 

Анна турындагы истәлекләре белән шушы авыл мәктәбенең элекке директоры, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Исламова уртаклашты. 

Яз шундый матур килде быел… Ләкин мин бер эш тә эшли алмыйм. Анна белән сабыйларын уйлап йөрим, күз яшьләремне тыя алмыйм. Аларны кызганып, бөтен авыл елый безнең, — дип башлады ул сүзен. 

— Анна авылның иң үрнәк гаиләсендә дөньяга килде. Безнең авылда балалар бакчасына йөрде, бездә урта мәктәпне тәмамлады. Мәктәптә үк бик белемле, сәләтле, актив кыз иде. Мәктәптән соң Сарапул педагогия көллиятенә укырга керде. Глазов педагогия институтын читтән торып тәмамлады. Көллиятне бетергәннән соң, үзенең туган мәктәбенә кайтып, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә урнашты. Анна дәресләрне методик яктан дөрес итеп алып бара иде. Район, республика, илкүләм бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулады. Аның мактау грамоталары, төрле сертификатлары бик күп. Ачык дәрес күрсәтергә Мәскәү шәһәренә кадәр барып җитте. Безгә шундый зыялы яшь белгеч белән эшләү үзе бер горурлык иде, — дип сөйли Татьяна Матвеевна.  

Аня тормыш иптәше итеп Мордовия якларындагы Тургенево поселогыннан булган егетне сайлаган.

Алар Илья белән минем кызымның туенда таныштылар. Безнең киявебез - Ильяның иң якын дусты. Гомер буе бер ишегалдында яшәгәннәр. Илья армиядән вакытлыча ял алып, дустының туена кайтты. Аня белән шунда бер-берсен ошатышып, башка беркайчан да аерылышмадылар. Нибары 9 ел яшәп калды бу матур пар. 

Илья да бик акыллы, тормыш итә торган, эшчән егет. Гаилә бик бәхетле яшәде. Әллә күзләр тидеме икән… 

Сез аларның кызлары Софьяның нинди талантлы бала икәнлеген белсәгез! Рус гаиләсендә үссә дә, чытырдатып мари телендә сөйләшә иде. Әнисе үзебезнең гореф-гадәтләр буенча тәрбияләде аны. Бик матур итеп марича шигырьләр сөйли, җырлый, бии иде. 

Анна май бәйрәмнәрендә балалары белән әнисенә кунакка кайткан иде. Ире апасын туган авылына алып киткән булган. 5 май көнне Аннаның абыйсына утырып, Чаллыга киткәннәр. Софья Чаллыда Җиңү парадында чыгыш ясау өчен, репетициядә катнашкан. Ә безнең авылдагы митингта ул 8 май көнне җырларга тиеш иде. Шуңа 7 майда кире авылга кайтып килешләре булган. 

Иж елгасы аша салынган күперне узгач, каршыларына зур тизлектә бер машина килеп чыккан. Төп зыян пассажирлар утырган якка туры килгән. Софьяның умырткалыгы зарарланган. Аны шунда ук җан биргән диделәр. Арсенийның башының арткы өлешендә бик зур җәрәхәт иде. Күмгән вакытта үзем күрдем… Сабыйларым… Нәрсә булганын аңларга өлгерделәрме икән… Йөрәгем өзгәләнә. 

Аняларның машинасы артыннан күршедәге мари авылы кешеләре кайткан булган. Ашыгыч ярдәмне беренче булып алар чакырткан. Алар эндәшкәндә Аня исән булган әле...

Аняны балалары белән христиан кануннары буенча җирләделәр. Илья бер минут эчендә ике баласын һәм хатынын югалтты.

Шундый яхшы кешеләр нигә китә икән бу тормыштан? Әти-әнисенә дә, иренә дә күтәрә алмаслык кайгы килде. Алга таба ничек яшәрләр…», — ди Татьяна Матвеевна.

 «Тагын кайта алырмынмы әле, юкмы?»

Анналардан бер йорт аша гына яшәгән, бергә уйнап үскән дус кызы Алена да (фамилиясен күрсәтмәвебезне үтенде) Аннаны күз яшьләре белән искә алды. 

«Аня белән соңгы тапкыр шушы һәлакәт алдыннан күрештек. Кызларыбыз бер яшьтә, безнең кебек үк якын дуслар. Ул көнне кызым көне буе аларда кунакта булды. Аны алырга кергәч, Аня белән чәйләр эчеп, озаклап сөйләшеп утырдык. Һәрвакыттагыча кәефе әйбәт иде. Мин Аняның кәефсезләнеп, моңаеп йөргәнен, гомумән, хәтерләмим. Гел шат күңелле, ярдәмчел, әйбәт иде Аням. 

Пасха бәйрәменә кайткач, бакчаларында агачлар агартып йөрде. «Аня, син быел иртәләгәнсең әле», — дидем. «Кем белә, Алена, тагын кайтып буламы әле, юкмы? Монда вакытта агартып калырга кирәк», — диде. Ул вакытта бу сүзләргә игътибар бирмәгән идем. Аня киткәч кенә уйландым: «Тагын кайта алырмынмы», — диде бит…

Алена сүзләренчә, Аня уңган хуҗабикә, яхшы хатын булган. Бик матур кул эшләнмәләре ясаган. Чыннан да, Аннаның социаль челтәрләргә урнаштырылган чәчәк композицияләре күз явын алырлык. 

Алена Аннаның ире Ильяны аеруча да кызгана. Ире һәр көнне зиратка йөри, үзенең күп вакытын якыннары кабере янында үткәрә икән. 

Анна Булдакованың ире һәм әти-әнисенең тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу авырлыкларны җиңеп чыгарга Ходай сабырлыклар бирсен.

17-23 майда бөтен дөнья күләмендә VI нчы Глобаль юл хәрәкәте иминлеге атналыгы үткәрелә. Бу чорда тизлек режимын саклау юнәлешендә гамәлләр башкарылачак. Татарстан буенча ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, быелның 4 аенда тизлек режимын бозуның 1 миллион 600 мең очрагы теркәлгән. Тизлекне арттыру сәбәбендә 385 авария килеп чыккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100