Авылны ни көтә: сөт, ит, җиләк, бал, чәчәк, чебешкә бәя күпмегә артыр?
Бүгенге вәзгыятьтә фермерлар нинди авырлыклар белән очраша? Фермерлар куллана торган җиһаз, запчасть, ашлама, ягулыкка бәя арту аларның продукциясен кулланучыга ничек тәэсир итәр? Чебеш, ит, сөт, бал, җиләккә быел нинди бәяләр көтелә? Бу хакта фермерлар «Интертат»ка сөйләде.
Авыл халкы өчен иң актуаль өлкәдән башларга булдык. Озакламый чебеш сатып алу сезоны башлана. Инкубатордан чебеш сатып алу белән шөгыльләнүчеләргә әзер булырга кирәк — бәяләр артачак. Чебеш-тавык сатучылар бәяне арттырырга мәҗбүр, чөнки азыкка бәя арткан. Әле чебеш белән бергә азыгын да сатып аласы була бит аның.
Ашар өчен йомырканы Россия чит илдән кертми диярлек — анысы белән проблема юк. Әмма токымлы тавык, күркә, каз-үрдәк чыгару өчен йомырканы безнең кошчылык фабрикалары чит илдән ала.
Инкубацион йомыркаларга бәя арту һәм аларның җитмәве кош ите җитештерүне киметергә мөмкин, дип яза «Коммерсантъ», Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев җитәкчелегендә узган утырышта яңгыраган мәгълүматка нигезләнеп. Хәзер инкубацион йомырка бәясе 30 сум тирәсе — берничә ай элек кенә ул 16-17 сум тирәсе иде. Инкубацион йомыркаларның 20 проценты (РФ кошчылык берлеге саннары) яки 36 проценты (Здоровая ферма ширкәте мәгълүматы) чит илдән кертелә. Инкубацион йомырка нигездә Нидерланд (41,0%), Чехия (15,5%) һәм Германиядән (9,8%) сатып алына.
Алексей Полухин «Чебигә бәяне әйтергә дә куркабыз»
Арча районындагы «Якты Көн» кошчылык фермасы хуҗалары чебешләрен кайтартканнар инде.
Бу вәзгыять безгә бик нык тәэсир итә, бөтен нәрсә акчага килеп терәлә. Азык нык кыйммәтләнде, чеби бәясе дә көннән-көн үсә. 15 мең кызыл чеби үсеп килә инде, аларын сатмыйча башкаларын алып булмый. Былтыр азыкны 33 сумнан ала идек, быел 49 сум булган, ул әле тагын да артмый дигән сүз түгел. 10 мартка кадәр азыкны алып калырга өлгермәдек шул.
Чебешләрне без Удмуртиядән алып кайттык. Бройлерларны Самарадан алабыз. Бройлер бәясе биш сумга артты. Беренче фермага бер бәядән икенче фермага башка бәядән кайтты. Кешегә элеккеге бәядән кирәк, халык шалтырата, шул бәядән каламы, дип сорыйлар. Без әле бәяне әйтергә дә куркабыз, әйтүе кыен да, чөнки көн саен арта бит.
Арттырмый булмас инде. Кызыл тавык чебиенең бәясе күпләп алганда 250 сум иде, хәзер ким дигәндә 260 булыр, әле 270 сумга кадәр булырга мөмкин. Бер айлыкларны былтыр хуҗалыкларга 230 сумнан саткан идек, быел ничек булыр, 280-300 сумга җитәр ул. Мартның егермеләреннән соң сата башларбыз дип торабыз. Бройлерларның беренче партиясе 265 сумнан булыр әле. Шулай да халык ала. Ел саен Теләчедән ала торган апа җиде йөз чебигә язылды, ул бөтен туганнары белән бергә ала. Балтачтан биш йөзне сорап шалтыраттылар, — дип сөйләде Рәзимә апа Бариева.
Шулай булгач, берничә авыл белән җыелышып, күпләп сатып аласы була инде.
Түбән Кама районында кошчылык белән шөгыльләнүче Илнур Зәйнуллин чебешләрне үзе дә чыгара торган булган, быел йомырка юк. Ул эшне калдырган, ун мең чеби чыкмый кала. Быел каз-үрдәкне генә үстереп сатарга җыена.
Азыгын үзем үстерәм, әмма жмыхны сатып алабыз. Самарадан алдым. Азыкка өстәмәләрен Австриянекен ала идем, алар хәзер кайтмый. Апрель аенда каз бәбкәсен алам. Үзебез үстереп, итен сатабыз. Каз, үрдәк итенә бәя күпмегә артасын әйтеп булмый әле. Аннан кала сыерлар бар, яшелчә дә үстерәм. Бәрәңге орлыгы аз шул, былтыр 35 сум иде, быел 60 сум булган. Бәрәңгене Самарадан ала идем. Чөгендер орлыгы Россиянеке. Үзебезнең чөгендер өчен субсидия бирәләр.
Әле һава торышы ничек булыр. Техника кырына килә торган түгел инде. Биш меңлек запчатьне кичә 10 мең сумга алып кайттым!
«Җиләк бәясе 450 сум була»
Җәйгә чыккач, җиләк-җимеш сезоны башлана. Җиләк үстерүче «Ягодная долина» хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Ситдиков сүзләренчә, җәй көннәрендә җиләк бәясе 450 сумга җитәргә мөмкин.
Иң зур проблема — ашлама бәясе 2-3 тапкыр атты, ул безгә бик тәэсир итә. Ул ноябрь аенда ук арта башлаган иде, инде күкләргә җитте. Банклар кредит бирми. Фермерларга бирмиләр, «бирәбез килегез» диюләр сүздә генә кала.
Без җиләк үсентеләрен Италиядән кайтартабыз, әлегә машиналар йөреп тора. Италия питомнигы белән сөйләшеп куйдык: без товарны хәзер кайтартабыз, ә акчасын инде курс стабильләшкәч кенә бирәбез. Алар ярты елга түләүнең срогын кичектерергә әзер. Ул яктан әйбәт булды.
Җиләкләргә бәя 10-15 процентка артыр, күпкә арттыра алмыйбыз, халык турында уйларга кирәк. Без башка фермерлар белән бергә эшләргә әзер. Без кура җиләге һәм карлыган үсентеләрен җитештерәбез. Фермерлар үстерсә, катырырга үзебезгә урнаштыра алабыз. Курс күтәрелгәнче катырылган кура җиләгенә бәя 550 сум иде (күпләп сатып алганда), хәзер катырылган җиләк 650-700 сум тора. Без барлык хуҗалыкларга үсентеләр бирергә әзер.
Кура җиләге Сербиядән кайта иде. 11 еврога кура җиләге кайтара алмабыз, шуңа үзебездә булдырырга кирәк. Былтыр сезонда җиләк бәясе 350 сум иде, быел 400-450 сум булыр дип уйлыйм. Хәзер Чувашия хакимияте һәр җиләк гектарына миллионнан артык ярдәм күрсәтә. Безгә ярдәм юк. Шуны да истә тотарга кирәк: җиләкне үзебезнең кешеләр генә җыя, — дип сөйләде ул.
- Статистика мәгълүматлары буенча Россиядә кулланылган ашламалар өлешендә импорт күләме аз. 2020 елда 119 миллион долларлык ашлама кертелгән булган. Россия ашламаларны күпләп чит илгә үзе чыгара (экспортның иң зур өлеше Бразилиягә туры килә). Әмма шуны истә тотарга кирәк - без чит илгә составы катлаулы булмаган ашлама сатсак, ә менә катнаш ашламаны чит илдән кертәбез.
Балга бәя артырмы?
Бал кортлары әйбәт кенә кышны чыгып, тырышып эшләсә, бал да булыр. Аның өч литры болай да мең ярым тирәсе тора иде, аны кыйммәтсенә иде әле халык, аннан да артса, балга ихтыяҗ булырмы икән? «Татарстан умартачылары» оешмасы башлыгы Шәфкать абый Хәйруллин балга бәя күтәрелмәс диде, бәлки, арзанрак та булыр әле.
Такта бәясе артты, оя, кәрәз рамнары ясаучыларга сизелә, кәрәз рамнарын ясаучыларга... Былтыр да балны сата алмадык. «Татар балы» кооперативын төзедек, чит ил белән элемтәгә керә башлаган идек, хәзер ничек булыр. Чит илгә чыкмагач, үзебездә күп кала, тагын бәя төшә, — ди ул.
Мөслим умартачысы Алмаз Гамиров балга бәя бераз артыр дип фаразлады.
Без крем-бал ясарга җыенган идек. Ул безнең өчен яңа төрле продукция, шуңа җиһазлар алырга телибез. Аны Алтай краеннан кайтартасы иде, бер атна эчендә ул алты меңгә кыйммәтләнде. Ничек тә булса сатып алырга тырышырбыз инде. Шулай ук ветеринария препаратлары 10-15 процентка кыйммәтләнде. Бал тутыра торган банкалар кинәт кенә 10-15 процентка кыйммәтләнде. Бал болай да кыйммәт продукт, без инде аның бәясен күтәрмәскә, бер тирәдә калдырырга тырышабыз. Халык та кыйммәт бәягә сатып алмас, шул ук вакытта үзебезнең дә минуска эшлисе килми инде. Бәлки, сата торган күләмнәрне киметербез, мәсәлән, өч литр урынына берәр литр булыр, тик бик кыйммәт булмас.Без бәяне ике тапкыр арттырып кую яклы түгел, — ди ул.
Чәчәк кыйммәтләнәме?
Бал кортлары нектар җыя торган чәчәкләргә дә бәя күтәрелергә мөмкин. Апас районында чәчәкләр үстерүче Лилия Зәйнуллина чәчәкләр үстерә торган пластик савытларга бәя арткан, чимал чит илдән керә торган булган. Шулай ук чүлмәк, торфка бәя артты.
Кайбер орлыкларны чит илдән Мәскәү аша кайтарабыз. Чәчәктән соң помидор да үстерәбез. Помидор орлыгын Мәскәүдән ала идек, евродагы бәя артмады диләр, тик ул безнең өчен арткан дигән сүз була. Кыйммәт булса да алырмын инде. Петуния, бегония, яран кайтып калган иде, аларга бәя бик артмас. Шул пластик савытлар хисабына бераз үзгәрсә генә. Арттырмаска иде инде, киләсе елга да шул ук клиентлар белән эшлисе бар бит. Арзаннан сатасы иде быел да. Бәя күтәрелү вакытлыча булса, быел күтәреп аннан соң тагын төшереп сатасы килми, — ди ул.
- Хәзерге вакытта Россиядә чит илдән кертелгән орлыклар культураның төренә карап 20 процентан 99 процентка җитә. Сәбәп 90 елларга барып тоташа, шул вакытта эшләүдән туктаган күп кенә селекцион институтлар кабат аякка басмады. Белгечләр әйтүенчә, әйтик шикәр чөгендере буенча чит илгә бәйлелек 99 процент. Көнбагыш, кукуруз, арпа, рапс орлыкларының 50-70 проценты чит илнеке. Ә инде яшелчә культуралары буенча без тулысынча диярлек чит ил монополистларына бәйле.
«Җәен, мәрсин балыгы уылдыклары читтән кертелә иде»
Балык Бистәсе районында балык үрчетү белән шөгыльләнүче «Клариус» хуҗалыгы җитәкчесе Артур Хәбибуллин сүзләренчә, хәзер бизнесны саклап калу мәсьәләсе тора.
Балык азыгы кыйммәтләнде. Читтән керә торган азык ике ярым тапкыр артты. Маймычлар өчен азыкны бездә җитештермиләр диярлек. Бәяләр күтәрелгәнче бер килограмм азык 220-260 сум торса, хәзер 500-600 сум. Ике инкубациягә җитәрлек азык бар. Безнең өчен ачык булган башка илләрдән эзләрбез инде. Россиянеке бар, әмма алар белән балык үстереп булмый. Россиядә азык җитештерүчеләр дә бәяне 15-20 процентка күтәрде, тик шуның белән чикләнер дигән сүз түгел. Препаратлар шул ук исемлектә. Җиһазлар шулай ук читтән кайтартылган, Германия, Италия брендлары бар. Запчасть кирәк булса, алар юк яки бәясе ике тапкырга артык.
Селекциягә килгәндә, җәен, мәрсин балыгы уылдыклары читтән кертелә иде. Җәен уылдыгын Кытай, Тайландтан кайтартып була әле. Ничек буласын әйтеп булмый. Бүгенге көндә ярты елдан соң бизнесны саклап калу турында сүз бара.
Без продукцияне, нигездә, рестораннарга сата идек, апрель аеннан бәяне арттырырбыз инде, чөнки әлегә кадәр иске запаслар белән эшләдек, ким дигәндә15 процентка арттырырга туры киләчәк. Шул ук горбуша балыгы базарда 30 процентка артты. Балык бәясе әле 40 процентка артыр дип уйлыйм, чөнки анда импорт өлеше күп. Үзебездәге уылдык белән генә эшләп булмый, чөнки генофондны яңартып торырга кирәк.
Күпмедер вакыт табышсыз эшләрбез инде, аннан соң республика нинди ярдәм күрсәтер. Ярдәм күрсәтү буенча программа керде, ул әле кәгазьдә генә, ул процессны тизләтергә кирәктер инде. Миндә унбер кеше эшли, аларны урамга чыгарып җибәрә алмыйм бит, эшчеләр хезмәт хакын күтәрүне сорап килә.
Без әле балыкны эшкәртеп тә сатабыз, анда бөтенләй начар инде. Азык өстәмәләре, маринад бәяләре ике ярым тапкырга артып куйды. Алмашлар эзләргә тырышабыз, сыйфаты башка булачак инде аның, — дип сөйләде җитәкче.
«Бу вәзгыять безгә бик әйбәт тәэсир итәчәк»
Сөт һәм ит тармагына килгәндә исә Балык Бистәсе «Олы Елга» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Минзифар Исмәгыйлев сүзләре болытлы көндә кояш кебек булды.
Бу вазгыять безгә бик әйбәт тәэсир итәчәк. Авыл хуҗалыгы өчен әйбәт булачак. Ашлама, нефть, тимерне читкә кыйммәт бәядән чыгарудан тыелсалар, ул безгә уңайга гына була. Энергия чыганакларына бәя кимесә, продукциянең үзкыйммәте кими. Гади халык өчен отышлы булачак. Алайса Европага саткан бәягә карап монда да күтәреп куялар, ә халыкның кереме андагы кадәр түгел бит. Халыкка файдасы булыр дип уйлыйм. Без бит һавадагы торнага карап гел каядыр чаба идек, хәзер үзебезне туендыра башлагач, әйбәт булыр. Сөт, икмәк бәясе төшәчәк.
Бездә чит илгә бәйлелек 10 процент тирәсе генә дип уйлыйм. Без Болгария, Франция оеткылары белән эшли идек. Мәскәү Ульяновск өлкәләрендә аларны җитештерүче оешмалар бар. Безнекен табып була.
Запчасть чит ил техникасы белән эшләүчеләргә кирәк була инде. Без совет заманы технологиясе белән чыккан техникалар белән эшлибез. Тора бара техникага аналог булыр, бездә башлы кешеләр күп бит.
Бу бит бары тик безнең өстә утыручы зур кешеләр шундыйрак сәясәт алып барганга килеп чыккан әйбер. Менә без кечкенә генә ферма. Әйбер кирәк булганда күршегә йөгермәс өчен бөтен техниканы булдырырга тырышабыз. Чөнки төшке аш вакытында калак бөтен кешегә кирәк. Зур абыйлар аны күз алдында тотарга тиеш иде. Шуның өчен барысы да әйбәт булачак, паникага бирелмәгез. Сөттән ясалган продукциягә дә бәя кими. Барысы да дизель ягулыгы, техника, ашламдан тора. Үзебезнең техника бәя «под шумок» кына кыйммәтләнде инде. Ул бит вакытлыча күренеш кенә», — дип сөйләде ул.
«Бөтен техникага да әйбәт алмаш юк»
Шулай да башка хуҗалык җитәкчеләре алай ук позитив түгел әле. Биектау районындагы «Соватех» хуҗалыгы җитәкчесе Искәндәр Хәкимуллин рапс һәм орлыкка бәрәңге үстерә. Бу вазгыятьнең бер яхшы ягы да юк, ди ул.
Без бөтен әйберне сатып ала алмыйбыз, чөнки импорт продукциясен безгә кайтарудан баш тарттылар. Үсемлекләрне саклау чаралары, микро ашламаларны кайтарырга җыенмыйлар. Без аларга алмаш эзлибез. Алар бездә бар, бары тик сыйфат башка. Шул ук вакытта аларга да бәя арта. Поставщиклар бүген куйган хисап өч көн генә гамәлдә булырга мөмкин, аннан соң бәя тагын үзгәреп куя.
Без бәрәңге җыя торган техника алырга теләгән идек, ул июль аенда кирәк булачак. Ачыктан-ачык «юк» дип әйтүчеләр дә юк, «әйе» дә димиләр. Рапс орлыклары ике атна элек кенә кайтты, без иске бәядән алып өлгердек. Рапс орлыгына бәя узган ай белән чагыштырганда 20 процентка артты, ә саклык чараларына килгәндә — 35 процент. Бездәге техниканың күбесе читтән кергән, барысына да әйбәт аналог та юк. Җирне эшкәртү җайланмаларын, тракторлар табып була әле, ә башка техника белән бик авыр, — ди ул.
Сөт һәм иткә бәя артыр
Тәтеш районында «Татарстан» агрофирмасы җитәкчесе Айрат Халитов сөт һәм иткә бәя артыр дип фаразлады.
Без Даниядән чөгендер орлыгы кайтартырга теләгән идек. Поставщиклар орлык кайтачак дип ышандыра. Техниканың күп өлеше үзебезнеке шулай да запчастькә бәя 20 процентка артты. Берәр запчасть таба алмасак, техника туктап кала дигән сүз. МТЗ 1221 тракторы 24 февралькөнне 3, 6 миллион сум иде, ә бүген 4,9 миллион булган. Трактор, сабан алырга теләгән идек, кичектерәсе булыр. Нигездә, орлыклар үзебезнеке. Читтән кукуруз орлыгын сатып алырга теләгән идек. Кукуруза орлыгын чит илнекен сатып алырга теләгән идек. Дәүләттән ярдәм булыр дип өметләнәбез. Былтыр Даниядән сыерлар кайтарткан идек, анда бер баш 200 мең сум булса, быел — 300 мең. Италиядә эшләнгән савым җиһазлары тора, запчастьләр белән ничек булыр. Сөткә иткә бәя артыр дип уйлыйм, — ди ул.
Росстат сайтына күз салсак, анда кайбер товарларның күпме өлеше Россиягә чит илдән кертелүе турында мәгълүмат бар. Шулай итеп 2021 елның соңгы гыйнвар-сентябрь айларын карасак, иң зур күрсәткеч сырларга туры килә. Ул продукциянең 32,5 проценты читтән кергән. Аннан соң коры сөт һәм каймак — 32,3%, хайван майлары — 29,5, сыер ите — 27,6%, Үсемлек майлары — 17%. Шул продуктларны бездә күбрәк җитештерергә кирәк дигән сүз.