Авылларда Сабан туена әзерләнәләр: егетләргә күп кирәкми, бер кулъяулык бирегезче, кызлар
Тиздән мәйданнарда халкыбызның яраткан бәйрәме – Сабантуйлар гөрләячәк. Бәйрәмгә берничә көн кала, матур гадәт буенча, авылларда Сабантуйга бүләкләр җыялар. Әлеге йоланы кайсы районда ничек дип йөртәләр? Бүләкләрне ничек җыялар? «Интертат» төрле авылларда бирнә җыю мизгелләрен туплады.

Асылы бер булса да, әлеге матур бәйрәм төрле якта төрлечә уза. Һәр якның үзенә генә хас, гадәти булмаган үзенчәлекләре, йолалары бар. Татарстанның төрле районнарында бүләк җыюны төрлечә исемлиләр – кайдадыр «әрәпә», «сөрән салу», «сөрән сугу» диләр. Кайбер районнарда «бирнә җыю», «сөлге җыю» дип йөртәләр. Авыл җирлекләрендә бүләк җыю май азагында башланган.
«Яшь кызлар матур кулъяулыкларын әзерләп көтеп торалар»
Теләче районы Баландыш авылында бирнә җыю 2 көнгә сузылган. Монда бүләк җыярга мәктәпне бетергән егетләр чыга, ә авыл халкы – бүләкләр, кияүгә чыкмаган кызлар чигелгән кулъяулыклар белән көтеп тора.
«Сабантуйга бирнә җыю – барлык халык өчен зур бәйрәм. Элеккедән килгән гадәт буенча, бирнә җыярга мәктәпне бетергән егетләр генә чыга. Алар гармун тартып, авыл көен җырлап, һәр йортка кереп, Сабантуйга бүләк җыялар. Яшьләрнең җырлаган тавышын әллә кайдан ишетергә була, шуңа да, һәркем егетләрнең килүен капка төбенә чыгып көтеп ала. Тизрәк үсеп җитәсе килгән сабыйлар да, кырыйдан гына булса да, күзәтеп, абыйларыннан калышмаска тырышып йөриләр», – ди Баландыш авылы мәдәният йорты мөдире Илсаф Тимребаев.

Фото: © Илсаф Тимребаев
«Авылда әби-бабаларыбыздан килгән йола дә сакланган, егетләр кияүгә чыкмаган яшь кызларның өе янына җиткәч, кулъяулык сорыйлар. Яшь кызлар, матур кулъяулыкларын әзерләп, көтеп тора. Юкса, йөзгә кызыллык килүе бар – кулъяулык тапшырмаган кызның өе янында егетләрнең «Э-э-э-э-й-й» дип кул селкүләре бөтен авылга яңгырый. Гармун тавышына күңеле түзмәгән апа-абыйлар, әби-бабайлар да, бирнә җыючылар каршына гармун тотып, җырлап чыгалар. Шулай 2, хәтта 3-4 буын бергә кушылып җырлыйлар һәм бииләр. Менә шулай 2 көн гармун моңына, яшьләр тавышына күмелеп үтә авылыбызда Сабантуйга бирнә җыю. Кызганыч, кайбер авылларда мондый йола сакланмый яисә икенче төрлерәк уза. Шуңа күрә хәтта якын-тирә авыллардагы егетләр дә бирнә җыюга Баландыш авылына килеп кушыла», – дип сөйләде Илсаф.
«Кулдан чигелгән кулъяулыклар күпләр өчен сәер һәм үзенчәлекле дә тоеладыр»
Саба районында да бәйрәмгә бүләккә чиккән кулъяулык бүләк итү гадәте сакланган. Яшь егетләр, бердәм төстә җыелып, авыл урамнары буйлап баян, гармунга җырлап узалар, һәр йорт саен туктап, бүләкләр сорыйлар. Ә кызлар исә кадерле бүләкләрен әзерләп, егетләрне көтә.
«Сабантуйга бирнә җыю бәйрәменә чиккән кулъяулыкны ел да әзерлим. Яңалык артыннан яңалык килеп, гореф-гадәтләрнең эзе суына башлаган ыгы-зыгылы бу заманда кулдан чигелгән кулъяулыклар күпләр өчен сәер һәм үзенчәлекле дә тоеладыр, бәлки. Шуңа да карамастан, әлеге кулъяулыклар әби-бабаларыбызның күркәм гореф-гадәтләрен гасырлар аша саклап килә, дип саныйм», – дип уртаклашты Олы Шыңар авылы кызы Зилә Мөхәммәтова.

Фото: © Зилә Мөхәмәтова
Кайда – ат, кайда – машина, кайда – мотоблок
Замана алга барган саен, авылларда да бүләк җыю өчен төрле-төрле техника кулланалар. Биектау районының данлыклы Әлдермеш авылында бирнәне мотоблок «җигеп» җыйганнар. Шарлар, сөлгеләр белән бизәлгән, Россия һәм Татарстан флагы эленгән зур арбада олыга да, кечегә дә урын табылган. Бәйрәмнән матур күренешләр белән Әлдермеш авылы китапханәсе мөдире Гөлнар Галимова шәхси битендә уртаклашкан.
Әтнә районы Кышлау авылында да бүләкләрне мотоблок белән җыйганнар. Олылар белән бергә балалар да авыл урамнарын әйләнгән.
«Бәйрәмгә бирнә җыярга
Кузгалдык әле бергә.
Бүләкләрнең иң затлысы
Сабантуй бәйрәменә», –
диелгән Кышлау авылы мәдәният йорты төркемендә.

Фото: © «ВКонтакте» социаль челтәреннән
Әтнә районының Бәрәзнә авылында исә бүләкләрне машина арбасына утырып җыйганнар. Тимер ат арбасына олылар да, балалар да сыйган. Йоладан матур фотоларны Бәрәзнә авылы мәдәният йорты төркемендә күреп була.

Фото: © «ВКонтакте» социаль челтәреннән
Әлки районы Татар Мулла авылында йоланы «яулык җыю» дип йөртәләр. Бәйрәмгә бүләк җыючыларны авылда мул өстәлләр, кадер-хөрмәт белән каршы алганнар. Коймаклы, самавырлы матур итеп әзерләнгән өстәлдә күз каклаган казга төште.
«Сабантуй – халкыбызның бердәмлеге, дуслыгы бәйрәме. Сабантуйга «яулык җыю» – элек-электән килгән йолаларның берсе. Без, клуб хезмәткәрләре һәм балалар белән бергә, чиккән яулыклар, сөлгеләр, бүләкләр җыйдык. Сабантуй бәйрәмен зурлап үткәрәбез һәм киләчәк буыннарга тапшырабыз», – дип язалар авыл мәдәният йорты төркемендә.

Фото: © «ВКонтакте» социаль челтәреннән
Кайбыч районы Олы Тәрбит авылында бәйрәмгә бүләкләрне «Тәңкәләр» керәшен фольклор ансамбле белән берлектә җыйганнар. Коллектив авылдашларына моңлы җырлар, дәртле биюләр бүләк иткән.
«Ел саен китапханәчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре Сабантуйга сөлге, бүләк җыярга чыга. Башта бу турыда авыл халкын кисәтәбез. Алар, бүләкләрен әзерләп, көтеп тора. Кайберәүләр коймаклар, чәйләр белән каршы ала. Бик күңелле: җырлыйбыз, биибез», – дип язалар «Кайбыч таңнары» газетасы төркемендә.

Фото: © «ВКонтакте» социаль челтәреннән
Иң матур бизәлгән атлар Балтачта
Балтачта «әрәпә җыю»ны район башлыгы Рамил Нотфуллин шәхси сәхифәсендә күрсәткән. Балтач якларында милли йоланы шулай дип йөртәләр.
«Сабантуйга бирнә, бүләк җыюны безнең Балтач якларында матур һәм үзенә күрә бер кабатланмас исем белән «әрәпә җыю» дип атыйлар. Бу – безнең миллилегебезне, гореф-гадәтебезне күрсәтә. «Әрәпә» – ул Сабантуйга әзерлекнең бер йоласы. Бүләк җыюны икенче төрле – «сөрән салу» яки «сөрән сугу» дип тә атап йөртәләр».
«Матур йолабызга актив кушылган райондашларыбызга, балтачлыларга ихлас рәхмәтемне җиткерәм һәм 7 июнь көнне һәркайсыгызны район Сабан туена чакырам. Милли бәйрәмебез имин узсын!» – дип язган үз битендә район җитәкчесе. Ул махсус матур итеп бизәлгән ат фотосы белән дә уртаклашкан.

Фото: © «ВКонтакте» социаль челтәреннән
Тагын бер матур, үзенчәлекле итеп бизәлгән ат Балтач районы Кариле авылы урамыннан узган. Монда бәйрәмне мәктәп укучылары белән берлектә үткәргәннәр.
«Авыл урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китте. Бүген мәктәбебезнең 10 сыйныф укучылары Кариле авылында «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары – волонтерлар белән берлектә «әрәпә» җыйдылар», – дип язалар авыл төркемендә.

Фото: © «ВКонтакте» социаль челтәреннән
Бүләкләрне авылларда гына түгел, район үзәкләрендә дә җыйганнар. Шәһәрдә бәйрәмне матур итеп уздырыр өчен, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр Чистайга җыелган. Милли киемле апа-абыйлар, балалар атта шәһәр урамнарын әйләнгән.
«Халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклау, милли бәйрәмебезнең хөрмәтле кунаклары булырга чакыру максаты белән, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре Чистай шәһәренең Тукай һәм Хамзин урамнарында яшәүче юмарт, кунакчыл милләттәшләребез өчен җанлы бәйрәм оештырды. Очрашуыбыз гармун көенә милли җырлар, шаян биюләр башкару, ә иң мөһиме, һәркем белән үзара аралашу белән үрелеп барды. Йоланың төп атрибуты – колга – аллы-гөлле яулыклар, сөлгеләр, тастымаллар белән бизәлде, ә чиләкләр өй йомыркалары белән тулды. Бүләкләр белән бергә һәр кеше үзенең җылы теләкләрен җиткерде, тынычлык, мул уңыш, иминлек, уңышлар теләделәр. Ә без, үз чиратыбызда, һәрбарчагызны халкыбызның милли бәйрәме Сабан туена чакырабыз!» – дип язалар Чистай шәһәре төркемендә.

Фото: © «ВКонтакте» социаль челтәреннән
Азнакай, Лениногорск, Бардада – «сөрән сугалар»
Кайбер районнарда йоланың «сөрән сугу» дигән исеме сакланып калган. Азнакай районы Үчәлле авылында «сөрән сугу» ат җигеп, гармун моңнарына күмелеп үткән. Авыл халкы Сабантуйны оештыруда акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр өчен махсус тартма да булдырган.
«Сөрән сугу» – татар халкының борынгыдан килгән йоласы Сабан туена берничә көн кала уза торган, элек-электән килгән матур йола – бирнә-бүләк җыю йоласы башкарыла. Күп җирдә ул «сөрән салу» буларак билгеле. Бу йоланы «яулык бәйрәме», «сөлге җыю», «сөрән сугу» дип атаучы авыллар да бар. Үчәлле авылында сөрән сугу йоласы узды», – дип язалар Үчәлле авылы китапханәсе төркемендә.

Фото: © «ВКонтакте» социаль челтәреннән
Лениногорск районында да йоланың әлеге үзенчәлекле исеме сакланып калган. Бәйрәмнән дәртле видео белән Куакбаш авылы мәдәният йорты төркеме уртаклаша.
«Куакбаш авылында «сөрән салу» йоласы узды. Авылыбыз бик зур. Күмәк җыр-биюләр белән һәр йортка сугылдык. Сабантуйга бүләкләр җыйдык. Урамнар бергә җыелып, сый-хөрмәт күрсәттеләр. Күмер самавырыннан чәйләп, ял итеп алдык. Бу көнне гармун тавышы авыл буйлап агылды. Олы буын моңлы җырлар, биюләр бүләк итте».
Сабан туена бүләк җыю йоласы Татарстанда гына түгел, Россиядәге татар авылларында да сакланып калган. Пермь крае Барда районы авылларында бәйрәм гөрләп узган. Барда районы Сүҗде авылында йоланы шулай ук «сөрән сугу» дип йөртәләр.
«Гармун тартып, җырлашып өйдән-өйгә йөреп бүләкләр җыеп, шул вакытта бергәләшеп биеп алулар – бик матур күренеш. Бүләк җыюда актив катнашкан авылдашларга бик зур рәхмәт! Сабантуй бүләкләре җыю тәмам, хәзер безгә гасырлардан килгән милли бәйрәмебез Сабан туен бергәләшеп, истә калырлык, матур итеп үткәрергә язсын», – дип язалар авыл мәдәният йорты төркемендә.

Фото: © «ВКонтакте» социаль челтәреннән
Барда районы Чат авылында да йоланы гармун моңнары, бүләкләр белән матур итеп уздырганнар. «Сөрән сугу» шәп үтте!» – дип хәбәр итәләр Чат авылы мәдәният йорты төркемендә.

Фото: © «ВКонтакте» социаль челтәреннән